Шәһри Казан

Зәңгәр күзле өметем...

Сөйсәң син әгәр дә, сагыш бар зәңгәрдә...

Юк, зәңгәр сагыш төсе түгел, өмет төсе ул. Минем өметем дә зәңгәр күзле иде. Әле хәзер дә зәп-зәңгәр күк йөзенә карасам, иген басуы арасында тыйнак кына үсеп утырган күк чәчәкне күрсәм, зәңгәр күзле өметем кабат яңара. Зәңгәр төс – ул минем беренче мәхәббәтем төсе. Хәер, мәхәббәт булдымы икән ул? Шундый җүләрлекләр эшләр көч биргәч, булгандыр инде, күрәсең.

Кайчан таныштык без аның белән? Көне-сәгате истә калмаган. Мәктәптә укыганда инде, әллә сигезенче, әллә тугызынчы сыйныфта шунда. Төгәлрәк әйткәндә, хисләрнең бөрегә тулышкан чагы булган ул. Юк, бер мәктәптә укымадык, безгә андый бәхет язмады. Бер районда яшәсәк тә, авылларыбыз бер-берсеннән шактый ерак урнашкан. Килеп-китеп йөри торган ара юл уңае түгел, бөтенләй кире якта. Ә менә район олимпиадаларында очраша идек. Математиканы су урынына эчә торган егет иде ул. Мин дә – отличница. Шулай, мәктәпләребез данын озак яклап йөрдек. Хәер, олимпиада мисал-мәсьәләләре түгел иде шул минем башта. Ишектән кергәндә үк күзләрем белән аны эзлим дә, тапкач, югалып калам. Бар белгәнем башымнан чыга да китә, күз алдымда бары диңгез төсле тирән зәңгәр күзләр генә торып кала. Логарифм, тангенс, котангенсларыңны оныттырырлык серле, сихерле күзләр иде шул алар. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр.

Мәктәпне тәмамлап, документларымны университетка тапшыр­дым. Балачактан ук килгән хыялымны тормышка ашырырга – гомеремне иҗат итү, язучылык эше белән бәйләргә булдым. Ап-ак колонналы университет, ак хыяллар, ап-ак күңелле 17се яңа тулган кыз. Иңнәрдә – канат, алда – башланмаган гомер. Имтиханнар да уңышлы гына тапшырыла. Миннән бәхетле кеше Җир йөзендә юктыр. Тулай торакның вестибюлендә телефон-автоматтан абыйга шалтыратып тора идем, берәү әкрен генә артыма килеп басты. Трубканы элеп, күтәрелеп карасам... Ул!

– Исәнмесез, – диде ул,оялчан елмаеп.
– Исәнмесез.
– Сез дә университеткамыни?
– Әйе.
Тагын ниләр сөйләштек икән, хәтерләмим. Чирек гасыр гомер узган бит инде аннан соң. Ә менә кигән киемнәребез истә. Минем өстемдә – зәңгәр җирлеккә ак ромашкалар төшкән күлмәк. Аңарда – кызыл футболка. Кара чәчләренә бик тә килешеп тора иде шул төс. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр. Аннары да бик озак төшләремә кереп йөдәтте ул кызыл футболка.

Аның да университет студенты булырга җыенганын белгәч, үзеннән дә ныграк мин шатланганмындыр. Факультетлары төрле булса да, университеты бер бит аның. Керә алса гына ярар иде, дип, инде үзем хакында түгел, аның өчен борчыла идем.
Бәхет безнең икебезгә берьюлы елмайды. Икебез дә университет студенты булдык. Мин – үзем сайлаган филология факультетыныкы, ә ул – компьютерлар белән дуслашырга өйрәтә торган кибернетика факультеты студенты.

Биш ел буе бер Казанда кайнап, бер университетта укып, бер сукмак­лардан йөреп яшәдек. Юлларыбыз очрашмады, дип, язмышыма үпкә белдерә алмыйм, очрашкаладык без. Әмма ныклап дуслашырга, ачылып сөйләшеп китәргә кыюлык җитмәде. Хисләрем бик тирәнгә – күңелнең төпкеленә үзем дә барып җитмәслек тирәнлеккә яшерелгән иде шул.

Биш ел буе мин аның белән яшәдем. Хәзерге заман кызлары кебек түгел, хыялымда гына. Биш ел кыс­ка гына очрашулар җыелмасыннан тора. Гадәти исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар. Әмма ул очрашулар өчен мин җанымны да бирергә әзер идем. Ә берчак...

Реклама

Төркемдәшләр белән тулай торакка кайтып киләбез. Имтиханнарга әзерләнгән вакыт. Һәр минут исәптә. Имтихан биреп караган кеше моның шулай икәнен үзе дә белә, тәфсилләп аңлатып тору кирәкми. Дус кызым куып тотты. Китапханәдән кайта икән, сүз ара сүз чыгып, миңа аның китапханәдә булуын әйтте. Дус кызым минем җанымның кем өчен өзгәләнгәнен белә иде. Миңа шул гына кирәк, җүләр димә инде, борылдым да яңадан трамвайга утырып киттем. Тулай торакка кайтып җиткән идем бит инде югыйсә. Трамвай бик акрын барадыр шикелле тоелды миңа. Трамвайны да узып, хыялым очты. «Ленин бакчасы» тукталышында төштем, йөгереп китапханәгә кердем. Дөньяларын онытып, белем дөньясына чумган студентлар арасыннан аны эзләдем. Юк! Ә менә иптәш егете бар. Бер авылдан, сыйныфташлар иде алар. Игезләр кебек бер төсле киенеп тә йөри иделәр. Дус кызым шуңа ялгышкан. Тиз генә исәнләштем дә йөгереп чыгып киттем.

Әмма язмыш хисләремнең ихлас икәнлеген белептер инде, ул көнне безне очраштырды бит тәки. Өметләрем өзелеп кайтып килә идем, каршыма Ул килә. Һәрвакыттагыча серле елмаеп. Аны күргәч, телсез кала идем. Бәлки ул да шулай булгандыр. Шулкадәр нык яраткач, яратам, дип әйтү гаеп эш тә булмас иде бәлки. Әмма әйтелмәгән шул, әйтелмәгән.

Аннары мин аның тиздән өйләнәчәген ишеттем. IV курста укый идек (бөтен кызлар да мин түгел шул, кыюлары да табылган.) Бүгенгедәй хәтеремдә, шәһәр Яңа елга әзерләнә, чыршыда утлар яна. Шундый бәйрәм алды көннәрендә очраштык без. Соңгы тапкыр хушлашасым, җанымда калган ак хисләремнең бик азын гына булса да белгертәсем килгән иде. Черек күл бакчасында озак йөрдек.

Саубуллашканда ул, минем күзләремә карап:
– Син бәхетеңне табачаксың әле. Син бәхетле булачаксың, – диде.
Бик озак яңгырады колагымда бу сүзләр.

Әмма аннан соң да шактый гомер оныта алмадым мин аны. Онытыр өчен ниләр генә эшләп карамадым. Исемен ташка язып, диңгезләргә аттым, таш батты – сөю калды. Күпме йокысыз төннәрне аның белән серләшеп, шигырь язып үткәрдем. Әмма иң зур дәва вакыт үзе икән бит. Еллар үтте, серле күзләр акрынлап онытылды, аларның нурларын тормыш мәшәкатьләре каплап китте. Шактый гомер узгач, мин аның хаклы булуын аңладым. Күрәзәче булган икән бит ул!

Бәлки, ярата белгән кеше бәхетле булырга тиеш, дип уйлагандыр. Акыллы иде шул! Чынлап та бүген мин бәхетле, Аллага шөкер. Зәңгәр күзле бәхетем – янымда һәм җанымда: язмыштыр инде, бәхетем зәңгәр күзле минем. Аныкыдай серле, сихерле зәңгәр күзле. Андый бүтән булмас, дигән идем дә, миңа дигәне булган икән! Балаларым да әтиләренә охшаган. Ә теге җырны без хәзер үзгәртеп җырлыйбыз.

Сөйсәң син әгәр дә,
Бәхет бар зәңгәрдә...

Исемемне куймыйм инде, яшь чактагы җүләрлекне бар дөньяга кычкырырга әлеге дә баягы кыюлык җитми.

«Кыюсыз кыз» дип кенә куям.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: