Шәһри Казан

«Үзгәреш җиле» катнашучылары: «Тамашачы зәвыгын без тәрбияләргә тиеш»

Быел «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале халык җырлары, элеккеге җырлар белән генә чикләнмәде. Аңа заманча җырлар, яңа башкаручылар да кушылды. Бер сүз белән әйткәндә, бу инде бөтенләй башка «Үзгәреш җиле» иде.

Фестиваль ике көн дәвамында (2-3 декабрь) тамашачысына затлы музыка, зәвыклы шоу бүләк итте. Аның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уздырылуы ук тамашаның нинди югарылыкта булуына ишарә ясый кебек иде. Узган ел белән чагыштырсак, быел сәхнәдә кап-кара төс өстенлек итте. Сәхнә баскыч формасында ясалган. Симфоник оркестр да шул баскычларда катлам-катлап сибелеп утырган иде. Кара экран җыр кәефенә карап үзгәрде, төрле төсләргә керде. Диварлардагы бер-берсен алыштырган сурәтләр халыкны да, музыкантларны да ниндидер бер медитация дулкынына кертте кебек.

Тамаша төгәл 17 минутка тоткарланып башлады. Барысы да шушы “Үзгәреш җилен” башлап җибәргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны көтте. Республика җитәкчесе тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән күренгәч, тамашачы аларны алкышлар белән каршы алды.

– Татар халкының, татар җырларының мөмкинлекләре зур. Татар җыры дөньякүләм аренада яңгырарга тиеш, моның өчен аны танытуның төрле юлларын эзләргә кирәк. Мондый концерт Татарстан тамашачысына һичшиксез кирәк, аның файдасы булмый калмас, – диде Рөстәм Миңнеханов тамашаны караганнан соң.

Залда утырган халык та татар эстрадасындагы “үзгәреш җиленә” сусаган булган. Һәр артистны алар үзгә бер эмоцияләр белән каршы алды. Әйтик, Зәринә Вилданова сәхнәгә чыккач – зал буйлап “Зәринә, бу теге Зәринә” дигән пышылдашулар китте. Салават Миңнехановның чыгуын ишеткәч ак яулыклы әбиләрең “Абау!” диеште. Алар күбрәк Салаватның җырлавын түгел, биюен ошатты булса кирәк. Мәскәүдән Мәликә кайткан дигәч, әбиләрең “ммм” дип иреннәрен бөрештерде. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә җырчыга Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Гомумән, бер генә җырчыны да, бер генә чыгышны да тамашачы битараф һәм коментарияләрсез калдырмады бугай.

2013 елда Казанда барган XXVII Бөтендөнья Универсиада вакытында барлыкка килгән “Ямьле» төркемен дә җылы кабул иттеләр. Узган елгы фестиваль ялгыз чыгышлардан гына торганга, Гөлназ Батталова, Вероника Кузнецова, Диләрә Әхмәтшина, Альбина Казыйханова тамашачы мәхәббәтен тиз яулый алды.

– Узган елгы концерттан соң фестивальгә коллектив җитмәве сизелде. «Үзгәреш җиле»нә эләгү өчен зур кастинг узарга туры килде. Анда “Казан егетләре” дә, “Болгар кызлары” да үз көчләрен сынап караган иде, ләкин «Jukebox trio» белән безне генә сайладылар. Шундый танылган джаз оркестры, куючы режиссер, хореографлар, костюмерлар белән без әле кайчан эшли алыр идек?! Шуңа да бирегә эләгүебезгә без бик шат, – диде “Ямьле» төркеме җырчыларының берсе Гөлназ Батталова.

Кызлар “Гөлләр үсә” халык җырын башкарды. Исегездә булса, бу җырга алар инде ярты ел элек ремейк язган булган. “Ямьле» төркеме халык җырларына яңа сулыш өрүче коллективларның берсе.

– Без моңарчы ук инде шундый юнәлеш керткән идек, ләкин бер-ике җырчы гына бөтен эстраданы үзгәртә алмый. Шушындый оештыручылар барлыкка килгәч, хәзер моңа ышаныч артты. Узган ел фестиваль эксперименталь проект иде. Дөрес, аны тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Яңа әйберне һәрвакыт яратмыйча, шикләнеп кабул итәләр шул. Быел, сизәсездер, тәнкыйть тә кимеде. Тамашачы зәвыгын тәрбияләргә кирәк! Без барыбыз да шушы юнәлештә эшлибез, – диде Гөлназ.

Реклама

Илгиз Шәйхразиев “Үзгәреш җиле”ндә икенче тапкыр чыгыш ясый. Узган ел ул тамашачыларны “Бөрлегән” татар халык җырын үзгәртеп җырлап шаккаттырган иде. Быел ул шулай ук танылган җырга алынган – Асаф Вәлиев башкарган “Эх, сез, матур кызларны” җырлады.

– Мин беләм, Илгиз Шәйхразиев беркайчан да Асаф Вәлиев кебек җырламаячак, аны уздыра алмаячак, – дип башлады ул сүзен. – Халык күңелендә дә бу җыр Асаф Вәлиевныкы булып калган. Миңа халык күңелен яулар өчен үз җырларым белән чыгыш ясарга кирәк. Минемчә, “Үзгәреш җиле” элекеге репертуарга түгел, ә яңа композицияләргә алынырга тиеш. Ләкин фестивальнең үзгәрешләр алып килүе дә сизелә инде. Артистлар хәзер оркестрга кушылып җырлый, затлы костюмнар тектерә башлады. Бу инде үзенә күрә бер плюс, – ди Илгиз.

Шулай да быел “Үзгәреш җиле”ндә заманча композицияләрне дә ишетеп булды. Шуларның берсе – Резидә Әхиярова көенә, Робер Миңнуллин сүзләренә язылган “Син үлгәнче мине сагынырсың” дигән җыр. Аны Уфа егете Илнар Миранов башкарды. Фестиваль тарихында беренче дуэт буларак танылган Алинә Шәрипҗанова белән Айдар Сөләйманов яшь композитор Эмиль Низамовның “Алтын Казан” дигән мюзиклын тәкъдим итте. Җырчылар икесе дә төрле елларда “Turkvision” Телевизион конкурсы финалисты буларак билгеле әле.

Микрофоннар, затлы уен кораллары булмаган заманда да татар җыры яңгыраган сәхнәдә элек-электән гармун булган. Шуны истә тотыпмы, тамаша барышында әледән-әле гармун, баянчы образы алгы планга чыкты. Ә Румия Ниязова башкарган “Гармун алыйк әле, дускай” җыры барышында, гомумән, гармунчы Айдар Сәләхов белән саксофончы Вадим Эйленкриг арасында дуэль-көрәш барды. Ахыр чиктә алар икесе бергә кушылып искитмәле композиция башкарды.

 Тамашачы мәхәббәтен бүгенге көндә Мәскәүдә иҗат иткән «Jukebox trio» төркеме дә тиз яулый алды. Элтон Джон, Брайн Адамс, Бобби МакФерри, Джон Ньюман кебек дөньякүләм танылган йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаучы коллективның “Ком бураны”, “Алмагачлары” кебек халык җырларын битбокс техникасын акапелла белән кушып үзенчәлекле итеп башкаруы да үзе ни тора. Тамашачы гына түгел, җырчылар үзләре дә бу чыгыштан ләззәт алды бугай.

Татар җырын шундый югарылыкта ишеткән тамашачы исәрләнеп өйләренә озак таралышмый торды әле. Җырның кайчан һәм кем тарафыннан башкарылуына карамастан, ул бер дә актуальлеген югалтмый икән бит. Халык күңелендә дә ул үз урынын таба белә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    196
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    148
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    119
    0
    0