Мәрвәрия Мансурова редакциябезгә ярдәм сорап килде. «Шикаятьләр язарга яратмыйм, ничә еллар буе үзем генә көрәшеп нәтиҗә булмагач, редакциягә мөрәҗәгать итәргә булдым, миңа ярдәм итсәгез иде», – диде ул, ишектән керә керешкә.
«Ни өчен ай саен акча түләп барам?»
Мәрвәрия апа Казанга читтән күченеп килгән. Яше 80нән узса да, әле дә Киров районының 15нче гимназиясендә сәнгать мәктәбендә белем бирә. Хәер, бу яшьне биреп булмый әле аңа. Зәвык белән киенгән, җор телле, таләпчән, гаделлек яклы мөгаллимәгә карап сокланмый мөмкин түгел. Озак еллар Татарстанда сәнгать мәктәпләре ачтырырга йөргән ул. Теләгенә ирешкән. Кайбер мәктәпләр каршында сәнгать бүлекләрен дә булдыруга ирешкән. «Сәламәтлегемне генә саклый алмадым», – ди. Йөрәк өянәге кичергән. Хәзер II группа инвалид.
Мәрвәрия апа федераль ташламага ия. Махсус программа нигезендә аңа социаль хезмәтләр җыелмасы тәкъдим ителә. Социаль пакет берничә өлештән тора: ташламалы дарулар, шифаханәгә юллама алу, тимер юл транспортында, дәвалану урынына барып кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү. Боларның теләсә кайсыннан баш тартып, аның урынына акчасын да алырга була. Мәрвәрия апа нәкъ менә, шифаханәгә юллама алырга теләп, социаль пакетка ризалашкан. Тик 30 ел эчендә бары ике тапкыр гына ял итә алдым, ди ул. 2014 елдан бирле юллама көтсә дә, әлегә юк. Дөрес, Идел елгасы буендагы кайбер шифаханәләрне тәкъдим иткәннәр аңа.
– Тик анда минем диагноздан дәвалаучы белгечләр юк, андагы шартлар да ошамый. Көньякта ял итәсе килгән иде. Ни өчен ай саен социаль хезмәтләргә акча түләп барам соң мин?! – ди.
Укучыбызны борчыган икенче мәсьәлә – 2016 елдан бирле үзенә тиешле техник тернәкләндерү чараларын ала алмавы. Дөрес, Мәрвәрия апага былтыр таяк тәкъдим иткән булганнар. Тик ул анысының сыйфатыннан канәгать калмыйча, кире кайтарган. Җитәкчелек бусагасын озак таптый торгач, ниһаять, үз теләгенә ирешкән. Язманы әзерләгән арада, безнең ярдәм белән, корсетлы да булды.
«Элеккеге бандаж кирәк»
2016 елда Татарстанның медик-социаль экспертиза бюросы инвалидларны тернәкләндерүнең шәхси программасы кысаларында Мәрвәрия Мансуровага ортопедик бандаж тиеш дигән карарга килгән. Тик әлегә бандаж булмаган. Укучыбыз: «Бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр социаль яклау бүлекләренә дә мөрәҗәгать итеп карадым, әмма нәтиҗәсез, министрга да, җитәкчеләргә дә кереп булмый», – ди.
Без ачыклаганча, бу мәсьәләдә социаль яклау бүлекләренә түгел, ә социаль иминиятләштерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2016 елдан инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү эше, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынып, республиканың Социаль иминиятләштерү фондына йөкләнде. Вәкаләтләр бер оешмадан икенчесенә күчсә дә, җыелырга тиешле документлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус кирәк-яраклар бирү тәртибе шул ук калды. Чират та электәге шикелле саклана.
Юллама мәсьәләсендә дә барысы да хәл ителде кебек. Татарстанның социаль иминиятләштерү фондында социаль программалар буенча бүлек белгече Елена Гайнанова әйтүенчә, Мәрвәрия апаны көньякка, Кара диңгез буена, Нальчик шәһәренә җибәрү мөмкинлеге туган.
– Ял итү урыннары исемлеге дәүләт контракты төзелгән шифаханәләрдән туплана. Табиб биргән белешмә буенча авыруга тернәкләнергә ярдәм итәрлек белгечләр булган шифаханәгә юллама бирелә. Бу өлкәдә чират зур. Мәрвәрия Мансурова иң яхшы шифаханәләрнең берсенә барачак, – диде Елена Гайнетдинова.
Бандажга килгәндә, аны җитештерүче оешма белән дәүләт контракты әле сентябрь аенда гына төзеләчәк. Мәрвәрия апа тукымадан тегелгән элеккеге варианттагы бандаж сорый. Әмма хәзер андыйлар юк, резинкалар белән беркетелә торганнарын гына тегәләр. Дөрес, протез-ортопедия җайланмаларын җитештерүче «Опора» оешмасы тукымадан бандаж ясарга ризалашкан. Мәрвәрия Мансурованы канәгатьләндерерме, яңасын алырга теләрме – бу мәсьәләдә социаль иминиятләштерү фонды аның үзе белән сөйләшергә тели.
Табиб көн дәвамында бандаж кияргә кушкач, Мәрвәрия апа аны сатып алырга да уйлаган булган. Әмма сыйфатлы бандажлар 6 мең сумнан артык тора икән. Техник тернәкләндерү чараларын үзең сатып алган очракта, Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы 2011 елда кабул иткән карар нигезендә компенсация каралган анысы. Моның өчен товарның чекларын теркәлү урыны буенча социаль иминиятләштерү бүлегенә тапшырырга кирәк. Әмма акчаны кайтарганда, тернәкләндерү чарасының бәясен фонд үз чыганаклары аша билгели. Ул базар бәясеннән шактыйга аерылырга мөмкин.
Татарстанның социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесенең кабул итү бүлмәсенә социаль менеджерлар аша язылырга була. Шулай ук борчыган сорауларны (843) 221-50-99 «кайнар элемтә» телефон номеры аша да юлларга мөмкин.
Фото: aif.ru
Комментарийлар