Зәңгәр экраннар әле кайчан гына яшен-картын үз каршына кадаклап куйган иде. Бүген ул «телеәрҗәне» компьютер, төрле гаджетлар алмаштырды.
Ләкин шулай булса да, кайбер тапшыруларны тамашачы, сәгатенә карап, вакыт санап көтә. Константин Симоновның атаклы шигыре исеме белән аталган «Жди меня» («Көт мине») тапшыруы да иң күп карала торганнардан.
Элек тә шулай иде бу, бүген дә шулай. Язмышлар ялгышы аркасында югалган, табарга өметләре дә булмаган кадерле кешеләрне еллар-юллар аша очраштыра торган әлеге тапшыру менә егерме елдан артык инде Россия халкының күңел юшкыннарын күз яшьләре белән юдырта. Бу тапшыру кызыклы, гыйбрәтле, күңелгә тия торган һәм нәтиҗәле булсын өчен, «Жди меня»ның ил буенча ярдәмчеләре дә бар икән. Бүген бездә кунакта шундыйларның берсе – Буа районы Яңа Чәчкап егете Илгизәр Шәрәфетдинов.
Күңел үзе сайлый
1998 елда туган якларыннан бик еракта – Амур елгасы буенда хәрби хезмәттә була ул. Туган ягын сагынып яшәгәнгәдер инде, бу тапшыруны көтеп ала һәм яратып карый торганга әйләнеп китә. Бу вакытта бу популяр тапшыруның башланган еллары гына була әле. Аена бер генә тапкыр экранга чыга. 2000 елда шулай бер тапшыруны яратып караганнан соң, Илгизәр әфәнде Мәскәүгә «Жди меня» редакциясенә ярдәм итәргә теләген белдереп хат яза. Җавап озак көттерми. Благовещенск якларыннан килгән 28 үтенечне Илгизәргә җибәрәләр. Бу вакытта редакция базасында барлыгы 400 үтенеч кенә була.
– Без яшәгән шәһәр кечкенә, һәркем бер-берсен белгәнгә күрәдер инде, мин бер атна эчендә сигез кешене табып бирдем. Билгеле, башны эшләтергә, логик фикерләргә кирәк. Үтенечләр төрле: кем яшьлек дустын, бергә укыган, хезмәт иткән яшьтәшләрен эзли. Ата-ана – баласын, баласы ата-анасын эзләгән очраклар да күп. Мин күбрәк туганнар, кан-кардәшләрне эзләргә яратам. Үтенечне күргәч тә, «Моңа булышырга кирәк!» – дип уйлап куясың. Күңел үзе сайлый.
19 ел эчендә Илгизәр Шәрәфетдинов 3 меңгә якын кешегә табышырга ярдәм иткән. «Хәзер социаль челтәрләр бар, алар эшне җиңеләйтте», – ди ул үзе. Аларның күбесен күргәне дә юк. Телефон аша гына аралаша. Санап та бармый. «Өстә саныйлардыр, яхшылыкка чутлыйлардыр әле», – ди ихлас елмаеп, бер язмыш белән таныштырып.
Җан тартмаса, кан тарта
Элек Ерак Көнчыгышта яшәгән булса, хәзер Илгизәр әфәнде Казанда гомер сөрә. Интернет чикләрне ачкач, күп кенә республикаларда (Украина, Казахстан, Молдавия) эзләү эшләре башкарган инде ул. Менә күптән түгел генә булган кавышу мизгелләренең хатирәсе. Казахстанда яшәүче бер кыз кияүгә чыгып, башка шәһәргә күчеп киткән. Ләкин яшьләрнең тормышлары барып чыкмаган. «Бала – мәхәббәт җимеше» дисәләр дә, ул да бәйли алмаган ике йөрәкне. Яшь ана, кыерсытуларга түзә алмыйча, күкрәк баласын каенаналарында калдырып, туган шәһәренә кайтып киткән. Төгәлрәге, баласын бирмәгәннәр. Ләкин әти-әниләре, балаңны алып кайт, дип, кире җибәргәннәр. Күз яшьләре белән никадәр генә ялынып сораса да, анага улын бирмиләр, күрсәтмиләр дә, ул үлде, диләр. Канат исемле бу малай исән-сау үсеп, бүген 40ка җиткән ир уртасы, үзен дөньяга китергән әнисен эзләп, тапшыруга үтенеч хаты яза. Әлеге хат Илгизәр әфәндегә килеп ирешә һәм ул, бөтен тырышлыгын эшкә җигеп, ана белән балага 40 елдан соң очрашу бәхете бүләк итә.
– Бу эштә башны эшләтергә кирәк. Әнисенең торган шәһәре, кыз фамилиясе, адресы билгеле булса, аның күршеләре, танышлары аша эзли башлыйсың. Хатын-кызны табу авыррак, ул бит гомер эчендә берничә фамилиягә ия булырга мөмкин. Сәгатьләр буе компьютерда актарынып утырасың. Аннары бер кечкенә генә бәйләп тора торган җеп шәйләнгән кебек була. Тизрәк шуңа тотынасың. Йомгакның очын дөрес тапсаң, ул үзеннән-үзе сүтелә.
Илгизәр әфәнденең бу игелекле эшен һәм аның югалган кешеләрне табу тизлеген белгәннәр: «Изге тамырың бардыр синең!» – диләр, уенын-чынын бергә кушып.
Бер рәхмәт мең бәладән коткара
Илгизәр Шәрәфетдиновны «Көт мине» тапшыруының күренмәс батыры дисәң дә була, төп эше түгел, хоббие ул аның. Волонтерлар табып биргән язмыш ияләрен тапшыруны оештыручылар үзләре студиядә очраштыра. Илгизәр шикелле ярдәмчеләрнең исемнәре дә телгә алынмый. Әле быел менә әлеге тапшыруга 20 ел булачак. Ярдәмчеләрне шунда чакырып, тамашачыларга күрсәтергә уйлыйлар, ди.
Хәер, Илгизәр әфәнде өчен монысы мөһим түгел. Югалганнар табылса, аларны табарга үзенең ярдәме тисә, шуңа күңеле булып куанып яши ул.
Кайбер язмышлар аның хәтеренә мәңгегә кереп урнашкан. 1982 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы бала тудыру йортында бер яшь әни баласын калдырып чыга. Шәфкатьле җанлы бер рус хатыны әлеге кызчыкны алып үстерә. Ә кыз үскәч, үз әнисен эзләп, «Көт мине»гә хат язган. «Бала әнисен эзләсә, табарга җиңелрәк. Әнисе эзләсә, табу авыррак, – ди тәҗрибәле эзләүче һәм күп очракта табучы. Уллыкка-кызлыкка алу сере закон буенча сакланырга тиеш бит. Тик без капчыкта ятмый. Йә күршеләр, йә әйбәт танышлар бу серне бер чишәләр. Аннары балада үз әнисен күрү теләге уяна. Әнисен Биектау районының бер авылында эзләп таптым. Аңарчы бала тудыру йортындагы язмалар белән эшләдем. Ул вакытта Ибәтуллина фамилияле өч хатын бала тапкан. Өчесен дә йөреп чыкканнар. Илгизәр әфәнде тулы хокуклы хәбәрче булып катнашкан бу тапшыруда.
Еллар шактый узган, кызын язмыш кочагына калдырып киткән яшь әни дә әби-карчык булган. Тәрбиягә алган гаиләдә ятимлек ачысын күрми генә кыз да үскән. Аларны Мәскәүдә студиядә очраштырганнар. Авылдан беркая да чыкмаган әбине илебез башкаласына алып барганнар. Шуннан бирле әни белән кыз, элемтәләрен югалтмаска тырышып, күрешеп торалар икән.
– Монысы әле аның бәхетле очрак. Кайвакытта төн йокыларыңны калдырып, интернет эскертендә инә эзләп, кавыштыру җебен ялгап утырып, инде менә очраштыру мизгелләре килеп җиткәндә генә эзләнүче: «Миңа кирәк түгел!» – дип баш тарта. Ул чагында нишләргә дә белмисең. Чарасыз каласың. Табылмады дип әйтү – иң кулай ысул.
Эзләүчеләр арасында төрлесе бар. Инде сугыш беткәнгә тиздән 74 ел булуга карамастан, оныклары-туруннары бабаларының каберләрен, сугышчан дусларын эзлиләр. «Кар десанты» сугышчылары, Михаил Черепанов белән тыгыз элемтәдә тора Илгизәр Шәрәфетдинов. Бер солдатның медальонын тапкач, Черепанов смс җибәргән. Районы, фамилиясе билгеле. Казахстаннан. Әлеге хәбәрне алгач та, бу районны аякка бастыра, җомга көнне хәбәр базага гына керә әле. Ә дүшәмбе бер тәүлектән соң бу солдатның бертуган сеңлесенә абыйсы турындагы хәбәрне җиткерә Илгизәр.
Һәм шул вакытта: «Их, бабайларны да табарга!» – дип уйлап куя. Аның ике бабасы да яу кырында хәбәрсез югалган. Алардан кара пичәтле хатлар гына калган.
Берәр җеп очы күренмәсме дип, ул Шәрәфетдинов фамилияле кешеләрне дә эзләп карый. Әлеге фамиллияле кешене Буа районыннан эзләргз бер үтенеч була Казахстаннан. Татарстандагы туганнары турында программага хәбәр ителә. Бер-ике ай вакыт үтүгә дә карамастан, табылган туганнар элемтәгә керә алмыйча, янәдән Илгизәргә мөрәҗәгәт итәргә мәҗбүр булалар. Баксан, программага үтенеч язучы үзенең исем фамиллииясе белән шәһәр исеменнән кала берниндидә мәълүмәт калдырмаган икән. Илгизәр инде табылган кешеләргә – Казахстандагы туганнарын эзләргә мәҗбүр була һәм бер-ике атна эчендә аларында таба.
2007 елда Казанда Кремль янында «Көт мине!» тапшыруы турыдан-туры элемтә Киев белән Казанны тоташтырган телекүпер ясый. Илгизәр әфәнде монда да төп ярдәмче була. Тик бу эш бик мәшәкатьле булып чыга. Шуңа күрә мондый ысулны бүтән кулланмыйлар.
Ана – улны ата-кызны белсен...
– Бүген тапшыру базасында 2 млн. 700 мең гариза. Шуның кадәр кеше югалган...
Илгизәрне тыңлап утыра торгач, күңелемдә бер сорау туа. «Хәзер бит инде атом-космос заманы, элемтә гасыры. Нигә кешеләр бер-берләрен шулай табылмаслык итеп югалталар соң?»
– Барысына да хат язу модасы бетү гаепле, – ди Илгизәр әфәнде. – Элек хат язышу дигән бик әйбәт гадәт бар иде. Эреле-ваклы экраннар аны икенче планга күчерде, аннары бөтенләй кулланылыштан ук төшереп калдырды. Кешеләрнең күбесе шулай югалды. СССР дигән зур илнең таркалуы да югалуларның санын арттырды. Югалган һәм югалтканнар арасында туганлык җепләренең ныклыгы, ярату хисләре дә чамалы буладыр инде.
Туганлык җепләрен еллар аша ялгарга җыенучыларга аеруча ныклап ярдәм итәсе килә Илгизәр әфәнденең. Үзенең күрше авылы Түбән Наратбашта туган бер кыз – Гайшә апа үсеп җиткәч, Казахстанга киткән. Туганнары исән вакытта әнисенең авылына улы ел да кайткан. Аннары еллар узган, адреслар югалган, элемтәләр өзелгән. Гайшә апа да гүр иясе булган.
– Күрше авыл да булгач, табуы авыр булмады. Ерак булса да, туганнарын табып бирдем. Күптән түгел генә скайп аша елый-елый сөйләштеләр. Хәзер очрашу өчен җәйне көтәләр.
Төннәр буе бер таныш булмаган кешеләрнең саргаеп беткән фотоларын карап, ничек тә булса кадерле кешеләрне кавыштыру теләге белән янган Илгизәргә гаиләсеннән еш кына әрләү дә эләгә. «Юкка вакытыңны калдырып, күзеңне талдырып утырма инде!» – диләр. «Алар бу эшнең тәмен белмиләр, рәхәтен аңламыйлар, – ди ул, аларга бераз үпкәләп. – Математикадан авыр мәсьәләне чишкәч ничек канәгатьлек хисе кичерәсең, монда да шулай рәхәт була. Хәтта рәхәтрәк тә әле. Чөнки катып калган саннар түгел, ә кеше язмышлары».
Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык мәкале. Ә Илгизәрнең үзе тапкан кешеләрнең бик күбесен күргәне дә юк. Рәхмәтне дә телефон аша гына ишетә. Ләкин шатлыктан елмайган күзләрне ара ерак булса да сизә.
«Газета укучыларга нинди теләкләрегез бар?» – дигәч, «Барлык кешеләргә дә шуны әйтер идем: бер-берегезне яратыгыз, саклагыз, югалтмагыз!» – диде ул.
Гомеренең егерме елын шушы изге эшкә багышлаган волонтер авызыннан бу сүзләр аеруча мәгънәле һәм катгый яңгырады.
Комментарийлар