16+

Зиннур Хөснияр: «Максатыбыз - Татарстанны театр республикасына әйләндерү»

Жюри рәисе вазыйфасын үтәгән артист Фәнис Җиһаншин катнашучыларның классик әсәрләрне генә түгел, үзләре пьеса язып сәхнәләштерүен югары билгеләп үтте.

Зиннур Хөснияр: «Максатыбыз - Татарстанны театр республикасына әйләндерү»

Жюри рәисе вазыйфасын үтәгән артист Фәнис Җиһаншин катнашучыларның классик әсәрләрне генә түгел, үзләре пьеса язып сәхнәләштерүен югары билгеләп үтте.

«Сәйяр» республикакүләм театр фестиваленең җиңүчеләре ачыкланды. Әлеге фестиваль 2014 елдан бирле ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары тарафыннан үткәрелә. Ә республика дәрәҗәсенә дүртенче тапкыр чыкты. Беренче елларда фестивальдә 200 балалар театры коллективы катнашкан булса, бүгенге көндә аларның саны 500дән арткан.

«Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналының баш мөхәрирре Зиннур Хөснияр әйтүенчә, узган ел фестивальдә 5000 актёр бала чыгыш ясаган. Шулар арасында җиде милләт балалары булган. «Безнең максатыбыз - Татарстанны театр республикасына әйләндерү» - диде язучы, драматург, журналист.

Жюри рәисе вазыйфасын үтәгән артист Фәнис Җиһаншин катнашучыларның классик әсәрләрне генә түгел, үзләре пьеса язып сәхнәләштерүен югары билгеләп үтте. 

Бүген барлык катнашкан балалар коллективына да бүләкләр тапшырылды.

Беренче дәрәҗәдәге дипломга - Теләче районы «Алан» балалар бакчасы, Азнакай районы «Азнакай 7-нче урта мәктәбе», Минзәлә районы гимназиясе, Актаныш районы «Актаныш 2-нче урта мәктәбе» лаек булды. 
Икенче урын - Әлмәт районы «Баланың сәләтен үстерү үзәге 36-нчы номерлы "Сихри сарай" балалар бакчасы», Казанның Совет районының 161-нче рус-татар урта мәктәбе, Арча районының «Шушмабаш урта мәктәбе», Балтач районы «Балтач» урта мәктәбенә бирелде. 
Өченче дәрәҗәдәге диплом белән - «Саба 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы», Лаеш районының  Усад гимназиясе, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы Шакиров исемендәге гимназия, Балык Бистәсе районының «Биектау урта мәктәбе» бүләкләнде. 

Гран-при ике коллективка - Кукмара районының 7 нче «Кыңгырау» балалар бакчасы һәм Казанның Идел буе районының 16 татар-инглиз гимназиясе»нә тапшырылды. 

«Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең номинантлары: Сарман районы Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 3-нче номерлы «Алёнушка» балалар бакчасы, Биектау районы, Чыпчык «Ромашка» балалар бакчасы, Зәй районының гомуми үсеш төрендәге «Күкчәчәк» балалар бакчасы, Казанның татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 167-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы, Мамадыш районы Кызылтау «Алёнушка» балалар бакчасы, Арча районы 6-нчы номерлы Арча балалар бакчасы, Яшел Үзән районының 55-нче номерлы «Киләчәк» балалар бакчасы, Казанның 2-нче татар гимназиясе каршындагы мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр, Буа районы «Теремкәй» балалар бакчасы, Алабуга районының катнаш төрдәге 39-нчы «Киләчәк» балалар бакчасы,  Арча районының 6-нчы номерлы Арча мәктәбе, Казанның Идел буе районы 6-нчы гимназиясе, Кама Тамагы районының иске Казиле урта мәктәбе, Балтач районы «Балтач» гимназиясе, Биектау районы Г. Баруди исемендәге 4-нче номерлы урта мәктәбе, Яр Чаллының 52-нче урта мәктәбе, Яр Чаллының М. Вахитов исемендәге 2-нче гимназиясе, Казанның Вахитов районы 27-нче  гимназиясе, Норлатның Сергеев исемендәге гимназиясе, Яр Чаллының «Гали Акыш исемендәге 84-нче лицей-интернат.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading