16+

«Запарай»лар көч сынашлы Бәкер раллиларында

Халык телендә «Запарай» дип аталган ЗАЗ машиналарын юлларда очратырмын димә инде хәзер, советлар чорында Украинаның Запорожье шәһәрендә чыгарылган әлеге кече класслы автомобильләр күптән ретрога әйләнде. Аңа багышлап күпләгән мәзәкләр сөйләнсә дә, шул чорның күркәм бер билгесе ул.

«Запарай»лар көч сынашлы Бәкер раллиларында

Халык телендә «Запарай» дип аталган ЗАЗ машиналарын юлларда очратырмын димә инде хәзер, советлар чорында Украинаның Запорожье шәһәрендә чыгарылган әлеге кече класслы автомобильләр күптән ретрога әйләнде. Аңа багышлап күпләгән мәзәкләр сөйләнсә дә, шул чорның күркәм бер билгесе ул.

Соңгы тапкыр үз көенә йөргән шундый «Запорожец»ны курсташ малайда күрергә насыйп булды – кабинасының арткы өлешен кисеп алып, пикап ясап куйган иде. Талымсыз машина, үз җаена йөри рәхәтләнеп авыл җирендә. Кыйммәтле чит ил пикапларында йөрүчеләр күп ул хәзер, ә менә «Запарай»-пикап кемдә бар?! Курсташ егет Ниязда гына иде ул.


Лениногорск районының Керкәле авылы аша үтеп барышлый бер өй янында тезелешеп торган шундый «Запорожец»ларны күреп тукталдык. Буялган, бизәкләр ябыштырылган өч машина тирәли әйләнгәләп йөргәндә, хуҗалары да кайтып төште. Шушы авыл егетләре – Ленар Бигманов белән Динар Шәрәповлар икән. Матур бизәкле машиналарны узышка әзерләп, мәш килеп йөргән чаклары.

– Тиздән Бәкер шифаханәсе трассасында узачак «Авторалли»га әзерләнәбез. Узышта «Запорожец» машиналары гына катнаша, үз двигателе белән, үзгәрешләр бик аз булырга тиеш, – дип сөйләп китте Ленар. – Безнең командада биш машина, өчесе әзер инде. Беренче тапкыр узган ел катнашкан идек, анда минем бертуган энекәш Динар өченче урынны алды. Быел да сынатасы килми.

Әлеге ретромашиналарда узышлар, Бәкер шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов тырышлыгы белән, 2005 елда оешып китә. Һәр елны биредә тирә-як авыллардан гына түгел, республиканың башка районнарыннан да килеп, «Запорожец» хуҗалары көчләрен сыный. 2015 елдан башлап, «ГАЗ-21 Волга» авторетроклубы президенты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның махсус приз фонды булдырылган. Узышларны караудан тыш, әлеге бәйрәмдә теләге булган һәркем ретромашиналарда йөреп килә ала. Ленарның: «Әйдә, әйләндереп киләм», – дигәненә кызыгып китеп, мин дә урадым Керкәле урамын. Кайчан йөрер идең әле заманында махсус патшалар өчен генә керкә (форель) балыгы тотылган Шушма буендагы бу авыл урамында «Запарай»га утырып!
– Бу ретроларны кайдан җыеп бетердегез соң? – дип сорыйм Ленардан.
– Икесен металл җыю базасыннан алдым. Бабайлар аларны металлоломга тапшырырга, чүплеккә ташларга кызгана, үзләре сатып алырга тәкъдим итә. Аннан соң сүтеп-җыеп, узышка әзерлибез. Көне-төне шуның белән мәш киләбез, кызыксынучылар күп. 30лап кешедән торган «ЗАЗчылар» дигән төркем дә бар безнең. Шунда аралашабыз, үзара тәҗрибә уртаклашабыз. Берәү дә серләрен ачып бетерми инде, көндәшлек гел бар, – ди Керкәле узышчысы.

Узышларның елга бер тапкыр гына түгел, күбрәк булуын тели Ленар. Сабантуйларда да оештырылса, бик яхшы булыр иде ди. Узышу бит ул – азарт, анда адреналин күтәрелә дигәне белән дә килешәм, Керкәле тыкрыгы тирәсендә текә борылышта адреналин дигәннәре күтәрелеп алды бераз, руль артында тәҗрибәле узышчы булуы гына җанны тынычландырды.


Без Керкәледә ярышларга ике көн кала булган идек, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган ретроузышларда быел Лениногорск, Әлмәт, Чаллы, Казанның 21 узышчысы катнашкан. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, ярышларның популярлыгы арта баруын ассызыклап, аңа Фаяз Ибраһимов исемен бирергә тәкъдим иткән. Башка еллардан аермалы буларак, быел Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов исеменнән махсус приз да булдырылган. Керкәле егетләренең тырышулары бушка китмәгән икән – Ленар Бигманов машиналарының берсендә чыгыш ясаган Радик Габделхаков финишка беренче булып килгән һәм Кубокка ия булган. Бәлки сезнең дә гаражыгызда «Запорожец» машинагыз басып торадыр, чыгарып ташларга ашыкмагыз – Ленар кебекләр, кабат «җан» кертеп, чын узыш машинасы ясаячак аңардан! Ә Бәкер трассасы ретромашиналарны һәрчак көтеп торачак.

Альберт КАЮМОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading