Ел азагы – декабрь ае – эшләгән эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар билгели торган чор. Татарстан Язучылар берлеге дә каләм ияләрен, үткәннәргә борылып карап, уңышларны барлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшер өчен, «Казан» милли-мәдәни үзәгенә җыйды.
Быелгы әдәби ел йомгаклары туган тел мәсьәләсе кабыргасы белән куелган бер вакытка туры килсә дә, бу җыелышның гадәти тәртибенә әллә ни үзгәреш кертмәде. Утырыш президиумга халык язучыларын сайлау белән башланып китте, аны Равил Фәйзуллин алып барды. Тантаналы шатлыклы мизгелләргә дә бай булды: төрле әдәби премияләр хуҗаларын тапты. Мәдинә Маликова – Гаяз Исхакый, Госман Гомәр – Фатих Хөсни, Лирон Хәмидуллин (Ләбиб Лерон) –Җамал Вәлиди, Рәдиф Сәгъди Туфан Миңнуллин исемендәге бүләкләргә лаек булдылар. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә үткәрелгән авыл тормышын яктырткан әсәрләргә конкурста җиңүчеләр дә бүләкләрен алды. Аларны Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова тапшырды.
Бер ел эчендә бакыйлыкка күчкән каләм ияләрен: Лена Шагыйрьҗан, Ризван Хәмид, Аркадий Мельников, Николай Беляев, Марсель Зариповны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Берлек яңа әгъзаларга – чибәр туташ-ханымнарга да баеды. Казаннан – Алсу Шәмсутова, Ләйсән Мөгътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан – Нурзия Мирхазова, Мөслимнән – Лилия Садриева, Әтнәдән Гөлүсә Батталоваларга Данил Салихов таныклык тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, үзе җитәкләгән берлекнең ел буе эшләгән эшләрен берәмтекләп санап, тәфсилле доклад ясады. Кызыклы очрашулар, каләм ияләренең юбилейлары, вафат булганнарны яд итүләр, төрле киңәшмә-конференцияләр, укучылар белән аралашулар даими уздырылып торган. Язучылар иҗатына, жанрларга бүлеп, җентекле анализны әдәбият белеме галимнәре ясады. Ел әсәрләрен прозага, шигърияткә, драматургиягә, әдәби тәнкыйтькә һәм балалар әдәбиятына бүлеп карау шактый вакытка сузылды. Рус телендә язучылар иҗаты да читтә калмады. Галимнәр башлыча язучыларның «Казан утлары» журналында ел буе басылган әсәрләренә һәм яңа чыккан китапларына нигезләнеп нәтиҗә ясаган. Аларның чыгышыннан шул аңлашылды: әдәбиятыбыз үсештә, әсәрләр языла, яңа китаплар басыла...
Киләчәктә укучы булырмы?
Ләкин менә аларны туган телдә укучылар киләчәктә булырмы? Җыелышның икенче өлеше тулысынча диярлек шушы сорауга җавап эзләп узды. Туган телебезне мәктәпләрдә ихтыяри ике сәгатькә генә калдыру иң беренче чиратта язучыларның җанына тиде. Дөрес, алар, үз сүзләрен әйтеп, төрле югары оешмаларга, Ил башы Владимир Путинның үзенә кадәр хат язды. Тарихчы Нурулла Гариф бу җыелышта да, язучылар, «туган тел мәсьәләсендә, халыкка «Без бергә!» дип мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш, дигән тәкъдим ясады. Ул бертавыштан кабул ителде.
– Бүген мондый шартларда туган телне саклау эшен һәркем үзеннән башларга тиеш, – диде Ләбиб Лерон. – Мин горурланып һәм шатланып әйтә алам: оныкларымның өчесенең дә теле татарча ачылды. Мәктәпләргә балалар янына чыккач та, без татар халкының бай тарихы турында сөйләп, милләтебезгә, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә тиеш булабыз.
Әдәбиятыбызның аксакалы Рабит ага Батулланы авторларны бәяләүдәге гаделсезлек борчый.
– «Зөләйха күзләрен ача» романын язган өчен Гүзәл Яхинага – Тукай, хәтта Нобель премиясе дә бирергә җыеналар. Әдәбиятыбызны җигелеп тартучы, том-том әсәрләр иҗат итүче һәм киң җәмәгать эшләре дә алып баручы Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова Тукай бүләген дә ала алмыйлар. Фәүзия ханымның «Һиҗрәт» романы татарның бөтен тарихын, фаҗигасен, батырлыгын ачып сала ич. – Аннары аксакал туган тел мәсьәләсендә Финляндиядәге саами халкын мисал итеп китерде: – Алар дистә меңләп кенә булсалар да, балалары башлангыч белемне үз телләрендә ала. Хөкүмәт аларга шундый мөмкинлек тудырган, – диде аксакал, милләтебез язмышы өчен ихластан борчылып.
Фәүзия Бәйрәмованың чыгышы да һәрвакыттагыча кайнар һәм катгый булды.
– Бүген безнең хәлиткеч мәсьәләбез бар. Телебез югалу алдында тора. Милләтең булмаса, аннары инде син нинди генә әсәр язма, ул югалачак. Без бүгенге җыелыштан ике сорауга җавап табып китәргә тиеш. Беренчесе, нишләп без шушы хәлгә калдык? Икенчесе, халкыбызны бу сират күпереннән ничек исән-сау алып чыгарга? Гаеп үзебездә дә булды. 25 ел буе суверен дәүләт булып яшәп, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә куярга тырышмадык. Хәзер Язучылар берлеге милләт өчен көрәш үзәгенә әйләнергә тиеш! – диде ул.
Кызганыч, җыелышның икенче өлешендә «тормалар» сирәгәйгән иде инде. Тәмле аштан соң күп кенә әдипләребез төшке йокыга кайтып китте бугай. Әдәби ел йомгакларының иң кызык, иң мөһим, иң кызган өлешеннән мәхрүм калдылар. Шундый хәлиткеч мәсьәлә турында сөйләшкәндә, халыкның ышанычын ныгытыр, өметен арттырыр өчен залны тутырып утыру кирәк иде халык җаны инженерларына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Гүзәл Яхинаның китап кадәр китап язуна бик тә рәхмәтле. Ә менә безнең - 31 ел буена, яшьләребезгә милли-мәдәни мирасыбызны тапшыру максатында эшләгән иҗади һәм фәнни хезмәтебезнең, телебезнең кирәге куркыныч астында калуында - татар кызы - Гүзлебезнең идеологиясен аңламаган Татарстан язучылар берлегенә "Рәхмәтләр" барып ирешүен теләп Клара Мәрдан кызы Филиппова.
0
0
0
0
Ул кайтып киткен « язучыларны» хоть берничэ кеше укый микэн сон’? Бу миллэт очен «янып» яшэген «язучыларнын’» имемнарен атасагыз иде, хоть кызыгып- нэрсэ язган болар дип , берэр язуларын укырга эзлэп алыр идек.
0
0