16+

Зирекле әбиләре фитнеска йөри

“Аҗаган” авылда яшьләр белән өлкәннәрне берләштерә

Зирекле әбиләре фитнеска йөри

“Аҗаган” авылда яшьләр белән өлкәннәрне берләштерә

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшьләр бәйләүгә, олылар фитнеска йөри. Барысын бергә берләштергән “Аҗаган” үсмерләр клубында без дә булып кайттык.

Килеп керүгә күз явын алырлык кул эшләнмәләре тезелеп киткән. Нәрсә генә юк монда – түбәтәй, чигелгән мендәр, читек, җиләк, самавыр, калфаклар... Барысын да балалар үзләре бәйләгән. Җитәкчеләре Гөлнур Вәлиева үзе дә кечкенәдән кул эшләрен ярата. Бу гореф-гадәтне буыннан-буынга күчерергә кирәк, дип саный ул. Еш кына түгәрәккә тәҗрибә уртаклашыргә өлкән буынны чакыралар, эшләнмәләрдән күргәзмәләр оештыралар.

– Бәйләү бик зур түземлелек сорый. Өч төркемгә 24 бала йөри. Төрле чаклар була, кечерәкләре кайчак килеп чыкмагач елый, яңадан сүтеп бәйлиләр. Һәрчак аларга терәк булырга, күңелләрен төшермәскә, үзебез белгәнне өйрәтергә тырышабыз, – ди Гөлнур ханым.

Аларның кул эшләнмәләре республика күләмендә узган бәйгеләрдә дә гел беренче урыннар ала.

“Аҗаган” клубы 1989 елда ук оешкан. Авылдашлары, Әфган сугышында катнашып кайткан Наил абый Лотфуллин зур тырышлык куеп шушы клубны булдыра. Үзе тренажерлар юнәтә, балаларга спорт күнекмәләрен өйрәтә. Хәрби патриотик рухта ачылган бу клубта ул чакта 50ләп бала шөгыльләнә. Тегәргә, пөхтәлеккә, чисталыкны сакларга, үзеңне якларга, концертларда чыгыш ясарга – барысына да төшендерә аларны Наил абыйлары. Эштән соң балалар белән эшләү аңа рәхәтлек бирә.

2003 елда исә “Аҗаган” үсмерләр клубы рәсми рәвештә ачыла. Бүген биредә театр түгәрәге дә эшләп килә. Икенче катта фитнес үзәк урнашкан. Андагы тренажерларны, спорт җайланмаларын күреп шаккатарлык. Барысы да заманча, яңа!

Түгәрәкне алып баручы Румия Нуриева республика конкурсында катнашып,

«Чикләрсез спорт» номинациясендә җиңү яулаган булган икән. Грант акчасына өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны савыктыру максатында тренажерлар алган.

– Түгәрәккә 10-12 кеше йөри. Күбесе пенсионерлар. Иң өлкәненә 70 яшь. Инвалид кешеләр читтә калмасын иде дип тырышабыз, аларның да спорт белән шөгыльләнергә, тулы тормышта яшәргә хаклары бар. Хәзер менә безгә авыл яшьләре дә тартыла башлады, – ди Румия. Ул үзе дә укуын тәмамлап авылга кайтып төпләнгән.

Авылда шундый зур мөмкинлекләр ача торган клуб булу зур бәхет, әлбәттә. “Аҗаган” халыкны берләштерә.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading