16+

Земфира Байбулдина: “Түләүле яхшы клиникаларга йөрдем, әмма авыру бала туасын беркем дә алдан әйтмәде”

Земфира Байбулдина - башкорт дөньясына билгеле исем. Ул – “Гәлсәр һандуғас” проектының алыштыргысыз җитәкчесе, алып баручысы. Земфира үзе җырчы түгел, әмма тормышын тулысынча җыр-моң сәнгатенә багышлаган. Ул җитәкләгән проект 10 ел дәвамында эстрадага бик күп талантлы җырчыларны алып чыкты. Аның ире – Рәдиф Зарипов та танылган җырчы, композитор.

Земфира Байбулдина - башкорт дөньясына билгеле исем. Ул – “Гәлсәр һандуғас” проектының алыштыргысыз җитәкчесе, алып баручысы. Земфира үзе җырчы түгел, әмма тормышын тулысынча җыр-моң сәнгатенә багышлаган. Ул җитәкләгән проект 10 ел дәвамында эстрадага бик күп талантлы җырчыларны алып чыкты. Аның ире – Рәдиф Зарипов та танылган җырчы, композитор.

Башкортстанның атказанган артисты Земфира 3 бала тәрбияли. Иң кечкенәсе – Сафия, Даун синдромы белән авырый. Аның турында Земфира Инстаграмында еш кына: “Ул безнең йортыбызның яме”, “главнокомандующие”, “бизәге”, дип яратып яза.

- Миңа табиблар берничә ел балага уза алмаячаксың, дип диагноз куя иделәр. Артык
кайгырмадым. “Ярый, бар кешегә дә бала табарга димәгән. Күрәсең, Ходай мине бу дөньяга эшләр өчен җибәргән”, - дип әйтә идем. Бала табуга өмет сүнгәч, Камиллага авырлы икәнемне берничә айдан соң гына белдем. Ничек сөенгәнемне белсәгез?! Әмма “Гәлсәр һандуғас” проектының кайнап торган мәле, декрет турында сүз дә башларлык түгел. Тугыз ай буе эшләп йөрдем һәм, бер айлык Камилланы кулга тотып, телеүзәккә эшкә киттем. Өч айлык чагында гастрольләргә үк йөри идек. Аны һәрвакыт проекттагы җырчылар карый иде. Альбина Килдиярова, Ришат Төхвәтуллиннар алыштыргысыз “няня”лар булды.
2011нче елда улыбыз Нурсолтан туды. Һәм аның артыннан – сеңлесе Сафия. Ходай Тәгалә Нурсолтанны тиз үстерде: бик иртә утыра башлады, сигез айда ук тәпи китте һәм ул һәрчак ярдәм итәргә ашкынып тора. Кызганычка каршы, Сафия кызыбыз авыру килеш туды. Даун синдромы белән авыручы балалар сәламәтләрдән аермалы буларак, соңрак җитешә. Мәсәлән, Сафиягә хәзер 6 яшь, әмма ул һаман сөйләшә алмый, исемнәрне генә әйтә ала. Кечкенәм белән авырлы булганда түләүле, яхшы клиникаларда тикшеренә идем, әмма баланың авыру булып туасын берсе дә алдан әйтә алмады. Сафия тугач, икенче көнгә генә аның сәламәт түгел икәнен белдем. Әлбәттә, минем өчен дә, ирем өчен дә бу зур стресс булды. Гомумән, ул ел авыр булды. 

Миннән еш кына: “Сафиянең диагнозын апасы белән абыйсы беләме?” – дип сорыйлар. Беләләр. Алар әзрәк үсеп, мәгълүматны кабул итә алганнарын аңлагач, барысын да сөйләдек. Чөнки алар да бик күп сораулар бирә: “Мин бит ул вакытта укый-яза белә идем, ә Сафия хәреф тә белми”, “Ни өчен ул матур сөйләшми?” һ.б. “Сафия башкалар кебек түгел, ул аерыла”, - дип ипләп кенә аңлата башладым. Нурсолтан: “Инопланетянкамыни ул?” – диде. Нинди сүзләр белән аңлатканым хәзер хәтердә түгел, әмма Камилла апасы бик борчылды инде. Үзе шул диагноз турында интернеттан бар мәгълүматны табып, укып, миңа: “Әни, аларны яратырга гына кирәк и все”, - диде. Нурсолтан да Сафияне бик жәлләде: “Ярый әле син Сафияне больницада калдырмагансың”, - диде. 5 яшьлек сабыйныйң әллә нәрсәләр белүе һәм уйлануы мине бөтенләй шок хәлендә калдырды.

Әмма хәзер Сафия – өебезнең яме, бизәге. Ул бик хисле бала, җыр ярата. Әтисе иҗат иткән көйне  ишетсә, шундук үзенчә җырларга, биергә керешә. Әтисе яңа җыр язса да, башта Сафиягә тыңлатабыз. Аңа ошый икән, димәк, җырның киләчәге бар. Шәхсән безнең өчен Сафия бер дә авыру бала түгел. “Гәлсәр һандуғас” канаты астында авыру балалар өчен дә фестиваль ясаган идек. Анда 10-13 яшьлек ДЦП авырулы балаларны әти-әнисе күтәреп алып килә иде. Аларны күреп, “Аллаһыга шөкер! Сафиям йөгереп йөри”, - дип сөенә идем. Хәзер барыбыз да сабыр итеп, Аллаһыдан көч сорап, Сафиянең үсешен телибез.
Өченче балам туганнан соң, тормыштагы кыйммәтләр бөтенләй башкачага әйләнде. Моңа кадәр яхшы машинада йөрисе килә иде. Ә хәзер машинаның нинди булуы бөтенләй дә мөһим түгел, ватылмый йөрсен генә. Брендлы киемнәргә дә хәзер исем китми. Балаларым өчен генә янып-көеп яшим.
 

Язмага реакция белдерегез

39

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Афарин, Земфира! Достойно уважения и благодарности!??? вы сама очень светлый и добрый человек, все у вас будет хорошо Алла бирса!?

    • аватар Без имени

      1

      1

      Алла ярзам бирхен ахиратем❤?

      • аватар Без имени

        2

        0

        Земфира,сколько добра,света и веры вы даёте для других....для тех кто нуждается в поддержке....спасибо вам...спасибо...

        • аватар Без имени

          2

          0

          Аллам ярзамына айырмахын ??? ботэхелэ якшы буласак, алла бойорха ?

          Мөһим

          loading