16+

Заманнан артта калмыйлар, әбиләр дә телефонда «яши»

Фото-рәсемнәр аша булса да «сөйләшеп» торсалар да, аралашалар бит...

Заманнан артта калмыйлар, әбиләр дә телефонда «яши»

Фото-рәсемнәр аша булса да «сөйләшеп» торсалар да, аралашалар бит...

Авылда авыз ачтырдык. Хәзер күбрәк ифтар уздырдык дип сөйләшәләр. Мин кечкенә чакта аш уздырдык, авыз ачтырдык дип әйтә торган иделәр. Мондый мәҗлес, мөгаен, авылларда гына шул кадәр истә калырлык итеп үткәреләдер... 

Шәһәрдә хәзер кафе-ресторанга барасың да, уздырып кайтасың. Иң тәмлесе шул мәҗлескә әзерләнү процессы бит аның. Әзерлек 2-3 атна алдан башланды. Абыстай белән көнен билгеләгәч тә авыл хатыннарына әйтергә дип әниебез өндәүгә чыгып китте. Туган-тумачаларга исә, телефоннан гына шалтыратып хәбәр салды. Аннары инде хәстәрлек эшләре дә башланды. Исемлек буенча утыздан артык кеше буласы. Күңелле мәшәкать инде ул: табак-савытларны барлап-юасың, җыясың, җитмәсә, күрше-күләннән алып торасың. Кечкенә чакта, күршеләрдән савыт-саба алып тору, мәҗлес узганнан соң кире тапшыру кебек эшләр өчен мин җаваплы идем. Кулдан савыт-сабалар төшеп китмәсә ярар дип куркканнарым әле дә истә. Тик бер тапкыр бусаганы атлап чыкканда егылдым шул. Ярый тәлинкәләр үзебезнеке иде. Өлкәннәрдән  эләкте дип истә калмаган. 

Табыннар хәзер сөбханАллаһ ризыклардан сыгылып тора. Ашны да авылда өйдә басылган токмачтан пешердек. Кош теле, гөбәдия дисеңме – күп очракта хәзер аларны заказ белән генә пешерттерү гадәткә керде. Тик аларны пешерү үзе бер гореф-гадәт бит. Шул вакытта әниеңнән аш-су әзерләүнең серләренә дә төшенәсең. Бөтен әйберне дә интернеттан табып бетереп булмый шул. Безнең Яшел Үзән якларында  "ләүеш" (пирог) пешерәләр. Аларын да әзерләдек. Бер көн кала өйләрне җыештырып, табыннар кору эшләре башлана.

Ә мәҗлес көнендә хатын-кызлар иртәдән плитә янында “бии”, пешерә-төшерә. Йорт хуҗасы – әтиебез дә эшсез тормый. Ишегалдын чистарта. Чоланда бәйрәм хөрмәтенә генә куела торган бакыр самоварны юып, чыралар кабызып элдертеп җибәрә. Аңа кадәр чишмәдән су да алып кайтып куелган була әле. Самовар буыннан-буынга күчеп килгән кадерле ядкәр безнең йортта. Ул Зәйтүнә әбиебез бүләге.  

Аны күз карасыдай саклап тотабыз. Самоварда   кайнаткан чәй дә тәмле була бит ул. Кичке якта авылдашларны каршы алу, туганнар белән күрешеп сөйләшү, корьән уку, нигезгә бәхет-бәрәкәт теләү, мәрхүмнәргә дога кылу... Мин кечкенә чакта да шулай уза иде, хәзер дә шулай... 

Кечкенә, әкренләп, бетеп баручы авылларда мондый мәҗлесләр авылдашлар белән бер күрешү чарасы да бит хәзер. Элек халык кибеткә килгәч очраша торган булса, хәзер кибете дә юк бит аның. Ярый әле почта бүлекчәсе эшли. Җәй көне көтү каршылаганда капка төбендә җыелышып утыру була иде. Ни кызганыч... көтүләр дә юк шул. Аларга алмашка авылдашларга аралашу өчен ватсап төркем-группалар барлыкка килде.  Көн саен хәерле иртә, хәерле кич теләп фото-рәсемнәр аша "сөйләшеп" торсалар да, аралашалар бит... Заманнан артта калмыйлар, әбиләр дә телефонда "яши". Менә шуңа да, виртуаль дөньяга кереп батмас өчен дә мондый табыннар ашлар уздыру кирәк бит безгә. 

Руфия Мөхетдинова  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading