16+

Зимфира Гыйльметдинова: "Фирдания Садриева - безнең төркемнең әнисе иде"

Фирдания Исмәгыйлевна актив иде, мәдәният институтының театраль режиссура бүлеге Театр институтына кадәр үсүдә башлап йөрүче ул.

Зимфира Гыйльметдинова: "Фирдания Садриева - безнең төркемнең әнисе иде"

Фирдания Исмәгыйлевна актив иде, мәдәният институтының театраль режиссура бүлеге Театр институтына кадәр үсүдә башлап йөрүче ул.

Фирдания Исмәгыйлевна вафат. Укытучым... Остазы турында хатирәсен әнә шулай башлый Зимфира Гыйльметдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

- Безнең 245 төркемнең татар бүлегенең әнисе иде. Фотода - шәһәрчә матур киенгән, эшләпәле ханым - ул. Безнең Күлле-Кимегә спектакль куярга барган көн бу. 1987 елның ноябрь ае. Сибгать ага Хәким нигезендә фотога төшкән идек. Фотога сугучы - Рафаил Сибгатович - шагыйрьнең улы, ул елларда шулай ук - укытучыбыз. "Научный коммунизм" фәненнән керде.

Институтка ректор булып Рәис Кыямович Беляев килгәч, без - театр бүлеге студентлары, спектакльләребезне районнарга, авылларга барып күрсәтә башладык, чөнки Беляев вакытында безгә автобуслар бирделәр һәм гастрольгә чыгу мөмкинлеге туды. Безнең татар төркеме җитәкчесе Равил Рәхимович Тумашев иде, ләкин безне гастрольләргә гел Фирдания Исмәгыйлевна йөртте. Укып чыгып китеп, озак еллар узгач та, һәрберебезне гел күз уңында тотты. Очраганда хәлен сорагач, өсте-өстенә: "Бик әйбәт, бик әйбәт, бик әйбәт, Аллага шөкер, Аллага шөкер, Аллага шөкер", - ди иде. Әле күптән түгел генә...

Фирдания Исмәгыйлевна актив иде, мәдәният институтының театраль режиссура бүлеге ТЕАТР ИНСТИТУТЫна кадәр үсүдә башлап йөрүче ул. Урыны җәннәттә булсын!

Хәбәр иткәнебезчә, Озак еллар Театр факультетын җитәкләгән Фирдания Садриева кичә вафат булды.

Якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading