16+

Заманадан артта калмау – үз кыйблаңны югалтмау

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур юбилее уңаеннан, матур җыр-биюле тамаша әзерли. Аңа 2022 елда 85 ел була.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур юбилее уңаеннан, матур җыр-биюле тамаша әзерли. Аңа 2022 елда 85 ел була.

Юбилей чаралары иртәгә, ягъни 22 сентябрь көнне үк башланып китә. «Сәйдәш» концертлар залында узачак концертта Самарадан килгән Волжский хоры да катнашачак.

Ансамбль Удмуртия республикасында булачак зур гастрольләргә дә әзерләнә. Күрше республиканың 4 шәһәрендә һәм Әгерҗедә зуо концерт куячаклар. «Ник нәкъ Ижаудан башлыйсыз, дип сорыйлар. Беренчедән, якын. Тулы составта ерак юлга чыгу бик авыр. Икенчедән, Ижау шәһәренең Опера һәм балет театрында барлык шартлар да тудырылган», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов матбугат очрашуында. 25 сентябрь көнне Ижауда узачак концертка инде билетлар сатылып беткән. Әгерҗе шәһәрендә узачак ике концертны Пушкин картасы буенча карап булачак, шулай ук билетлар да сатылачак, диде ансамбльнең баш администраторы Гөлназ Галиева. 

Концерт-тамашага алтын фондтагы иң матур җыр-биюләр һәм «Туй» программасы да кергән. Айрат Хәмитов сүзләренчә, сценарийга кертелгән һәр чыгыш тарихи яктан да, фәнни яктан да дөрес булсын өчен, ул ярты ел дәвамында архивта өйрәнгән. 

«Кемнәрдер ел саен бер үк җырлар кабатлана, дип әйтә. Алар кабатланырга тиеш тә. Киләчәгебезне татар халкының бай мирас белән таныштырырга телибез икән, аларны ташлап калдыра алмыйбыз. Әйе, замана алга бара. Без дә үзгәрәбез. Әмма 85 ел элек салынган кыйблабыздан тайпылмаска тиеш», – диде ансамбльнең хор төркеме солисты, Татарстанның атказанган артисты Рамил Мингалиев. 

Дөрестән дә, 85 еллык зур тарихы булган ансамбль яшьләр белән бер дулкында. Аларның социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары да бар. Анда җыр, бию буенча мастер-класслар куелып бара. Киләчәктә тагын да күбрәк видеолар булачак, ди ансамбль вәкилләре. Шулай ук төрле район-шәһәрләрдә, төбәкләрдә узган гастрольләр вакытында алар яшьләр өчен ирекле мастер-класслар да уздыра икән. Бу яңа буын тамашачыларны тәрбияләү өчен дә яхшы мөмкинлек, ди сәнгать белгечләре. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading