16+

«Зират буенда догалар укып, чанада шудык»

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы имам-хатыйбы Фердинант Хәкимов сигез ел элек оештыра башлаган чана шуу бәйрәме районкүләм фестивальгә әверелде.

«Зират буенда догалар укып, чанада шудык»

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы имам-хатыйбы Фердинант Хәкимов сигез ел элек оештыра башлаган чана шуу бәйрәме районкүләм фестивальгә әверелде.

– Зират буенда яшьләр белән догалар укып, берәр төрле чара оештырсаң иде, дип уйлана идем. Тәүге чана шууга 5-6 бала чыккан иде, алар белгән кадәр догалар укыды, бүләкләр бирдем. Ходайның рәхмәтендә, бөтен авыл халкы җыела башлады, – дип искә төшерде Фердинант хәзрәт.
 – Бу бәйрәмдә сәламәт яшәү рәвеше алга сөрелә, бернинди спиртлы эчемлекләр юк. Әрвахлар рухына дога кылабыз, – дип хуплап, фикерен әйтте Балык Бистәсе мөхтәсибәте имам-хатыйбы Рамазан Хисаметдинов.

Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов чана шуу бәйрәмен “халыкны дуслаштыручы чара” дип бәяләде. Күрше-тирәдәге Күки, Ямаш, Күгәрчен һәм Яңгәр күл авылларыннан да килә башлаганнар иде инде.
 – Фердинант Хәкимов үзе бүләкләр әзерли, пылау пешерә. Аңа җирле үзидарә, авыл укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре дә булыша инде хәзер. Эшкуар Азат Хаҗиев берничә ел инде халыкны уха белән сыйлый. Хатын-кызлар чәй табынына тәмле-тәмле ризыклар пешереп алып килә, – дип таныштырды Харис Гатиятов.

Балтач авылындагы чана шуу бәйрәме быел районкүләм фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде.
 – Балык Бистәсе авылының Ленин урамында районның үзәк Чыршы мәйданчыгы узган елның 26 декабреннән эшли башлады. Кыш бабай белән Кар кызы катнашында анда көн саен мәдәни чаралар үткәрелде. Район хакимияте Яңа ел бизәлеше буенча үзе дә конкурс игълан итте, авыллар һәм учреждениеләр актив катнашты әлеге бәйгедә. Балтачтагы чана шуу бәйрәме районның башка авылларына үрнәк итеп куелды, шунлыктан, быелгы чарага җирле үзидарәләр рәисләре дә чакырылды,-диде Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Рәхимә Рәшитова.

Балык Бистәсе район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм күрше Казаклар Чаллысы авылы үзешчәннәре концерт куйды. Чана шуып арыгач, рәхим итеп, бушлай чәй эчәсең, пылау яки уха белән сыйланасың. Көч туплагач, янә төрле бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында катнашасың. Казаклар Чаллысы үзешчәннәре татар крәшеннәре фольклорыннан җырлар башкарды һәм хәтта уеннар да оештырды.
 – Бер-береңә кунакка йөрешеп, дусларча аралашып яшәүгә ни җитә! – ди артист Олег Фазылҗанов.
 Балтач авылында чана шуу бәйрәме ел саен оештырыла. Районның мәдәни программасына кертелгәнлектән, быелгысы тагын да күңеллерәк узды. Киләсе Яңа ел ялларында Балык Бистәсе районының Балтач авылындагы чана шуу бәйрәменә баруны үзегезнең “туристлык планына” бүгеннән үк кертеп куегыз әле. Табигать кочагындагы шушы дини һәм мәдәни-спорт бәйрәменә гел барасыгыз килеп торыр, билләһи.

Чарадан фоторепортаж: http://shahrikazan.ru/photo/balyk-bistsend-chana-fest-tkrelde

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading