16+

Үз википедиясе булмаган халыкның киләчәге юк

Татар халкыныкы бар, чөнки «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган партнёрлык һәм татар телле викимедиачылар төркеме Википедиягә мәкаләләр язуга багышланган «Минем Татарстан» халыкара вики-марафонның башлануын игълан итә. 

Татар халкыныкы бар, чөнки «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган партнёрлык һәм татар телле викимедиачылар төркеме Википедиягә мәкаләләр язуга багышланган «Минем Татарстан» халыкара вики-марафонның башлануын игълан итә. 

«Минем Татарстан» — республикабызның тарихи, мәдәни һәм башка заманча күренешләрен тасвирлауга багышланган ел саен үткәрелә торган бәйге-проект. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Максатлары: интернет челтәрендә мәгълүмати яктан глобаль дәрәҗәдә кыйммәтле булган татар телле материалларының бастырылуын популярлаштыру. “Җир йөзендә яшәүче барлык татар халкын планетаның алдынгы сайтларының берсендә төбәк турында белешмә-энциклопедик эчтәлекне тудыруга җәлеп итәргә, күп телле Викимедиа тематик проектларында эшләү сәләтләрен үстерүгә ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтергә телибез”, – ди оештыручылар. Бәйгедә катнашучыларның яше һәм яшәү урыны буенча да чикләүләр юк. Язманың темасы уникаль, википедиядә язылмаган булырга тиеш. 
Проектка эшләрне 2020 елның 15 декабреннән башлап, 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул итәләр. Приз фонды - 200 мең сум. Җиңүгә 4 яки күбрәк мәкалә язган катнашучылар дәгъва кыла ала.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading