16+

Үзизоляция аркасында имгәнүчеләр кимегән

“Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тәүлегенә гадәттә 40-50 кеше килә.

Үзизоляция аркасында имгәнүчеләр кимегән

“Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тәүлегенә гадәттә 40-50 кеше килә.

 Ә коронавирус пандемиясе аркасындагы үзизоляция режимы вакытында мөрәҗәгатьләр саны 10-15кә генә калган”, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге җитәкчесе, табиб Владимир Иванов. Дөрес, җәй көне пациентлар саны тагын арта башлый.

 Бүген дәваланучыларның күбесендә баш мие травмасы. 100дән артык сабыйның  биләүли торган өстәлдән егылып башына зыян килгән. “Беренче баламы, икенчеме, мөһим түгел, балалар барыбер егыла. Әниләре бер минутка гына борылган булабыз, диләр. Сабыйның баш мие сыгылмалы. Ләкин бала-чактагы бәрелү тора-бара зыян китерергә мөмкин. Әти-әнигә игътибарлырак, саграк булырга кирәк,” –  ди табиб. 

Олы кешеләр белән чагыштырганда балаларның башлары гәүдәләренә караганда авыррак була икән. Шуңа да егылганда, беренче чиратта башка зыян килә.  Җәй көне тагын бер еш очрый торган имгәнүләр тәрәзәдән егылу белән бәйле. Москит челтәренә таянып биектән егылган балалар бик күп. Урамда тимер капкага менеп, шуннан барып төшүчеләр дә очрый.  Велосипедтан егылучыларга кайчак операция ясарга туры килә. “ Кискен туктаганда эче белән бәрелеп, баланың талагы, бавыры өзелергә мөмкин.  Монда операция таләп ителә. Әти- әниләр балага велосипед алуын алалар, ә саклану чаралары турында, шлем, тез саклагычлар турында уйламыйлар. Аннары бала имгәнгәч, соң булуы бар”, – ди Владимир Иванов.

 фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading