16+

“Үзегезгә ошаган, теләгән фикерләрне генә ишетергә түгел”

Татарстан Президенты еллык юллама белән чыгыш ясады.

“Үзегезгә ошаган, теләгән фикерләрне генә ишетергә түгел”

Татарстан Президенты еллык юллама белән чыгыш ясады.

“Кешеләр хакимияттән ачык булу һәм ярдәм итүне көтә. Барлык фикерләрне дә ишетергә кирәк, үзебезгә ошаганнарын һәм ишетергә теләгәннәрне генә түгел. Без аларны эшебездә файдаланырга һәм гражданнарга үз позицияләребезне аргументлар белән җиткерергә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе хакимият органнарына аралашу өчен барлык заманча чараларны да өйрәнергә йөкләмә бирде. Бу җирлекләрдәге вакыйгаларның  асылын күрергә, тиз һәм сыйфатлы рәвештә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип саный ул.

“Мисалга “Халык контроле” мәгълүмати системасын алыйк. 2012 елдан алып гражданнарны борчыган 300 меңләп мәсьәлә каралган. Аларның 87 проценты чишелеш тапкан”, - диде Рөстәм Нургали улы. 

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркы базасында цифрлы мөмкинлекләр үзәге барлыкка киләчәген дә әйтте. Анда республика компанияләре җитештерү эшенә кертергә мөмкин булган заманча технологияләрне өйрәнә алачак. 

“Бу үзенә күрә „киләчәк көн фабрикасы“ булачак. Үзәктә гамәли дәресләр республика компанияләренә эзлекле һәм максатчан рәвештә 4.0 индустриясе мөмкинлекләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк”, — диде ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading