16+

Зөлфәт Хәким балалар өчен яңа блокбастер герое уйлап тапкан

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең журналистлар өчен оештырылган ифтарында татар батыры образын чагылдырган яңа проект тәкъдим ителде. Проект “Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, иганәче Радик Абдрахманов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның уртак башлангычы булып тора.

Зөлфәт Хәким балалар өчен яңа блокбастер герое уйлап тапкан

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең журналистлар өчен оештырылган ифтарында татар батыры образын чагылдырган яңа проект тәкъдим ителде. Проект “Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе, иганәче Радик Абдрахманов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның уртак башлангычы булып тора.

Туган Батыр турында күп серияле әкиятне язучы, драматург Зөлфәт Хәким иҗат иткән. Киләчәктә ул китап итеп кенә басылып калмыйча, аны аудиокитап форматында да, компьютер уенында, мультфильмда, комиксларда, хәтта сувенир продукция белән квест-шоуда да күреп булачак. Аларда Туган Батыр кыю, көчле, зирәк, тапкыр, ышанычлы дус буларак тәкъдим ителәчәк.

Радик Абдрахманов сүзләренчә, яңа татар образы Америка блокбастерлары геройлары кебек үк популяр булачак, әмма ул үзебезнең милли кыйммәтләрне, традицияләрне, тарихыбызны чагылдырырга тиеш. 

– Проектның максаты – балаларда ватанга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, Туган Батыр образы аша аларда милли геройга хас сыйфатларны булдыру. Ул чын заманча блокбастер булырга һәм балалар аңа охшарга тырышырга тиеш, – ди ул. 

Образны тудыру барышында тарихи документларга, фактларга да нигезләнгәннәр. Концепция милли геройга хас иң кыйммәтле сыйфатлар чагылыш тапкан татар мәкальләренә, әкиятләренә һәм бәетләренә үткәрелгән контент-анализ нәтиҗәләре буенча булдырылган.

Сюжетта Туган Батырның яулаган үрләре, шул исәптән аның тылсымлы сәяхәтләре, кардәшләре, дуслары, дошманнары белән мөнәсәбәтләре, шулай ук гаиләгә, ватанга һәм Гөлчәчәккә булган мәхәббәте сурәтләнә. Көтелмәгән борылышлар, юмор һәм маҗаралар белән үрелеп барган сюжет төрле яшьтәге балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы булырга тиеш. 

Зөлфәт Хәким әйтүенчә, бу гади генә әкият түгел, повесть, кыйсса дип тә әйтергә була. Геройның прототибы да юк. 

– Туган Батырны гел хаклы булган, галәмәт көчкә ия пәһлеван герой итеп кенә дә күрсәтәсе килми. Ялгышларын һәм уңышсызлыкларын, бәлагә тарыган чакларын да сурәтләп, алардан егетләрчә, чын кеше булып чыгуын күрсәтү дә мәслихәт дип уйлыйм, – ди язучы. 

Әлеге китап – Туган Батыр турында күп серияле әкиятнең беренче өлеше генә. Хәзерге вакытта икенче өлеше языла. 

Татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә басылачак беренче китапны май аенда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2022” икътисади саммитында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чарасында тәкъдим итәргә җыеналар. Әлеге дата уңаеннан, китапны 1100 данәдә нәшер итеп, “KazanSummit-2022” кунакларына бүләк итәчәкбез, диде Радик Абдрахманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading