Шәһри Казан

Үзбикләнү режимы бераз йомшартылды: халык Сабан туен көтә

Май бәйрәмнәре узды, чәчү эшләре дә тиздән тәмамланырга тора. Быел милли бәйрәмебез булырмы-юкмы дип кызыксынып шалтыратучылар да бар.

Әлегә Сабантуйлар узу-узмавы турында тәгаен берни билгеле түгел.

Августка калса, соңара
Социаль челтәрләрдә дә, Сабантуй узарга тиеш, сугыш вакытында да үткәрелми калмаган, дигән фикерләрне еш очратырга була. Күренекле фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәровадан да без әлеге мәсьәлә буенча фикерен сораштык.
– Узган 20 гасырда милли бәйрәмебезнең үтмәгән вакыты чынлап та булмаган. Авыллар буйлап экспедициядә йөргәндә олы яшьтәге әби-апалар безгә сугыш елларында санаулы гына атлар белән, булган күлмәкләрне юып-ямап, аякка яңа үрелгән чабата кияргә тырышып, бүләкләрсез генә үзләренчә бәйрәм итүләре турында сөйләгәннәр иде, – ди ул.

Сабан туен башка вакытка күчерүгә килгәндә, әңгәмәдәшем, август-сентябрьдә урак башланган чорга ук калдыру дөрес булмас иде, югыйсә аның төп мәгънәсе югала, дигән фикердә.
– Әмма, ничек булса да, бәйрәмнең узу-узмавының төп сәбәбе пандемиягә бәйле булгач, без аны аңлап кабул итәргә тиешбез. Вазгыятькә карап, барысы да җайлангач, үткәрми калмаслар, дип уйлыйм, – ди Фәнзилә Җәүһәрова.
Ә менә федераль Сабан туена килгәндә, аның максаты бераз үзгәрәк булганга, соңрак оештырылса да үзен аклый.

– Федераль күләмдә уза торган Сабан туе, йоладан бигрәк, төрле төбәкләрдә яши торган татар милләтен берләштерү, татарларны күрсәтү һәм таныту механизмы булып тора. Ул календарьга бәйле түгел. Шуңа да илнең берәр җылырак төбәгендә аны үткәрергә мөмкиндер, – ди фольклорчы.
Бер әңгәмәбездә Фәнзилә апа үзләренең Кукмара районы Төркәш авылында уза торган Сабантуйларына гаиләләре белән бүләкләр алып кайтып, күңеле итеп үткәрүләре турында сөйләгән иде. Быел да бәйрәм үткәрергә уйлыйлар. Рөхсәт бирелгән очракта, Корбан бәйрәменнән соңга кала торган булса, халыкны Сабан туе уза торган мәйданга җыеп, бер концерт итеп оештырмакчылар икән.

– Авыл халкы бәйрәмне ел да көтеп ала, анда ике меңләп кеше җыела. Бу авыл халкының үзара күрешә, читтәгеләрнең кайтып очраша торган мәйданы да. Бәйрәмне оештырмый калу дөрес булмас иде, – ди ул.    

Реклама

Спортчылар әзерләнә
Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинның да Сабан туйлары үтәчәгенә өмете бар.
– Нәрсәдер әйтергә куркам да инде. Шулай да, әнә Европада футбол чемпионатларын дәвам итәргә җыеналар, шул ук Германиядә акылсыз кешеләр яшәми бит инде. Бездә дә Җиңү парадын уздырырга җыеналар. Изге Болгар җыены була дигән карарга да Президентыбыз кул куйган. Димәк, Сабан туйлары үтәчәгенә дә өмет бар әле. Аннан, безнең быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында батырларны җыеп көрәш турниры уздыру нияте бар иде, – дип сөйләде ул.

Республиканың алдынгы тренерлары белән сөйләшүен, спортчыларның кәефләре әйбәт булуын да әйтеп куйды.
– Егетләр белән, төрле ысуллар кулланып, шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Ничек кенә шөгыльләнсә дә, спортчы формасын сакларга тырыша ул. Димәк, ниндидер ярышмы, Сабантуймы уза дигән хәбәр була икән, алар җиңел генә 2-3 көндә яхшы формага керә алачак, – ди Равил Хәйруллин.

Спорт журналисты Атлас Гафиятов исә Сабан туйлары июльдә яки августта узар дигән фикердә.
– Без берничек тә Сабантуйсыз кала алмыйбыз. Сугыш елларында да уздырылган, тифтыр, башка чир булган чорларда да үткәрелгән ул. Татар Сабантуйсыз булдыра алмый, – ди Атлас әфәнде.

Сабан туе бигрәк тә авыл халкына кирәк
Бәйрәмне халык белән бергә сәхнә кешеләре дә көтә. Алып баручы Булат Бәйрәмов әйтүенчә, иң беренче чиратта, әлбәттә, куркынычсызлык мәсьәләсе. Бәйрәмне вазгыять кискен торганда үткәрү аның кадәр үк мөһим түгел.
– Сабан туен аеруча авыл халкы көтә. Ел буе авыл хуҗалыгында эшләгән уңганнарыбыз өчен көтеп алынган бәйрәм ул. Аннары Сабан туе авыл халкының җыелышып күрешү урыны да бит. Без артистлар өчен дә Сабан туе көтеп алынган бәйрәм. Әмма бу вакытта бәйрәмдә эшләп матди якны кайгырту турында уйлау дөрес булмас иде. Барыбызның да исәнлеге кирәк. Сабан туеның вакыты күчсә дә әллә ни куркыныч түгел, – ди ул.

Йоласы шундый
Социаль челтәрдә Чирмешән районының Әмир авылында егетләрнең сөлге җыеп йөргән мизгелләре төшерелгән видеоны күреп, күпләр Сабан туена әзерлек башланган дип уйлап куйды. Лашман авылы җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов моңа ачыклык кертте. Бактың исә авылда армиягә китүче егетләрнең сөлге җыю традициясе бар икән. Алар кызлар чиккән сөлгеләрне җыеп, авылда калдыра һәм аларны Сабан туенда кулланалар.
– Сабан туе кайчан булачагы әлегә билгесез. Гадәттә, ул Лашман авылы җирлегендә була, калган авылларда эшмәкәрләр Авыл көнен уздыра, – диде ул.  


«Каравон» рус фольклоры фестиваленең онлайн режимда узачагы билгеле булды. Чаралар Никольское авылында 23 майга кадәр биш көн дәвам итә. Тамашачылар әйлән-бәйлән, концертлар, түгәрәк өстәлләр белән социаль челтәрләр аша хозурлана алачак. Бәйрәм хедлайнерлары – «Ворожея» төркеме, «Пелагея» проекты резиденты «Репа&Поверье» фольклор төркеме һәм башкалар. 23 майда бәйрәм тамашачыларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: