16+

Зәйнәб чәе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да сыйланганы бар

Казанда узган Татар эшмәкәрләре форумына Ләйсән Сираева үзе әзерләгән хуш исле тәмле чәйләр алып килгән иде.

Зәйнәб чәе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да сыйланганы бар

Казанда узган Татар эшмәкәрләре форумына Ләйсән Сираева үзе әзерләгән хуш исле тәмле чәйләр алып килгән иде.

Ул Башкортстанның Миякә районы, Әнәч авылыннан. 

– Авылыбыз бик матур җирдә урнашкан. Һәр ягын таулар, елгалар, урманнар уратып алган. Шул тауларда бәләкәй чактан ук җиләк, чәй үләннәре җыеп үскән кыз мин. Гаиләдә без өчәү, мин – уртанчысы. Әтием Наил, әнием Вәсилә, апам Миләүшә һәм сеңлем Лилия белән үземне белгәннән бирле үләннәр җыеп киптерәбез һәм чәйне гел шулар белән генә эчәбез. Кунакларны да шул хуш исле тәмле үлән чәй белән сыйлыйбыз, – дип таныштырды ул үзе белән. 
Ләйсән Уфа “Нур” татар дәүләт тетрында реклама бүлеге җитәкчесе булып эшли. Буш вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Киләчәктә аны үстереп, үз бизнесын булдырмакчы.  

Үлән чәйләре әзерләү белән шөгыльләнә башлаганчы, хикмәтле төш күрә. 
– Моннан өч-дүрт еллар элек төшемә әтинең әнисе – Зәйнәб картинәй керде. Ул үләннәр җыеп киптерә һәм шулар белән авылдашларын, ярдәм сорап килгән күрше авыл кешеләрен дәвалаган. Яланнардан гына җыеп калмый, бакчасында да үстерә иде ул кыр үләннәрен. Егылып тез башын авырттырсак, яра өстенә тиз генә бака яфрагы алып ябыштырыр иде. Балан ләвәше йә суты белән сыйлар иде. Дарулар безнең аяк астында, белеп файдаланырга гына кирәк, ди иде. Чоланында җәйдән киптерергә куйган әллә ничә төрле хуш исле шифалы дару үләннәре эленеп торыр. Ул чолан безгә бер могҗизалы сихри урын булып тоела иде. Балалары һәм оныклары күп булганга, өстәл артына гына сыймагач, табынны идәнгә генә әзерләде. Ул пешергән әнисле токмачлы ашлар, балан суты, мәтрүшкәле кайнар сөтле чәйләренең тәме әле дә тел очында торган кебек. Һәрчак елмаеп торган Зәйнәб картинәйнең күңеле бик киң иде. Төшемдә исә мине дәшми-сөйләшмичә генә бакчасына алып чыкты. Анда гадәттәгечә бик күп үләннәр үсә имеш. Һәрберсе янына алып килеп, атамасын сорый кебек. Сөйләшмибез, әмма бер-беребезне ничектер аңлыйбыз икән. Уяндым да төшемне улыма сөйләдем. Шуннан чәйләр әзерләү идеясе килеп туды. Улым Алим логотибын уйлап, дустым Алсу Каюмова аның дизайнын эшләп бирде. Махсус күргәзмәгә әзерләнгәндә, икенче партия логотипны Эдуард Зарипов эшләде. Картинәй хөрмәтенә брендның исемен Зәйнәб дип атарга булдык. Бу идеяне якыннарым да хуплады. Чәй әзерләү эшендә гаиләм белән якыннарым бик нык ярдәм итә, – ди Ләйсән.

Картинәе вафат булганда, аңа биш-алты яшьләр генә була. Әмма үләннәр җыю гадәте шуның белән өзелми. Әнисенең әнисе – Камилә картинәе белән дә җыялар алар сихәтле үләннәрне. Быел аңа 90 яшь тулачак икән. Җәйләрен үләннәрне аның белән җыябыз, бакчадагы карлыган яфракларны ул үзе җыеп киптереп куя, ди әңгәмәдәшем. 

Чәй әзерләгәндә, үлән составларын картинәйләре өйрәткәнчә дә, интернеттан да карап сала. Заказ буенча да әзерли. Чәйләрен Казан белән Уфада гына түгел, Петербург һәм Мәскәүдән дә алалар.

– Кемнеңдер үлән җыярга вакыты юк, кайсының кайтыр авылы, кайсы кешенең кайтыр кешесе юк... Һәм әлеге үләннәрнең шифасы белән бергә аларга туган якларының яланнары исе дә барып җитә. Чәй эчкәндә балачак мизгелләре, әби-бабалы, әти-әниле чакларын искә төшерәләрдер. Шундый мизгелләрне бүләк итә алуым белән дә бәхетле мин, – ди Ләйсән. 

Үләннәрне картинәйләре өйрәткәнчә бөтен йолаларын һәм шартларын саклап, иртәнге чыкны кипкәнен көтеп, табигатьтән рөхсәт сорап, алар белән сөйләшеп җыя. Матур ихлас теләкләр белән җыелган үләннәрдән әзерләнгән чәйләребез тәннәренә шифа, көч-куәт бирсен иде, ди Ләйсән.  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading