16+

Зәңгәр күбәләк

Өйгә тәмле хуш ис таралган. Әбиләре аш-суга бик оста шул аларның. Ул пешергән ризыклар һәрвакыт телеңне йотарлык була. Изге сүзләрен әйтеп тәмле шулпаны тәлинкәләргә бүлгән әбисенә яратып карап торды бала. Ап-ак яулыгы бигрәк килешә инде үзенә!..

Өйгә тәмле хуш ис таралган. Әбиләре аш-суга бик оста шул аларның. Ул пешергән ризыклар һәрвакыт телеңне йотарлык була. Изге сүзләрен әйтеп тәмле шулпаны тәлинкәләргә бүлгән әбисенә яратып карап торды бала. Ап-ак яулыгы бигрәк килешә инде үзенә!..

Кояш нурларының йомшак кына иркәләвеннән сабый күзләрен ачты. Бертын тавышларга колак салып ятты ул. Өй каршында күңелле генә пычкы тавышы, ара-тирә әтисе белән әнисенең нидер сөйләшкәне, назлы гына көлешеп куйганнары ишетелә. Бал кортлары да уянган әнә, ничек күңелле безелдәшәләр! Бер-берсен уздырып сайраган кошлар авазын, елга буенда үзара гәпләшкән бакалар тавышын тыңлап яткан малай, бераздан, нидер исенә төшкәндәй, кинәт кенә сикереп торды.

Нигә ул гына йоклап калган соң әле?!.. Аның бит әтисенә булышасы бар! “Такта башларын тотып торырсың, иртәгә бергә эшләрбез”, – дигән иде бит!

Уятмаганнар! Алсу иреннәр үзләреннән-үзләре кысылып куйды, матур кашлар да бер-берсенә якынаеп алды. Ике яшь кенә булуга карамастан, олыларга хас җитдилек, акыл бар иде анда. Гаиләдә төпчек бала булса да, иркәләнеп тормады ул, киенергә дә өйрәнде, әти-әнисенең һәр эшенә үзенчә ярдәм итеп, алар тирәсендә кайнашырга яратты.

Әнә, бүген дә шунда ашыгуы. Әбисенең: “Тордыңмы, бәбкәм, әйдә, чәй эч”, - дигәненә дә борылып карарга онытып, тиз генә аякларына киде һәм пычкы тавышы килгән якка йөгерде.

Әтисе, эшеннән туктап, җитез генә тактага килеп ябышкан улына зур канәгатьләнү, горурлану хисе белән карап торды. Булдыра улы! Үҗәтлек тә, кыюлык та, тырышлык та бар үзендә. Куллары эшкә ятып тора. Боерган булса, тормышта уң кулы булачак әле ул аның, абыйларыннан да уздырачак бу бала! Әнисе дә, түзмәде, килеп, сабыен кочагына алды. Тик иркәләнеп утыра торган вакытмыни? Әнә бит, күпме эш өелеп ята! Малай җәһәт генә әнисенең кочагыннан шуып чыкты, зурларча җиңнәрен сызгана-сызгана нәни кулларын такта өстенә куйды. 

Як-якка сибелгән пычкы чүбен күзәтә-күзәтә, бар тырышлыгын куеп булышты сабый: әле такталарны тотып торырга булышкандай итте, ул арада тигез генә киселеп төшкән кисәкләрне бер читкә алып барып куйды (комачауламасыннар, янәсе), сусаган әтисенә йөгереп кенә су алып килеп бирде. Булышмый ни, тиздән өйләре тагын да зуррак, матуррак булачак бит аларның. Өйләре хәзер дә кечкенә түгел түгелен, тик гаиләләре ишле булгач, әтисенең тагын да иркенрәк итәсе килде. Нурның да үз бүлмәсе булачак. Абыйлары белән уйнарга да урын киңәячәк. Шуларны күзаллап куанды сабый.

Инде шактый югары күтәрелгән кояш нурлары астында тирләп-пешеп озак эшләде алар. Шулвакыт әбисенең йомшак кына чәйгә дәшкән тавышы ишетелде. Эштән туктап, киемнәрен каккалап, читләнгән такталар өстенә утырып бераз ял иттеләр. Бу вакытта әти-әнисенең үзенә сөенү катыш горурлану, мәхәббәт тулы карашыннан хозурланган сабыйдан, кечкенә булса да гаҗәеп акыллы, тырыш улларына карап сокланган әти-әнидән дә бәхетле кешеләр булды микән җир йөзендә?!..

Зур канәгатьләнү белән өйгә таба атлаучыларга капкадан шау-гөр килеп кергән абыйлары да иярде.

Өйгә тәмле хуш ис таралган. Әбиләре аш-суга бик оста шул аларның. Ул пешергән ризыклар һәрвакыт телеңне йотарлык була. Изге сүзләрен әйтеп тәмле шулпаны тәлинкәләргә бүлгән әбисенә яратып карап торды бала. Ап-ак яулыгы бигрәк килешә инде үзенә! Чисталык-пөхтәлек өлгесе ул алар өчен. Сокланып карап утырган оныгына әбисе дә ягымлы елмаеп күз сирпеп алды. Әбисе үзе дә бик ярата шул нәни кошчыгын. Нур әле сөйләшми диярлек. Нигәдер теле соңлап кына ачыла аның. “Сыерчыклар быел да сине оныттылар ахры, улым”,-дип шаяртырга ярата әтисе. Ярый, быел булмаса, киләсе елга алып килерләр әле алар Нурга тел. Ашыгыч түгел. Аңлыйлар бит әле. Керсез зәңгәр күзләре, сабыйларга хас булмаган тирән, моңсу карашы белән барысын да аңлата бит ул. Әбисе дә, әти-әнисе һәм абыйлары да бер күз карашыннан аңлыйлар аны. Әнә, бүген дә, тәмле шулпадан авыз итеп, гөрләшә-гөрләшә кайнар коймак белән чәй эчкәч, иң беренчеләрдән булып өстәл артыннан кузгалып, әбисен кочып башын селкеде сабый. Үзенчә рәхмәт әйтүен аңлап өйдәгеләр елмаешып куйды. “Исән бул, балам, зур үс, озын гомерле, бәхетле бул”, - дип, кочагына алып сөйде аны әбисе.

Бераз уенчыклары белән юангач, ишегалдына чыкты Нур. Кояш кыздыра. Бал кортлары да тынып калган. Җырчы тавыкларын ияртеп, кикриген кыңгыр салып кәттә генә атлап йөрүче кызыл әтәчләре дә күренми. Кояшта гамьсез генә сыртын кыздырып ятарга яраткан йонлач песи дә бүген күләгәле урынны сайлаган. Нур аның янына барып башыннан сыйпады. Башка вакытта сыйпауга әллә ни исе китми торган песиләре бүген, торып, сырпаланырга кереште. Нур Йонлач янына чүгәләде, малайны үз иткән җан иясе аның кечкенә генә гәүдәсенә тагын да ныграк сырышты, нәни куллар иркәләвенә тәмам оеп кабат җиргә сузылды. Малай торып басты. Әнә, әтисе дә чыгып килә бугай, ачык калган ишектән аның ныклы адымнары ишетелде. Әтисе артыннан коштабак күтәргән әнисе дә күренде. Кош-кортларны да ашатыр вакыт җиткән, димәк. Абыйлары да озак көттермәде. Бер-берсен узышып капка төбендәге комлыкка йөгерделәр. “Әйдә, улым”, - дип кулын сузган әтисенә ияреп Нур да урамга юнәлде. Көн кызуы берникадәр сүрелгәнче койма буендагы эскәмиядә бераз ял итәргә булды алар. Әле генә кешеләр тавышыннан, машиналар гөрелтесеннән шаулап торган урам тынып калган, бар да төшке ялга туктаган, күрәмсең. Берара урамны күзәтеп утырдылар. Ара-тирә узгалаган машиналар тавышы, еракта кешеләр сөйләшкәне, ачылып ябылган капка тавышлары ишетелгәли. Күршедәге йортларда да тынлык – кергән-чыккан кеше күренми. Әтисе дә бер ноктага текәлеп уйга калган. Абыйларының бар дөньяларын онытып уйнаганнарын күзәтеп утырган малай түзмәде, эскәмиядән сикереп төште. Шулвакыт каршыдагы ялгыз йорт янында үсеп утырган йөзьяшәр өянке ботагына алагаем зур кара кош килеп кунды. Ул да булмады тынлыкны аның коры, куркыныч тавышы ярды. Нур куркып әтисенә сыенды. “Козгын”, - дип куйды әтисе, нигәдер бераз борчулы тавыш белән. Үзе куркынган нәни улын кочагына кысты. Нурның күп тапкырлар игътибар иткәне бар, яратып бетермиләр кешеләр, нигәдер, бу кошны. Каралты янына якынрак килсә, шундук куарга керешәләр. Әтисе дә, әнә, кулына таяк алды һәм, кош, кабат куркыныч аваз салып, килбәтсез канатларын җәеп елга буендагы таллыкка таба юл алды.

Әти белән ул, җитәкләшеп капкага атлады. Абыйлары ни арада кереп киткәннәр, ачык тәрәзәдән аларның берсен-берсе бүлә-бүлә кычкырып сөйләшкәннәре, көлешкәннәре ишетелә. Кечкенә улының тиз генә аяк киемнәрен салып өйгә керергә җыенганын күреп, әтисе, каралты-кура ягына, мал-туар тирәсенә китте.

Кечкенәдән чисталык яраткан Нур аяк киемнәрен салып, пөхтәләп бер почмакка куйды. Шунда, кинәт кенә, урамда, комлыкта калган, әле туган көненә генә шәһәрдәге апалары бүләк иткән уенчык машинасы исенә төште. Тиз генә аягына киеп янәдән урамга йөгерде ул. Әнә бит, җете кызыл төстәге джип әллә каян күренеп ята, ничек онытып кереп киткән соң әле ул аны?!.. Инде кулын сузып, алам гына, дигәндә, машина өстенә гаҗәеп матур күбәләк килеп кунды. Мондый матурлыкны сабыйның әле беренче генә күрүе. Зур кызыксыну белән ачылган күк йөзедәй зәңгәр күзләрдә нәкъ шундый ук ачык зәңгәр төстәге күбәләкнең чагылышы пәйда булды. Малай кабат кулын сузды, тик күбәләк канатларын җилпеп очып китте һәм койма буендагы такталар өеменә барып кунды. Аяклар үзләреннән-үзләре әлеге могҗизага таба атлады. Менә ул, якында гына, кул сузымы арада гына. Зәңгәр канатларына нинди матур бизәкләр ясалган!.. Тизрәк әбисенә, әтисе белән әнисенә, абыйларына күрсәтәсе килде аның бу искиткеч гүзәллекне. Әкрен генә күбәләк артыннан иярде ул. Күбәләк исә, аны үртәгәндәй, бер якынайды, бер ерагайды. Тау буена килеп җиткәнен, үрдән төшкәнен дә тоймады Нур. Менә әбисе белән каз бәбкәләре көткән урын. Малай туктап хәл алды, тик күбәләкне күздән ычкындырмады. Зәңгәр бизәкнең уйнаклый-уйнаклый очып киткәнен күреп тагын кузгалды Нур. Барыбер эләктерәчәк бит ул аны!.. Иң элек абыйларына күрсәтәчәк, аннары өйгә алып кереп, шунда җибәрәчәк. Күр, ерак та түгел, нидер җемелди, су челтерәгән тавыш та колагына чалынып киткәндәй булды. Әйе, әле монда беркөнне генә тау башыннан бер төркем малайның суда чупырдашканнарын карап торганнар иде бит алар. Абыйларының да бик барасылары килгән иде дә, тик әтиләре җибәрмәде шул. Нурның монда икәнен күрсә әтисе ачуланыр инде. Хәзер, менә шушы күбәләкне генә тотачак та...

Су челтерәгән тавыш якынайганнан-якыная бара. Тизрәк барып җитү теләге дә көчәйгәннән-көчәя. Нигәдер нәкъ менә шул елга буенда куып җитәр кебек ул күбәләкне. Ниһаять, күзләрне камаштырып, җем-җем итеп күз кысып шаян гына уйнаклап аккан елга ярына килеп басты Нур. Күбәләк матур канатларын салмак кына җилпеп, елганың икенче як ярына килеп кунган. Елга карап торышка әллә ни киң түгел. Тирәнлеге дә чамалы. Чуерташлар өстеннән юл алып күңелле генә челтери ул. Суга керергә ярамаганын белсә дә, малай яр буеннан ипләп кенә аска төште. Юк, суга кермәячәк ул, зәңгәр бизәкнең бу як ярга чыгуын шунда сабыр гына көтәчәк. Кул сузымында гына кебек бит югыйсә. Менә хәзер нәни кулларын гына сузар да...

Кинәт якында гына ишетелгән коточкыч тавыштан куырылып килде сабый. Куркынып артына борылып карады. Яр өстендә иләмсез зур гәүдәле кара кош күренде. Әле бүген генә әтисе куып җибәргән козгын түгелме соң бу?!.. Шул! Әнә ничек усал карап тора! Малай куркуыннан суга барып кергәнен дә абайламады. Агым ерактан гына юаш булып күренә икән бит. Шунда ук аяктан екты Нурны. Торып китәргә азапланды нарасый, тик дулкыннар аннан көчлерәк булып чыкты, чарасызлыктан чәбәләнгән нәни гәүдә су агымына кушылды. Агым аның саен көчәйде, сабыйны тагын да түбәнгәрәк, тирәнгәрәк сөйрәде. Соңгы көчләрен җыеп талпынды Нур, нәни бармаклар әле су төбендәге чуерташларны кысты, әле яр буендагы суга иелеп үскән үләннәрдән ярдәм эзләде. Сабый, озын керфекләрен сирпеп, соңгы мәртәбә күк йөзенә карарга өлгерде. Нәни кулларын бутап нидер әйтмәкче булды. Зәңгәр күзләр күкләрдән ялварып ярдәм сорап ачык калдылар.
Кара кош иләмсез гәүдәсен як-якка авыштырып, кәкре ямьсез томшыгын югары чөеп, берничә адым атлады да, алагаем зур канатларын җәеп зират ягына таба очып күздән югалды.

Елга буе тынлыкка чумды... Әлеге коточкыч хәлне күреп торган кояш болытлар арасына кереп качты, күк йөзе соры төс алды. Җил исеп куйды. Тора- бара ул көчәйгәннән-көчәйде. Ул ара да булмады, эре яңгыр тамчылары төшкәли башлады. Гүя, табигать тә үзенең ярдәм итә алмаганына, көчсезлегенә үртәлеп үрсәләнә иде.

Ә бу вакытта... Сабый үзендә сәер җиңеллек тойды, ниндидер көч аны өскә күтәрде. Менә бит, мин монда! Әнә, зәңгәр күбәләк тә якында гына икән. Нур үзенең әкрен генә су өстеннән күтәрелгәнен тойды. Мине югалтканнардыр бит инде, кайтырга кирәк. Менә үземнең дустымны да күрсәтермен, дип уйлады ул. Тик нигә соң мин атлап түгел, ә очып барам?.. Кара, ничек рәхәт!.. Мин очам, очааам!... Шул арада ашыга-ашыга күлгә таба килүче берничә кешене абайлап алды малай. Алар арасында әтисен күргәч, малай бермәл шүрләп куйды: су буена ялгыз гына төшеп киткән өчен ачуланмас микән инде әтисе?.. Юк ла, ачуланмас, нигә ачулансын, ярата бит ул улын! Нур, үзе дә сизмәстән, әтисе ягына очты. Тукта, әнә, аның исемен кычкыралар түгелме?.. 

Әтисенең уң як иңенә килеп кунган күбәләккә игътибар итүче булмады. Танырлык түгел иде шул әтисе: йөзләре суырылып килгән, күзләре зур булып ачылган. “Улым, син кайда?” - дигән тавыш өнен алды нәни җанның. Ул зирек куагына килеп кунды һәм әтисен күзәтә башлады. Күр, Нур әле генә күтәрелгән судан күрше абыйлар ниндидер бер төргәк чыгарып салдылар түгелме?.. Нигәдер, саклык белән генә өстенә дә ябып куйдылар. Әтисе, хәлсезләнеп төргәк янына тезләнде, кочаклап аңа сыенды. Чү, елый түгелме соң ул?.. Аның елавын беренче мәртәбә күргән сабый аптырап китте. Түзмәде, бер талпынуда әтисе янына килеп җитте, аның җилкәсенә кунды, үзенчә: “Әти, әтием, елама!..”, - дип тынычландырмакчы булды. Тик аны ишетүче генә булмады.

Әтисе әкрен генә башын күтәрде, җирдә яткан төргәкне сак кына кулларына алып, аягына басты. Хәлсез адымнар белән кайту ягына борылган газиз кешесенә калган абыйлар да иярделәр. Нур да алардан калышмады.

Менә аларның урамы. Капка төбендәге халыкка бертын исе китеп карап торды нәни җан, якынрак килде. Нигә беркем дә шаярмый, көлми?.. Яшьле күзләр төргәк күтәреп елгадан менеп килүче әтисенә төбәлгән. Ул арада әнисе тавышы килде, сабый җәһәт кенә шул якка борылды. Беркайчан да күз яшьләрен күрсәтмәгән әнисе илереп елый түгелме?.. Һәрвакыт пөхтәләп җыеп куелган чәчләре яулык астыннан шуып чыгып муенына таралып төшкән. Тавышында да үзәк өзгеч әрнү! Ә әбисе? Әбисе кайда соң? Әнә! Эскәмиядә әбисен күреп шунда талпынды сабый. Болай да кечкенә генә гәүдә тагын да кечерәеп калган кебек. Калтыранган куллар дисбе төймәләрен барлый. “Елама, елау елаклар эше генә ул, нык бул!”, - дип өйрәткән әбисенең дә яңаклары буйлап яшь тамчылары тәгәри түгелме?.. Күзләр каядыр түбәнгә, бер ноктага текәлгән, иреннәр нидер пышылдый, “Ләә иләәһә иллә-л-лааһ”, дия иде бугай...

Сабый тәмам гаҗиз булып әле кайгыдан сыгылып төшкән әнисенә, әле берәүне дә ишетми дога аралаш: “Улым, балам”, - дип пышылдаган әбисенә, әле тораташтай катып калган әтисенә килеп сарылды. “Күрегез, мин бит монда! Элеккечә, кулыгызга алып, чыркылдата-чыркылдата сөегез инде мине!..”, - диясе килде сабыйның. Абыйлары да бер почмакта бер-берсенә сыенганнар. Әллә алар да елый инде?!.. “Әтием, әнием, әбием, абыйларым!”, - дип өзгәләнеп кычкырды Нур. Тик аны ишетүче булмады…

Күк йөзе караңгыланганнан-караңгылана барды. Тыелып кына төшкәләгән тамчылар бераздан тоташ яңгырга әйләнде. Ләкин җыелган халык урыныннан кузгалмады, эре тамчылар күз яшьләренә кушылды... 

Кинәт сабый еракта, офык ягында, дусты – Зәңгәр күбәләкне күреп алды. Әнә, күз явын алырлык матур бизәк канатларын изәп каядыр чакыра бит аны!.. Сабый моңсу күзләре белән тагын бер мәртәбә үзенең газизләрен барлап чыкты. Гүя ул, мин бераз уйнап кына киләм, аннары һичшиксез яныгызга кайтачакмын, көтегез мине, дия сыман иде. Әкрен генә һавага күтәрелеп, халык төркеме өстеннән бер әйләнеп, соңыннан каядыр еракка, офыкка китеп югалган изге җанны бары ничә еллардан бирле шаулап утырган карт өянке генә күреп калды. Нарасыйны инде бүтән беркайчан да күрмәячәген аңлап, чал башын түбән иде ул...

Гөлнара Галәвиева-Гатауллина, 
Казан.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading