Мәсәлән, аның әсәрләре басылган “Фикер” газетасының берничә саны әлегәчә беркайдан да табылмады, ә кайбер саннарның битләре юк. Ярый әле, Ходай бирмеше белән, иптәшләренең тырышлыгы белән архивының күпмедер өлеше исән калган.
Зөфәр Зәйни улы Рәмиев – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы (2002), профессор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2010). Фәндә алып бара торган төп юнәлеше – XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе.
Зөфәр Рәмиев, Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнгән әдәбиятчы һәм галимнәр – Фатих Әмирхан, Җамал Вәлиди, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Резеда Ганиева, Рәшат Гайнанов, Флорид Әгъзамов белән беррәттән, тукаеведение фәнендә һәм шагыйребезнең мирасын халыкка кайтарып бирүдә лаеклы хезмәт куя. Иң беренче нәүбәттә ул, текстолог буларак, бөек татар шагыйренең берничә күптомлыгын әзерләүдә катнаша.
Галимнең гаять зур һәм турыдан-туры хезмәте кергән иң саллы басма – Тукайның академик алты томлыгы – 2011 елда нәшер ителә башлый. Аның Тукайны өйрәнү фәненә керткән тагын бер олы хезмәте – узган гасырның 90нчы еллар урталарында Тукай энциклопедиясе әзерләнә башлады. Бу эшнең башында төп җаваплы кеше булып Зөфәр Рәмиев торды. Татарның мәшһүр шәхесенә багышланган иң беренче персональ энциклопедия 2016 елда дөнья күрде.
– Мөхтәрәм Зөфәр Зәйниевич, башта “тукаеведение” терминын ачыклап үтсәк иде.
– Тукаеведение, ягъни Тукайны өйрәнү фәне күп төрле тармакларны эченә ала. Боларның иң мөһимнәре – тормыш һәм иҗат юлын мәгълүмати һәм нәзари (теоретик) аспектта төрле яклап анализлау, каләменнән чыккан барлык-барлык әсәрләрен укучылар игътибарына тәкъдим итүгә омтылыш, соңгы елларда исә аңа багышланган персональ энциклопедиясен дә төзү актуаль төс алды.
– Сез Тукай фәненә ничә еллык хезмәтегезне багышладыгыз?
– 1977 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият белеме бүлеге составында текстологлар төркеме оештырылды. Җитәкче итеп мине билгеләгәннәр иде. Әлеге төркемнең фәнни тикшеренүләр планына Тукайның йөз еллык юбилеена биш томлы “Әсәрләр”ен төзү иң мөһим эш итеп кертелде. Төркем җитәкчесе буларак, Тукай мирасын өйрәнү-тикшеренүгә минем дә катнашым булды. Шулай да беренче мәртәбә Тукай белән якыннан “очрашу”ым шагыйрьнең туксан еллыгына Рәшат Гайнанов тарафыннан дүрт томлыгы төзелгән вакытларда ук булды, мин бу басманың өченче һәм дүртенче томнарына текстларны әзерләүдә катнаштым.
1990 еллар башында, Татарстан Фәннәр академиясе төзелү белән, Тукай энциклопедиясен булдыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Бу эшне җитәкләү, башлап җибәрүчесе – инициаторы Нил Юзиев вафат булу сәбәпле, фәкыйрегезгә йөкләнде. Кыскача гына әйткәндә, Тукай белән, шулай ук Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләй, Гаяз Исхакыйлар белән фән дөньясында “аралашып яшәвем”ә дүрт дистә елдан артык вакыт узган икән инде.
– Габдулла Тукайның һәрбер “түгәрәк” датасы уңаеннан – биш-ун ел саен саллы-саллы басма, җыентыклар чыгарылып килү әйбәт эш темпларын гына түгел, Тукай турындагы фәннең дә үсеш алуын күрсәтәме?
– Әйе, Тукайны өйрәнүгә бездә караш җитди. 2011 елда – алты томлык академик басма нәшер ителә башлады, параллель рәвештә Тукай энциклопедиясе әзерләнә килде, һәм ул 2016 елда басылып чыкты. Бу – татар тарихында шәхси энциклопедияләрдән беренче “карлыгач”.
Энциклопедия кебек фундаменталь хезмәтләр тиз генә эшләнми – моңа көчле текстолог галимнәр, мөхәррирләр командасыннан тыш, дәүләтнең вакытында акча бүлеп бирүе дә кирәк бит әле. Тукай энциклопедиясен туплау егерме ел дәвам итте. 2014 елда ул язылып бетте һәм ике ел буена редакцияләнде – бу инде сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә, ышанычлы фәнни продукт, дигән сүз. Шунысын да әйтергә тиешмен, галимнәр бит беркайчан да Тукайны гына өйрәнү һәм аның мирасын бастыру белән генә мәшгуль түгел. Параллель рәвештә без, мәсәлән, Гаяз Исхакыйның унбиш томлыгын һәм башка хезмәтләрне дә әзерләдек.
– Тукайны өйрәнә башлагач, аңа карашыгыз үзгәрдеме?
– Киресенчә, Тукайга тагын да якынайдым, дип әйтә алам. Язмышы, әсәрләре, аның иҗатыннан тоемланган холык-фигыле, әсәрләренең фикри тирәнлеге, дуслары һәм дус булмаганнары белән мөнәсәбәте – менә шулар мине һәрчак кызыксындырды. Һич кенә дә Тукайга тел-теш тидерәсем килми. Тукайның тәкъдиренә ис китәрлек: асрамага бирелгән малай хәлендә дә югалып калмый бит ул. Күпме безнең аңа кадәр дә, аннан соң да әнә шундый ятим-ятимәләребез тормышта югалып кала яки язмышлары аянычлы була. Шөкер, язмышына бөеклек язылган баланы ерак туганнары, искә төшереп, Уральскига чакырып алалар, яшәү өчен уңай шартлар тудыралар. Аңа монда рус классларында укырга мөмкинлек туа. Уральскида “Мотыйгулла” мәдрәсәсе имам-мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин (Кышкар мәдрәсәсендә укыган елларда Тукайның атасы Мөхәммәтгариф белән дус булган), шулай ук аның улы Камил Мотыгый аны бик якын күрәләр, ярдәм итеп торалар. Тукай тормышта үз урынын таба, шагыйрь, журналист-публицист булып җитешә.
– Тукайның алты томлыгын һәм энциклопедиясен әзерләгәндә, нинди эш ысулларын кулландыгыз? Эш дәверендә нинди ачышлар, нәтиҗәләр ясалды? Кыенлыклар да булдымы?
– Вафатына ике атна вакыт калганда Габдулла: “Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен, тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, – дип әйтә. Минемчә, аның бу ышаныч-васыятен үтәүдә иң мөһиме – бөтен әсәрләрен, язма мирасын бастырып чыгару. Институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп, минем фәнни мөхәррирлектә төзелгән академик типтагы алты томлыгы, минемчә, татар текстологиясенең җитди казанышы. Аның яңалыгы турында нечкәләп сөйләп тормастан, кыскача гына шуны әйтим: бер генә мәгълүм әсәре дә читтә торып калмады, әллә ничә яңа тексты табылды, һәр текстка җентекле комментарий-искәрмәләр язылды. Истәлекләрдә чагылыш тапкан мәгълүматлар, фактларга һәрвакыт тәнкыйди киленде. Аның турында әлегә кадәр язылган әсәрләрдә, хатирәләрдә, үз истәлекләрендә ялгышлар калмаганмы, дип тикшерергә туры килде. Мин генә түгел, Тукайның алты томлыгын һәм энциклопедия төзүдә катнашкан төркемдәшләр белән ныклап тикшерендек. Бер генә мисал китерим. “Исемдә калганнар”да Тукай Шәрифә карчыкны телгә ала. Бу карчык кем ул? Кайсы елларда яшәгән? Тукай нәселенә нинди катнашы булган? Метрика дәфтәрләрен тикшергәч, аның тулы исеме Шәрифелҗамал, атасы Бикмөхәммәд булуы, 1818-1895 елларда яшәгәнлеге ачыкланды. Тукай нәселенә мөнәсәбәте булуы турында мәгълүмат юк.
Булачак шагыйрьнең Өчиледә, Кырлайда, Казанның Яңа Татар бистәсендә яшәгән вакытларын төгәлрәк итеп билгеләү кирәк бит. Төрле истәлекләр бар, аларның төгәллеге ни дәрәҗәдә? Тукайның шәхси тормышына караган моның ише мәсьәләләр белән энциклопедия төзегәндә гаять еш очрашырга туры килде. Аларга төгәл җавап алыр өчен, архивларда тикшеренеп, бихисап метрика кенәгәләрен һәм башка документларны өйрәндек. Тукай шәхесенә караган кайбер истәлекләрдә, легендалар да очрый. Билгеле ки, томнарны төзүчеләр һәм мин, мөхәррир буларак, аларга бик сак килдек.
Тукай әсәрләрнең кайчан язылу мәсьәләсе, иҗат ителү тарихларына яки кемнәр, нинди вакыйгалар турында булуына ачыклык кертү дә – принципиаль мәсьәлә иде. Академик басма өчен һәм бөек шәхеснең энциклопедиясе өчен бу – гадәти күренеш. Милләтебез югары дәрәҗәдә эшләнгән шундый хезмәтләргә лаек, бу татарның да дәрәҗәсен арттыра, дигән инану белән әзерләнде Тукайның алты томлыгы һәм энциклопедиясе. Әйе, элек тә Тукайның томнары бастырылган, аларны гыйлемле кешеләр әзерләгән, редакцияләгән. Мәсәлән, 1929 елда Фатих Сәйфи эшләгән ике томлык – шундый җитди хезмәт. Әмма, совет чорында басылган барлык томнар кебек үк, ул да шушы чор идеологиясенә бәйле булган. Бу исә әсәрләрнең сайланып яисә кыскартылып, идеологик яктан бәя бирелеп басылуына китергән. “Туган тел” шигыренең мәгълүм дүртенче строфасын искә алсак та, аның булуын галимнәребез бары тик 1970 елларда гына таный башлады. Ә соңгы басма – алты томлыкта без инде, текстологлар, бернинди кыскартуларга юл куймаска тырыштык. Безнең бурычыбыз – текстлар нәкъ Тукай язганча яңгырарга тиеш иде. Рифмалар, ритм бозылмасын, Тукайча гаруз саклансын – бу мәсьәләләргә нык игътибар итәргә туры килде. Катлаулы моментларның берсе – Тукай әсәрләренә комментарий-аңлатма-искәрмәләр бүрү. Бу – үзе бер мәсьәлә, чөнки шагыйрь моннан бер гасыр элек язган, бүгенге күзлектән караганда, байтак нәрсә аңлашылмаска да мөмкин.
Томнарны төзегәндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – әсәрләрне урнаштыру тәртибе, ягъни композиция. Бу алты томлыкны төзегәндә композиция ике төп принципка нигезләнде. Беренчесе – жанрлар буенча – башта шигъри әсәрләр урнаштырылды. Икенчедән – чәчмә текстлар: проза, публицистика, хатлар һәм башкалар. Шулай ук ул төзегән китапларның да эчтәлекләре дә күрсәтелде.
- Тукайны өйрәнү фәненең перспективалары нинди?
- Тукайны өйрәнүчеләр аның тормыш һәм иҗат юлын тикшерүне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дип саный. Мин үзем дә шундый фикердә торам, чөнки шагыйрьнең биографиясе һәм иҗатына кагылган материаллар арасында ачыкланмый калган нәрсәләр җитәрлек. Шулай ук шагыйрьгә бәйле документлар да әле һаман килеп чыгарга мөмкин. Димәк, Тукайны безгә әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе!
Мәсәлән, аның әсәрләре басылган “Фикер” газетасының берничә саны әлегәчә беркайдан да табылмады, ә кайбер саннарның битләре юк. Ярый әле, Ходай бирмеше белән, иптәшләренең тырышлыгы белән архивының күпмедер өлеше исән калган. Аннары, Габдулла үзе, җигелеп эшләүче буларак, бөтен язганнарын шунда ук диярлек бастырган, ә ташка басылганны эзләп табуга өмет күбрәк.
1914 елда Җамал Вәлиди мөхәррирлегендә Тукайның җыентыгы чыга. Әлеге китап чыккачтын, Кыям Юлдашев рецензия яза һәм анда берәүнең үзендә “Тукайның басылмаган бер дәфтәр шигыре барлыгын” сөйләгәнлеген хәбәр итә. Бу берәү Мәмәшев исемле кешедән сатып алган газеталар арасында Тукайның мәктүпләре булганлыгын да сөйләгән.
Тукай Уральскида чагында кайбер шигырьләре русча да чыккан – моны профессор Рәфикъ Измайлович Нәфигов та хәбәр итә – алар да бик кызыклы документ булыр иде. Мин Уральскиның 1905-1907 елларга караган архив документлары белән танышырга омтылып караган идем, тик кызганыч, алар сакланмаган булып чыкты. Гомумән, архивларда табылырга мөмкин нәрсәләр шактый әле.
Рузия Сафиуллина.
Комментарийлар