Шәһри Казан

"Зөлфия кило да 200 булып туган. Табиблар әнисенә аны хастаханәдә калдырырга кушкан”

Бүген, 27 майда Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Җырчы инде иртәдән үк кунаклар, бүләкләр, чәчәкләр кабул итә.

Тормыш иптәше Җәвит абый да утыз елдан артык гомер иткән хатынына иртәдән үк ак розалар бәйләме бүләк иткән.

-Зөлфия 1200 граммлы гына булып дөньяга килгән. Ул бала яшәр дип тә белмәгәннәр. Табиблар да хәтта калдырыгыз аны, кеше булырлык түгел бу, дигән. Колбасага су тутырып куйган кебек кенә булган инде ул. Әтисе хастаханәгә килгәч, юк, калдырмыйбыз, дип, биш чакрым җәяү алып кайтып киткән. Аны яшь ярым-ике яшькә чаклы мамык шәлгә генә төреп, бүреккә генә салып үстергәннәр үзен, - ди Җәвит абый.

Реклама

Мамык шәлгә генә төреп үстерсәләр дә, тормыш аны бик иркәләп тормый. Җәвит абыйдан, ник менә Зөлфия апаны сайладыгыз, дип кызыксынам.

-Аны сайламау мөмкин түгел. Без бер-беребезне мәктәп елларыннан ук беләбез. Ул бөтен туганнарын берләштереп, җыеп, бәйрәмнәрен уздырып тора. Әтисе белән әнисе 66 ел бергә яшәде. Аларның “алтын” туйларын үткәреп, 450 чакрымны һәр бәйрәм саен кайтып, бөтен туганнарны җыеп тора торган ул Зөлфия. Кешене дә тыңлата белә, чөнки үзе беркайчан кешегә биргән вәгъдәсен бозмый. Йокламаса йокламый, үзебезгә авырлык килсә килә, әмма әйткән сүзен үти. Икебез дә ярдәм итәргә атлыгып тора торган кешеләр без, - ди Җәвит абый. Без дә Зөлфия апаны туган көне белән тәбрик итәбез! Сәламәт булыгыз! Хатын-кыз бәхете сезгә!

P.S. Зөлфия апаның туган көне бүген, ә паспортта 5 июньдә язылган. Шуңа да бүген котларга өлгермәгәннәр әле киләсе атнада да яраткан җырчысына теләкләр юллый алачак.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Инстаграм

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: