16+

«Замбези елгасы» ачыла: күрергә килегез!

Бу атнаның шимбәсендә, ниһаять, «Замбези елгасы» дигән яңа зооботаника бакчасы ачыла.

Бу атнаның шимбәсендә, ниһаять, «Замбези елгасы» дигән яңа зооботаника бакчасы ачыла.

Анда барысы 35 төрдән артык җәнлек күченгән. Бүген яңа вольерларда су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, страуслар, Мисыр челәннәре, пантер ташбакалары, Браззан маймылы, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, Бразилия маймыллары, лемурлар һәм башка җәнлекләр яшәп ята. Алга таба ул тулыланып торачак. Зоопарк директоры Фәнис Нурмөхәммәтов «ШК»га хәбәр иткәнчә, әле күп кенә җәнлекләр кайтып өлгермәгән. Гепард белән фламинголар зоопарк ачылышына кайтып җитәргә тиеш булган, салкыннар башлану сәбәпле, юллары бүленгән. Язга жираф, горилла, шимпанзе кайтыр дип көтелә. Африка питомнигыннан дүрт фил кайтачак, әлегә аларны кайтару маршруты төзелә. Җәйгә ташбака, елан, үрмәкүчләр дә күченгәч, «Замбези елгасы»нда 100дән артык җәнлек яшәячәк.
– Бөтен җәнлекләр дә иганәчеләр акчасына сатып алына. Россия­дә мондый практиканың әле булганы юк, – ди Фәнис Нурмөхәммәтов.

Африка филләре белән кара мөгезборыннар да бездә генә булачак, ди. Андыйлар әлегә бер генә зоопаркта да юк икән. Гориллалар да Мәскәүдә генә бар икән, тиздән безгә дә кайтып җитәчәкләр. Гомумән, 85 процент яңа җәнлекләр кайтачак, диде зоопарк директоры.
Шартлы рәвештә яңа зоопарк өч өлешкә бүленәчәк. Африка җәнлекләре – «Замбези елгасы»нда, Көнь­як Америкада яшәүчеләр – «Амазонка елгасы»нда, ә Россиядә яшәүче җәнлекләр аерым территориядә яшәячәк. Алар үзара күперләр һәм тоннельләр белән тоташтырылачак.
Зоопаркта инде чыршы бизәлгән, кунакларга Чыршы бәйрәмнәре дә уздырылачак. Бәяләре кыйммәт булмаган ресторан-кафелар да эшләячәк. Якын-тирәдә мондый зоо­парклар юк, башка төбәкләрдән дә туристлар күпләп килер дип өметләнәбез, ди Фәнис Нурмөхәммәтов.
Сүз уңаеннан: Казан зооботаника бакчасының беренче чиратын төзү эшләре 2015 елда башланган иде. Икенче чиратында эш 2020 елның беренче кварталында башланып китәчәк.

Илшат Гыймаев, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары:
– Безнең зоопарк – Россиядә иң шәбе. Моңарчы иң яхшысы дип Ижауныкы саналды, хәзер безнеке алга чыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading