Закон проекты хакында сөйләгәндә, парламент вәкиле Игорь Бикеев коралның кешелек өчен нинди зур куркыныч тудыруын тагын бер кат искәртте. Дөрес, ул бу чикләүләрнең законсыз корал әйләнешен контрольгә алу өчен бер ысул гына булуын аңлый. “Поскольку главный “спусковой крючок” у человека – в голове”, - ди депутат.
Бу мәсьәләгә карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фикерен җиткерде. Республика лидеры да корал йөртүгә рөхсәт бирә торган яшьне арттыру гына аз дип саный.
“Без бу хакта беренче генә сөйләшмибез. Бу ысуллар гына корал әйләнешен тәртипкә кертү буенча нәтиҗә бирмәячәк. Булган хәлләрдән чыгып карасак, 19 яшьлек егет коралны, сугыш кирәк-яракларын законлы нигездә алган. Ник без хәрби кирәк-яраклар турында сөйләмибез? Әйтик, картечь һәм пулялар хакында. Хәрби кирәк-яраклар буенча да ниндидер регламент булырга тиеш”, - ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә совет чоры тәҗрибәсен искә төшерде.
“Совет елларында корал алу өчен, аучылык оешмасына беркетелгән булырга кирәк иде. Аның өчен җаваплылык та шул оешмага йөкләнелде. Кеше җәмгыять һәм табигать мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш иде. Без һәрвакыт хокук саклаучылар ягына карыйбыз, ә корал шулкадәр күп булгач, алар нәрсә эшли ала?”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, корал алыр алдыннан уза торган укулар да җитди булырга тиеш. “Хәтта армиядә дә коралны килүгә үк тоттырмыйлар, хәрби җитди өйрәнүләр уза. Мин коралга каршы түгел, ул һәрвакыт булды һәм булачак. Ауга да каршы түгел, ул да булырга тиеш, әмма цивилизацияле булсын”, - дип саный Республика Президент.
Әлеге закон проектын Федераль Җыенга Татарстан вәкиле Илдар Гыйльметдинов тәкъдим итәчәк. “Барысы да хуплар димим. Сиңа тарафдарлар эзләргә туры киләчәк”, - дип кисәтте аны Рөстәм Миңнеханов.
Кызганыч, әмма Президент хаклы. Узган юлы да закон проекты кире кагылды.
Сүз уңаеннан, республикада 72 меңнән артык корал бар. Бу — рәсми теркәлгәннәре генә әле...
Комментарийлар