Шәһри Казан

Зөфәр Харисов: «Без тормышның төбеннән күтәрелдек» 

Ул затлы, тыйнак артист. Сүзем РФның атказанган, Татарстанның халык артисты, педагог, режиссер Зөфәр Харисов турында.

Аның белән күптән сөйләшергә хыяллана идем, шуңа да узган туган көне белән котламыйча кала алмадым. 

- Зөфәр абый, картлык үзен сиздерәме? 
- Юк, ул яшь бит миңа түгел, ә паспортыма тула. Кешенең яше – үзен ничек хис итүеннән тора, диләр бит. Минем белән дә шулай. 

- «Эх, менә шуны эшләмәдем», - дип үкенгән чаклар булгалыймы?
- Элегрәк андый әйбер бар иде, хәзер инде үкенүдән файда юк икәнен беләбез. Акыл җыябыз, тәҗрибә туплыйбыз. Ул бит барыбер үзгәрми. Иртән йокыдан тору-тормавыбыз Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. Артка карап уфтанып утырудан мәгънә юк. Әйе, адәм баласы үзенең үткәнен белергә тиеш. Ә шул үткән тормышыңнан ниндидер нәтиҗәләр чыгарып яшәсәң дөресрәк булыр. Артист тормышы җиңел түгел бит ул. Тамашачы бит ул артист хезмәтенең соңгы нәтиҗәсен генә күрә. Алар премьерага хәтле булган рольне тудыру, эзләнүләрдән хәбәрдар түгел. Кеше гомеренең кайбер вакыйгаларын ике сәгать эчендә күрсәтеп бирү җиңел эш түгел. Барысы да хис, йөрәк кушылуын сорый. Ышандырып уйнамасаң, тамашачы ышанмый да ышанмый инде. «Физик эш эшләмиләр», - диючеләр дә бар, әлбәттә. Йөрәгеңне кушып уйнауга караганда, берни уйламыйча физик эш эшләү җиңелрәк тә әле ул. Ләкин һәр эшнең дә катлаулы, шулай ук җиңел яклары да бар.

- Сез «Хыялый» спектаклендә төп рольне уйнадыгыз. Үзегез дә Гыйззәт кебек шундый романтик кешеме?
- Мин бик хисле кеше. Шәрыкъне яратам. Әле дә Һинд киноларын хисләнеп, яратып карыйм. Артист кеше хыялый булмаса, нишли ул аннары? Кешене хыял яшәтә бит! Хыялый образы миңа якын, рәхәт булды. Без аны режиссер белән аңлашып эшләдек. Үз эшемнән канәгать калдым дия алам. Кайвакыт спектакльләр чыгарганда нәрсәдер җитми кала, ләкин ул канәгатьсезлек уйный-уйный үзгәрә. Ә монда аңлап эшләгәч, синең холкыңа образ якын да булгач, рәхәт инде. 

- Тормышта очып кына йөреп булмый бит, Зөфәр абый...
- Юк, мин уйнаган Гыйззәт тә очып йөрми бит. Ә тормыш шуның белән кызыктыр да ул. Гел җиңеллек кенә булса, яшәүнең яме калмас иде. Аллаһы Тәгалә акка – караны, көнгә – төнне яраткан бит. Каршылыкны җиңәр өчен җиңеллеген дә биргән. 

Реклама

- Сез үпкәчел кешеме?
- Башта бик үпкәли идем. Дингә килеп, аның зур гөнаһ икәнен белгәннән соң, тормышка карашым үзгәрде. Кешегә мөнәсәбәтем дә, холкым да элеккеге кебек түгел инде. Кайвакыт үпкәлисең, ачу да килә. Ләкин ул хисләр белән идарә итә белергә кирәк. 

- Чираттагы премьера – «Һәлакәткә бер адым» спектаклендә дә сез катнашасыз. Бу юлы нинди образ тудырасыз?
- Бу минем өчен яңа булган – мулла образын. Иманда бик сак булырга кирәк, шуңа күрә бу рольгә аеруча җаваплы карыйм. Әлеге вакытларда эзләнүләр бара, шуңа бу турыда башка нәрсә әйтә алмыйм. 

- Сез бу театрда 1981 елдан бирле эшлисез. Шул еллар дәверендә бик күп нәрсә үзгәргәндер? 
- Авыр чаклар да булды инде. Гастрольләрне генә ал: көн саен яңа кешегә фатирга керәсең. Ләкин шулай булса да, чын күңелдән эшләдек. Клуб кечкенә булса да, бөтен декорацияне куя, гриммнарны сала идек. Мин үзем дә режиссёр ярдәмчесе булып эшләдем, шуңа кайбер вазыйфалар өчен җавап бирдем. Күчмә театр һәр артист өчен зур мәктәп ул. Артист образны кайдан алырга тиеш? Халык белән якыннан аралашуыбыз, аларның язмышларын, холыкларын белү безгә бик нык ярдәм итте. Шуңа күрә безнең театрны халыкчан дип йөртәләр дә инде. Без тормышның төбеннән күтәрелдек. Күпмедер тәрбия бирдек, үзебезнең тамашачыларны да әзерләдек, шул ук вакытта алар белән без дә тәрбияләндек. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бернәрсә дә юкка гына булмаган. Шунда йөрүебез, халыкка хезмәт итүебез сабырлыгыбызга йогынты ясаган. Бик зур мәртәбә бит инде! «Халык артисты» булу кирәкми, ул исемне сиңа халык бирүе мөһим. Тамашачы яратып, сине карарга йөрсә – менә шушы иң зур бәя. Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына кайнасак та спектакльгә төгәл бәяне бернинди тәнкыйтьче түгел, ә тамашачы бирә.

- Гастрольләр дип әйтеп үттегез, хәтерегезгә уелып калган вакыйгалар аз түгелдер? 
- Актаныш районында Аккүз белән Чишмә авылы арасындагы дүрт чакрымны көне буе бардык. Тракторыбыз батты бит берзаман, чөнки кар күп. Ә тамашачы җыелган, көтә. Өстәвенә, кич белән спектакль уйнаганда ут бетте. Тракторның фарасын яндырып, лампалар яктысында спектакль куеп чыктык. Шулай ук Кайбыч районының Чүти авылына да бик озак барган идек. Элек театр училищесын бетереп, театрга эшкә алтышар-җидешәр кеше килә иде. Нәтиҗәдә, аларның иң чыдамнары гына кала иде, чөнки ул авыр шартларга түзәргә кирәк бит. Сөйләсәң, кеше дә ышанмас хәлләр. Салкында туңулар, егылулар һәм батып ятулар... Бер Гүзәл исемле кызның: «Әнием бәгърем, катып үлмәсәм, кайтуга ук театрдан куылам», – дигәнен хәтерлим. Театрдан китү дәрәҗәсендә туңулар да була иде шул.

- Сез спектакль куйганда режиссер күзлегеннән дә карыйсыздыр? Тәнкыйтьлисе килгән вакытлар буламы?
- Әлбәттә. Үземне тыңлаган кешегә мин һәрчак үз фикеремне әйтәм. Режиссер буларак унлап спектакль куйдым, шуңа күрә миннән фикер сораучылар да бар.
Әйе, Зөфәр абый Харисов белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була. Дөньяга үз карашы, фикере бар аның. Тамашачысы өчен дә якын, кадерле ул. Театр дип яшәгән, халык өчен хезмәт иткән артистларыбыз бар әле безнең!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: