16+

«Зөләйха күзләрен ача» фильмында Чулпан Хаматованың улын уйнаучы малай билгеле булды: ул – Татарстаннан!

Кариев театры актеры Илнар Низамиевның төпчек улы Исмәгыйль Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча төшерелгән фильмда төп рольне башкарачак.

Исмәгыйль Зөләйханың (Чулпан Хаматова) улы Йосыф булачак.

- Исмәгыйль театрда тәрбияләнеп үскән бала ул. Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малайлары” спектаклендә дә уйнады. Шуңа да актерлык аның өчен чит һөнәр түгел. Инде уннан артык күренештә төштек. Яңа елдан соң тагын төшерәләр. Чулпан Хаматова да Исмәгыйльгә җылы мөнәсәбәттә, - ди Исмәгыйльнең әтисе, Татарстанның атказанган артисты Ильнар Низамиев.

Татарстанда төшерелгән фильм турында тулырак сайтыбызда алдагы көннәрдә укый алырсыз.   

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X