16+

Үзеңдә хоккейны ярат 

Театр кием элгеченнән башлана, диләр, ә менә хоккей нәрсәдән башлана икән соң? Берәүләр – киенү-чишенү бүлмәсеннән, икенчеләре – абыйдан калган тимераяктан, өченчеләре – балачактан, диләр...

Үзеңдә хоккейны ярат 

Театр кием элгеченнән башлана, диләр, ә менә хоккей нәрсәдән башлана икән соң? Берәүләр – киенү-чишенү бүлмәсеннән, икенчеләре – абыйдан калган тимераяктан, өченчеләре – балачактан, диләр...

Соңгысы белән үзем дә, әңгәмәдәшем Айрат Шәфиев тә килешмибез, чөнки спортчыларның балачагы юк. Тәүге тапкыр кыяр-кыймас адымнар белән спорт мәйданчыгына аяк басканда, балачак мәйданчыкның теге ягында баса да кала. Теге якта – туйганчы йоклау, уйнау, тәмле-баллы ризыклар, бу якта исә – көч-тир түгү, өйрәнүләр, җиңелү ачысы һәм җиңү шатлыгы. Балачакның бөтен тәмен татысаң, икенчесендә уңышка ирешүең икеле – спортчы карьерасы бик озын түгел, ә эшлисе эшләр бихисап.
– Малайны спорт секциясенә бик иртә бирермен дип уйламаган идем, – дип сөйли Айрат Шәфиев. – Бераз үссен, балачакның рәхәтен күрсен дидем. Үзем шуның аша уздым – яшьтән үк футбол белән шөгыльләндем. Малайны да футболга бирергә иде исәп.

Спортның башка төрен сайласа да әлеге егетнең булдырачагына шигем юк, әтисе кебек нык характерлы, «Тоткан җирдән өзә», – диләр андыйлар турында. Аның хәтта исеме дә үзенчәлекле – Эммануил! Шундый исемне әнисе белән әбисе сайлаган икән, борынгы яһүдләрдә «Аллаһы Тәгалә безнең белән» дигән мәгънәне аңлатучы бу исем ияләре көчле энергетикалы, гел алга омтылучан. Менә бит, кешенең исеменнән күп нәрсә торганлыкның ачык мисалы!
– Хатыным Регина тугыз ай карынында йөртеп, миңа малай алып кайтып биргәч, исем сайлау хокукын да аңа бирдем, – ди Айрат.

Әтисе малайны, бераз үсә төшкәч, футболга бирермен дип йөргәндә, Азнакайда боз сарае ачыла, хоккей мәктәбе эшли башлый. Бу вакыйга биш яшьлек Эммануилның киләчәк язмышын хәл итеп куя – ул хоккей дөньясына кереп китә. Аның серләренә беренче тренеры – Ижевскидан килгән Александр Уваров төшендерә. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, Азнакай – күршедәге Әлмәт, Лениногорск кебек берничә дистә еллык хоккей традицияләре булган шәһәр түгел әлегә, әмма биредә спортка игътибар зур, яшь хоккейчыларның Республика күләмендә генә түгел, Россия беренчелегендә дә көч сынаган чаклары булды. Шундый ярышларның берсендә дүрт ел Азнакайда канат ныгыткан Эммануилны Әлмәт тренерлары күреп ала. Яшьтәшләреннән буйга калкурак булганы өчен генә түгел, билгеле, үзенең уйнау осталыгы белән җәлеп итә егет. Шулай итеп, тугыз яшьлек Азнакай хоккейчысы Әлмәтнең «Нефтяник» командасында чыгыш ясый башлый. Бүгенге көндә Әлмәт – республиканың көньяк-көнчыгышындагы хоккей үзәге. Бирегә тирә-яктагы район-шәһәрләрдән, өлкәләрдән тыш бик ерактан килеп көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп. Әмма «Нефтяник» үз алдына һәрчак югары максатлар куя, шуңа күрә әлеге командага эләгүе җиңел түгел. 

– Валерий Савенков җитәкләгән «Нефтяник»та Россия беренчелегенең Идел буе зонасында чыгыш ясадык, – дип сөйли Айрат Шәфиев. – Чит шәһәргә малайны үзен генә чыгарып җибәрәсе килмәде, мин дә аның белән күчендем. Хатын белән кыз – Азнакайда, без малай белән Әлмәттә, берничә ел узып та китте шулай. 


Әйтергә генә җиңел, яңа җиргә күченеп торыр урынын, эшен табарга, балаңны мәктәптә укытып, өс-башын карап, ашарына пешереп торырга кирәк әле. Әмма спортчы әтиләрен мондый мәшәкатьләр генә өркетеп калмый, алар бер урында таптанып тормый, алга баруын дәвам итә. Шәфиевләр дә, хоккей серләренә тагын да тирәнрәк төшенер өчен, көчләрен башка югарылыкта сынап карау нияте белән, Питерга юл тоталар. «Динамо»да осталыгын ике көн тикшереп караганнан соң, Эммануилга әлеге команданың майкасы тапшырыла. Шулай итеп, аталы-уллы Шәфиевләр Төньяк башкалага күчеп китә. 
– Әлмәттә чакта ярышлар, өйрәнүләр арасында бераз буш вакыт табылганда, өйгә кайтып, гаилә белән күрешкәли идек әле, Питер – якын ара түгел, алай йөреп булмады, – дип искә ала Айрат. – Әмма тырышулар бушка китмәде, шул ук елны «Динамо» беренче урынга чыкты һәм Эммануил Россиянең җыелма командасына чакыру алды. 2000 елгылар арасында уздырылган бөтенроссия финалы – «Сириус Кубогы»нда ул Россия-2 командасында чыгыш ясады.

Уфа шәһәрендә узган әлеге финал кебек ярышларда төрле клублардан хоккей агентлары, белгечләр күп була һәм бу – яшь спортчыларга үзләрен күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек. Эммануил Шәфиев «Салават Юлаев» клубы вәкилләренең игътибар үзәгенә эләгә, шул ук елны аны уфалылар Питер командасыннан сатып ала. Ул сезонда, яшүсмерләр командасында уйнау белән бергә, үзеннән берничә яшькә өлкәнрәкләр булган «Толпар» яшьләр командасында да көчен сыный. Ә аңа әле ул чакта нибары 16 яшь кенә була! 
Узган ел Эммануил кабат Россия-U17 җыелма командасына чакырылып, Чехиядә халыкара турнирда да катнашырга өлгерә. Аның күпләгән кубок-медальләре арасында бу ярышның бронзасы да бар. Быелгы сезонда Эммануил «Толпар»ның төп составында уйный. Ә әтисе Айрат хәзер Азнакайга кайткан инде.

– Ничә ел шул казанда кайнап, хоккейсыз яшәүгә ияләнеп бетә алмыйм, хәзер дә малай янына китеп барыр идем, әти – олы яшьтә, аны карарга кирәк, – ди ул.
Регина белән Айрат Шәфиевләр улларының уңышларына сөенеп, аның өчен «авырып», «җан атып» яши. Һәркем өчен хоккей төрле вакытта, төрле нәрсәдән башланадыр, ә алар өчен ул Эммануилдан башланган. Уңышлар телик аларга! 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading