16+

Үзизоляция: патруль көчәйде

Казанда машиналарны юлда ук туктаталар

Үзизоляция: патруль көчәйде

Казанда машиналарны юлда ук туктаталар


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә 10 апрельдән башлап шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә боерды. Нәтиҗә озак көттермәде: юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдә өйдән чыгуны рөхсәт итә торган белешмәләр яки рөхсәт булуны тикшерә.

Татарстанда үзизоляция режимы кертелүгә карамастан, урамнарда кешеләрнең күпләп йөрүе турында COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабының “кайнар линия”сенә күпсанлы шалтыратулар килеп тора. Шулай итеп, шәһәргә керү, чыгу юлларында, зур урам киселешләрендә патрульләр барлыкка килде, биредә һәр үтүче машинаны тикшерәләр. Моннан тыш, парк, скверлар, эре сәүдә үзәкләре янында җәяүле патрульләр йөри. “Шәһри Казан” журналисты да полиция хезмәткәрләре белән рейдка чыкты, шәһәр урамнарында кемнең, ни сәбәпле штрафка тартылуын күрде.

Беренче тукталышыбыз - М7 трассасыннан Осиново бистәсенә керү юлында булдырылган пост иде. Биредә берешәр - Росгвардия, полиция һәл юл патруль хезмәте хезмәткәре сакта тора.

Туктатылган һәр автомобильче үзизоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган белешмәне күрсәтә. Машина йөртүчеләрне озак тоткарламыйлар үзе. Автомобильдә утырганнарның белешмәләрен караганнан соң, алга таба уздыралар. Шәхси автомобильләрне генә түгел, таксиларны да, йөк машиналарын да туктаталар. Аерым бөке барлыкка килми, күпчелек моңа уңай карый.

Туктатылган чираттагы машина йөртүче гүзәл зат иде. Роза дип таныштырган ханым табиб булып эшли икән.
Әлеге бар гамәлләрне дөрес дип саныйм, без хокук сакчылар белән берлектә “алгы сызыкта” эшлибез. Шәхсән үзем инде бер ай кечкенә баламны күргәнем юк, авылда әнием белән. Кайтырга куркам. Әнә, күпме кисәтүгә карамастан, урамнарда кеше сибелгән, шуңа шаккатам. Аларны шундый катгый чаралар күрмичә ничек туктатырга соң? Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән барлык гамәлләр безнең сәламәтлегебез өчен бит, югыйсә, - дип патруль хезмәтендәге егетләргә уңышлар теләп, узып китте автомобильче.

Без биредә булган арада ике кешегә карата, административ беркетмә төзелде, икесенең дә тиешле белешмәсе юк иде. Юлга чыгуының сәбәбен берсе “кирәк иде” дип аңлатса, икенчесе, “эш буенча бара идем”, дип акланды. Төзелгән барлык беркетмәләр дә судка җибәреләчәк. Ә хөкем итүче орган беркетмә төзегән кешегә карата кайбер сәбәпләрне (әйтик, элек административ җәзага тартылганы бармы, юкмы икәнлеген, аның кайда эшләвен, керемен, урамга ни өчен чыкканын) исәпкә алып, 1 меңнән – 15 мең сумга чаклы штраф билгели.

Без дә хокук сакчыларына уңышлар теләп, күрше Яшел Үзәнгә юл тоттык. Биредә безне Залесный бистәсеннән чыгу юлында тоткарладылар. Журналист эше буенча йөрим, дип әйткәч һәм тиешле белешмәне күрсәткәч, шунда ук җибәрделәр.


11 апрельдән Яшел Үзән шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре шәһәр урамнарын патрульлек итә башлаган икән. Җирле полиция җитәкчесе урынбасары Роман Кудрявцев сүзләренчә, күп кенә машина йөртүчеләр махсус СМСларсыз чыккан. Кайберәүләр якшәмбе предприятиеләрендә эш көне булмаса да, эштән бирелгән белешмәләрен күрсәтә. Әлеге хокук бозучыларга беркетмәләр төзелде, штраф суммасын суд билгеләячәк. Андыйлар саны гына да, әйтик, ике сәгать эчендә 10 кеше җыелды.

- Иң элек полиция аңлату эшләре алып бара, - ди Роман Кудрявцев. - Әгәр гражданин җитди сәбәпсез берничә тапкыр хокук сакчыларына эләгә икән, аңа карата административ җәза чаралары кулланыла. Россия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча хезмәткәрләр тарафыннан 7 апрельдән 11 апрельгә чаклы 43 беркетмә төзелде инде.


Полиция хезмәткәрләре иртән, көндез һәм кичен ишегалды территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын йөреп чыга икән. Хезмәткәрләр туктатылган һәркем белән дә үзизоляцияләү режимын бозу, һәм аны булдырмау өчен профилактик әңгәмәләр оештыра. Моннан тыш, шәһәр урамнары буйлап тавыш көчәйткечле патруль машинасы йөри, ул карантин режимы турында хәбәр итә, һәркемне дә өйдә калырга чакыра.

                                                                                                                                                                  Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading