16+

Зөфәр Хәйретдинов: «Яңа ел яраткан бәйрәмем түгел»

«Яңа елга кунакка да йөрмим, үзем дә чакырмыйм. Балаларым белән оныкларым гына килә. Без шулай каршы алырга ияләшкән. Яңа елны каршы алгач та төне буе утырмыйм, татарча «огонек»ны карап бетерәм дә йокларга ятам.

Өч оныгым бар. Иң өлкәненә – 10 яшь, кечесенә – өч. Барысы да Кыш бабайга ышана, бүләкләр көтә. Аларның бүләкләре бит йә бер тиенлек, йә бөтенләй хыялга ашмаслык әйберләр. Шуңа күрә: «Бүләккә нәрсә кирәк?» – дип сорамыйбыз, ә үзебез сайлыйбыз.

Яңа ел яраткан бәйрәмем түгел. Мин аны якыннарымны сөендерә алган өчен, аларга бүләк бирү сәбәбе булган өчен генә яратам. Минем өчен иң матур һәм иң яраткан бәйрәм ул – 9 Май. Беренчедән, әтием ул бәйрәмне бүләк итте. Икенчедән, ул табигатьнең искиткеч матур вакытына туры килә. Аннары балачактан хатирәләр дә уелып калган: бу көнне урманга чәчәкләр җыярга барып, аларны авылның һәйкәленә сала идек».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading