16+

«Үзара салым акчасына быел юл салабыз, киләсе елда чишмәгә тотынабыз»

Узган якшәмбедә Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы кулларына тимер көрәк тоткан ир-атлар һәм хатын-кызлар белән кайнап торды. Заманында “сәнәк сугышлары” булган, “көрәк сугышы” кузгалганмы әллә, Ходаем.

«Үзара салым акчасына быел юл салабыз, киләсе елда чишмәгә тотынабыз»

Узган якшәмбедә Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы кулларына тимер көрәк тоткан ир-атлар һәм хатын-кызлар белән кайнап торды. Заманында “сәнәк сугышлары” булган, “көрәк сугышы” кузгалганмы әллә, Ходаем.

Шөкер, куанычлы мәшәкатьләр икән, балтачлылар юл төзүчеләргә булышты ул көнне: грейдер җитешмәгән урыннарга көрәк белән вак таш сибелде. Дәррәү кубып чыгуның төп сәбәбе – урамнарга юл да үзара салым акчасына төзелә бит.

Россиядә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым буенча акча җыешуларының 80 проценты Татарстанга туры килә. Башка төбәкләрдә үзара салымга йә битарафлык күрсәтелә, йә халык акча бирми икән. Россия Федерациясенең “Җирле үзидарә турында”гы һәм Татарстан Республикасының “Җирле референдум турында”гы законнары нигезендә, авыл җирлегендә яшәүчеләр, махсус рәвештә референдум үткәреп, авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыеша. Республиканың муниципаль берәмлекләре советы мәгълүматларына караганда, җыелган акча юл төзү, чишмәләрне яки зиратны төзекләндерү, һәйкәл-обелиск төзү, янгын куркынычсызлыгын ныгыту чараларына юнәлтелә.

 

Татарстанда 2013 елда үзара салымда 93 торак пункт кына катнашкан булган, хәзер 1 меңгә якын авыл “дәүләтне талый”. Гаилә биргән акчаның һәр сумына республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә референдум үткәрелә, анда киләсе елда башкарырга ниятләнелгән эшкә халык ризалыгы ачыклана. Авылларда төзекләндерү чараларына үзара салым буенча 100 сумнан 1 мең сумга кадәр акча җыела.

Әгәр кемдер референдумда катнашмаган икән, ул авыл халкының күпчелеге тарафыннан хупланган карарны үтәргә ягъни акча тапшырырга тиеш. Татарстанда хезмәт яшендәге һәр бишенче кеше акча бирүдән баш тарта икән. Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан, пенсионерлардан, инвалидлардан, 18 яше тулмаганнардан акча таләп ителми, ягъни алардан мәҗбүри рәвештә акча алынмый.
Җирле үзидарә акча бирмәгән гаиләне Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 1нче бүлегенең 2.6нчы матдәсе нигезендә 1-1,5 мең сум штрафка тарта ала. Субсидиядән акча тотып калу, белешмә бирүдән баш тарту кебек “җәза” - хокук бозу булып исәпләнә.

- Безнең җирле үзидарә территориясенә Балтач белән Ямаш авыллары керә. Халык үзара салымның отышлы булуын аңлый. Балтачта узган ел берничә урамга таш җәйгән идек инде, быел тагын берничә урамны колачладык. Ямашта да урам юлларын төзекләндерү эшләре бара. Юлы да, күпере дә үзебез өчен бит, - ди Балтач җирле үзидарә рәисе Харис Гатиятов.

- Авылда хәзер газ бар. Өйләргә су кергән. Урамыбызга вак таш түшәп, инде юлы да төзелде. Әнием, мәрһүмәкәем, бу уңайлыкларны күрсә, безнең өчен сөенеп елар иде. Дөнья рәхәтлекләре авылга да килде бит, әй, - дип, балтачлыларның уртак фикерен хис-тойгыларга бирелеп әйтте Гөлчәчәк Шәмсетдинова.

Балтач халкы: ”Киләсе елда тагын нинди эшкә тотыныйк икән?” - дип, планнар кора инде. Эш башкарылгач, күңел үсеп китә шул ул.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading