Шәһри Казан

"Үзеңә эшләсәң - акчалы, ә кешегә эшләп кемнең баеганы бар?"

Алмаз Галәметдинов – агач остасы. Питрәч районы Чыты авылында туып үскән, бүген Казанда яши. "Кайберәүләр махсус агач остасына укыйлар, белем алалар. Ләкин укып кына, теория белән генә булмый, монда кул белән эшләп карарга, белемеңне гамәлдә тикшерергә кирәк", - ди Алмаз.

– Алмаз, агачларга кызыксыну кайчан уянды?

– Хәзерге эшләгән урыным – агач остаханәсенә 2008 елда беренче тапкыр килеп эләктем. Ул вакытта гади эшче булып урнашкан идем, агачлар белән кызыксынмадым. Дөресен генә әйткәндә, бу остаханәнең нәрсә икәнен дә белми идем. Кечкенә чакта да агачлардан әйберләр ясап йөргәнем булмады. Гади эшче булып күпмедер эшләгәч, агач остасының ярдәмчесе итеп куйдылар. Ике-өч ел эчендә бу һөнәрнең барлык нечкәлекләренә дә өйрәттеләр. Бүген инде үземне агач остасы дип әйтә алам, бик күп әйберләр эшли беләм, башкаларны да бу һөнәргә өйрәтә алам.

– Бу һөнәргә теләсә кем өйрәнә аламы?

– Әгәр дә бик зур теләк булса, кулыннан эш килсә, әлбәттә. Кайберәүләр махсус агач остасына укыйлар, белем алалар. Ләкин укып кына, теория белән генә булмый, монда кул белән эшләп карарга, белемеңне гамәлдә тикшерергә кирәк. Бу – бик куркыныч һөнәр, сәламәтлеккә зыян да китерергә мөмкин. Мәсәлән, 2013 елда бармагым киселде, нык түгел, Аллаһка шөкер. Ә күп кенә агач осталарының йә бер, йә ике бармагы юк. Бу эштә бик җитди, игътибарлы булырга кирәк.

– Агачтан иң беренче ясаган әйберең нәрсә булды?

– Куна тактасы һәм фоторамка. Ул әле эшли башлаган чак, ул вакытта әллә нәрсәләр ясап булмый бит. Агачны станокта ничек кисәргә, ничек юнырга икәнен өйрәнәсең. Ләкин агачтан беренче ясаган әйберләремне беркайчан да онытмаячакмын, алар бик кадерле.

– Гадәттә, нинди агачлар кулланасың?

– Нарат, корычагач, имән. Иң кыйммәтлесе дип имән белән корычагач санала. Алардан, гадәттә, баскычлар, ишекләр ясыйбыз. Әмма бүген имәннән ишекләр ясау сирәгәйде, чөнки бик кыйммәткә 150-200 мең сумга төшә.

– Мондый бәя булгач, сыйфаты да яхшыдыр?

– Әлбәттә. Имән – ул бит инде элек-электән иң нык, чыдам агач булып саналган. Имән ишеге 50 ел тора ала, аңа бернәрсә дә булмый. Аның артыннан хәтта карарга да кирәкми, иң мөһиме – ул дөрес ясалырга, дөрес җыелырга тиеш. Ә инде 50 ел узгач, ул ишекне реставрацияләп, яңартып була. Шулай итеп, имәннән ясалган әйберләр гомер буе хезмәт итә ала. 

– Җиһазларны тотып карап, аларның нинди агачтан ясалган икәнен әйтеп бирә аласыңмы?

– Әгәр дә ул буялмаган булса, әлбәттә. Агачларны структура юнәлеше буенча аерып була, һәрбер агачныкы ул үзгә. Агачларның төсләре дә аерыла. 

Реклама

– Алмаз, ә синең нәрсәләр ясаганың бар?

– Эштә нәрсә кушалар, шуны ясыйбыз: ишек, баскыч, шкаф, кухня гарнитуры. Безнең остаханәдә барысы да шәхси заказ буенча эшләнә, һәрбер ясаган әйбер – үзенчәлекле, берсе дә кабатланмый. Казанның Лядской бакчасында мин ясаган китап киштәләре бар. Эштән тыш, заказга календарь, картиналар ясыйм. Кешеләрне дә сөендерәм, үзем өчен дә өстәмә керем эшлим.

– Алмаз, клиентларыгыз кемнәр?

– Байлар, Татарстанда билгеле кешеләр, җитәкчеләр. Заказлар арзан түгел, гади кеше үзенә андый җиһазлар алмый. Бәяләрен үзең ишеттең, әле менә берәүгә 1,5 миллионга кухня гарнитуры ясап ятабыз. Акчасы булган кеше ала инде. Замана авыр дисәләр дә, шөкер, заказлар кимеми. 

– Ә агачларны каян аласыз?

– Кавказ, Краснодар, Киров якларыннан алып кайталар. 

– Алмаз, бу - акчалы һөнәрме?

– Үзеңә эшләсәң, акчалы инде. Ә кешегә эшләп кемнең баеганы бар? Әмма үзеңә эшләр өчен шундый остаханә ачып җибәрергә дә бик күп акча кирәк. Бер станок кына 2-3 миллион сум тора. 

– Сер булмаса, хезмәт хакы күпме?

– Эшеңә карап. 70, 80, 100 мең сум да эшләп була. Әйткәнемчә, монда бик зур теләк һәм “мин булдырам” дип эшләргә кирәк. Килеп-китеп караган кешеләр дә булды, алар озак тоткарлана алмыйлар, чөнки күзләрендә чаткы күренми. Теләк белдереп киләләр дә, эшнең авыр икәнен аңлагач китәләр. Әгәр дә инде чынлап та өйрәнергә, һөнәрне үзләштерергә, аны тормышның бер өлеше итеп күрергә теләгән кешеләр булса, барысына да өйрәтәбез. 

Индира.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: