Шәһри Казан

Айдар Сәлимгәрәев: «Журналистикага яза белгәннәр килә, әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый»

Татарстанда февраль аенда “D-Dline" ("Де-длайн”) проекты эшли башлый.

Ул республикадагы 30 яшькә кадәр булган яшьләрне медиа өлкәдә укытуга, өйрәтүгә юнәлдерелгән. Дүрт ай дәвамында проектта катнашучылар берничә юнәлеш: текст, дизайн, фото, видео, социаль челтәрләр буенча белемнәрен арттырачак. 

Белем бирү платформасы дүрт  этаптан тора. Азактан  профессиональ форум уздыру, диплом проектларын яклау һәм грантлар тапшыру күздә тотыла. Әйтергә кирәк, проектларга каралган суммалар аз да, күп тә түгел — берәр миллион сум. 

Реклама

- Безнең җәмгыятьтә булган проблемалар массакүләм мәгълүмат чараларында төгәл чагылыш таба. Ул исә үзгәрешләр таләп итә. Хәзер без масштаблы, сыйфатлы яңарту этабына якынлашабыз. Алга барган саен, яңадан укыту, өйрәтү даими булырга тиешлеген күрәбез. Журналистикага яза белгәннәр килә, әмма кораллар тулысынча файдаланылмый. Бу проект безгә кайбер үзебезнең кадрларыбызны яңадан өйрәтергә дә, яшь һәм сәләтле журналистлар табарга да ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде Татарстан матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.  

Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов сүзләренчә, әлеге проектны яшьләр үзләре тәкъдим иткән. Катнашырга теләп, 1500дән артык гариза юаллаучыларның уртача яше 22 булу да моңа дәлил. Әмма ““D-Dline" аларның 150 се генә укый алачак. 

- Бу иҗади, социаль камилләшү. Монда иҗатка да, һөнәри камилләшүгә дә басым ясала. Яшь кеше өчен үзен табу, үз һөнәрен табудан да  мөһим тагын нәрсә бар? Без яшь кеше үзе белән кызыксынуларын, аның белеме кызыклы булуын һәм  аңа Татарстандагы медиа өлкәдә үсеш кичерә алу мөмкинлеге булуын аңлата торган мохит тудырырга телибез - ди Дамир әфәнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Фото: "Татар-информ" МА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: