16+

Журналистлар – автоинспекторларның «кадерле шәүләсе»

Татарстанда биш-алты ел элек кенә дә юллардагы аварияләрдә елына 700дән артык кешенең гомере өзелә торган булган.

Журналистлар – автоинспекторларның «кадерле шәүләсе»

Татарстанда биш-алты ел элек кенә дә юллардагы аварияләрдә елына 700дән артык кешенең гомере өзелә торган булган.

Татарстан премьер-министры урынбасары – Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Федераль программа ярдәмендә, автоинспекция һәм муниципаль берәмлекләрдәге юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре тырышлыгында хәлнең уңай якка үзгәрә баруын әйтте.
– Узган ел юл һәлакәтләрендә 377 кеше үлде. Бу да әле зур сан, гаиләләр өчен олы кайгы, – диде Шамил Гафаров. 

Ул, үзенең кереш сүзендә, юл хәрәкәте иминлеген саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының да әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнехановның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе булып эшләгән чагында: «Пропаганда мәсьәләсендә бер журналист 100 автоинспекторны алмаштыра ала, ә бер автоинспектор 100 журналистны алмаштыра алмый», – дигән сүзләре искә төште. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов чыгышында әйтелгәнчә, узган ел республикада 4508 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 

– Юлларда балалар катнашындагы аварияләрдә 18 баланың гомере өзелде. Җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны артты. Машиналар 50 баланы бәрдерде, шул сәбәпле, ике бала үлде. Кичләрен үзләре генә йөргән 3109 бала туктатылды. Ата-аналар, өлкәннәр кечкенә балаларны үзләрен генә урамга чыгарып җибәрмәсеннәр иде, – дип, үтенеп-ялварып сөйләде Ленар Габдрахманов.

Аеруча 7-14 яшьлекләргә игътибарлы булырга кирәк, күбесенчә алар аварияләргә юлыга икән. Караңгы вакытта киемнәргә, букча-сумкаларга яктылык кайтара торган тасмалар һәм тамгалар беркетеп йөрү бик мөһим. 

– Беренче сыйныфларга килүчеләргә яктылык кайтара торган элементлар бүләк ителә, укучыларга да таратыла. Ләкин өлкән сыйныфларда укучыларның кайберләре элементларны такмыйлар, – дип зарланды Ленар Габдрахманов.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштырырга ышандырды. 

– Мәктәп укучылары яктылык кайтара торган нинди элементлар булуын тели икән соң? Әйтсеннәр, шундый тамгаларны ясатырга заказ бирербез, – дип тәкъдим кертте Шамил Гафаров.

Миңа калса, мәктәп укучыларының һәркайсы Татарстан Гербы рәвешендәге яктылык кайтара торган элементны рәхәтләнеп тагып йөрерләр иде. Казанда «Зилант» популяр булыр иде, мөгаен.

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов та үзенең чыгышын массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт әйтеп тәмамлады. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов әйткәнчә, узган ел республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге темасына 23 600 мәкалә бастырып чыгарылган һәм телерадио тапшыру әзерләнгән. Айрат Зарипов: «Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатында, хезмәттәшлек дәвам итәчәк», – диде.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading