16+

Үзизоляция вакытында аерылышучылар саны 90%ка кимегән

Үзизоляция режимы бетеп бер атна вакыт узса да, Татарстан халкы аерылу турында гаризалар тапшырмаган. Гәрчә әлеге режимда хатын һәм ир арасындагы мөнәсәбәтләр какшар дип уйланылса да.

Дөрес, бер атна гына вакыт узды әле.

Бу хакта ТР Министрлар кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә җиткергән. "Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90 %ка кимеде. 12 майдан эшли башладык, әлегә бер гариза да юк", дигән Нигъмәтуллина. Аның сүзләренчә, парлылар әлеге авыр ситуациядән бергәләп чыгу җиңелрәк булуын аңлаган булса кирәк.

Г.Нигъмәтуллина белдергәнчә, иң нык парлар Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Ютазы районнарында яши икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading