16+

«Зөләйха күзләрен ача»ны тәрҗемә иткәне өчен, күзен дә ачырмыйча тиргәдек кенә аны»

Шагыйрә һәм тәрҗемәче (белешмәлекләрдә, гадәттә, аны шулай атыйлар) Флёра Тарханова белән якын танышлыгым юк иде. Ничектер, бер китабын да алмаганмын. Шулай да матбугатта күренгәләгән иҗат җимешләрен укый торгач, аның белән кызыксыну артты.

«Зөләйха күзләрен ача»ны тәрҗемә иткәне өчен, күзен дә ачырмыйча тиргәдек кенә аны»

Шагыйрә һәм тәрҗемәче (белешмәлекләрдә, гадәттә, аны шулай атыйлар) Флёра Тарханова белән якын танышлыгым юк иде. Ничектер, бер китабын да алмаганмын. Шулай да матбугатта күренгәләгән иҗат җимешләрен укый торгач, аның белән кызыксыну артты.

Авыл китапханәсендәге китапларын җыеп алып кайттым да тотындым укырга. Аннары укып кына кала алмаячагымны аңладым. Болар хакында мәкалә язып, тәэсирләремне бүтәннәр белән дә бүлешү сорала иде. Мин шулай эшләдем дә: ул чагында шагыйрәнең 70 яшьлеге якынлашуны да истә тотып, бәлки шул юбилее уңаеннан чыгарырлар дип (аңа кайбер мөхәррирләрнең кырын каравын ишеткән идем инде), бер матбугат басмасына мәкалә язып җибәрдем. Ләкин анда Флёра ханым иҗаты хакында галим мәкаләсе дә булган икән. Минем язманы бүтән бер мөхәррир үз басмасында чыгарырга кат-кат вәгъдә бирде дә бирүен, тик анда да «юлым уңмады». Шагыйрәне соңгы юлга озатуларын, бигрәк тә анда Рифә Рахман чыгышын радиодан тыңлагач, шагыйрә иҗатына карата уңай фикерләремнең үз вакытында аңа барып ирешмәве өчен уңайсыз булып китте. Бәлки шагыйрә ул вакытта ук авыру булгандыр? Иҗатына, ягъни аның яшәү мәгънәсенә каләмдәшләренең җылы мөнәсәбәтен тою никадәр кирәк идедер аңа! Ә без, «Зөләйха күзләрен ача»ны тәрҗемә иткәне өчен, күзен дә ачырмыйча тиргәдек кенә аны.

Рифә ханым мәрхүмә каләмдәшенең милләт җанлы булуына басым ясап сөйләде. Мин дә ул чактагы мәкаләмне «Милләт гамьле Флёра» дип атаган булганмын. Бәлки нәкъ шул исем язманың матбугатка юлын бикләгәндер, чөнки бездә кемне дә булса милләт җанлы дигәнне өнәп бетермиләр, «үзләренең генә» милләт җанлы булып каласы килә, бу халәтне беркем белән бүлешергә теләмиләр. Тик менә бу шигъри юлларны язган шагыйрә ничек инде милләт җанлы дигән бәя алмаска тиеш ди:

«Күзләрем күрмәсен иде
телемнең җуелганын,
Ата-баба йоласының
җиремнән куылганын.
Милләтемнең үсүенә
ярдәмен бирсен Ходам –
Күтәрә алмам халкымның
корбанга куелганын».

Соңгы бер-ике елда гына да нечкә милләт җанлылар күтәрә алмаслык хәлләр, миллилекне корбан итүләр аз булмады лабаса һәм алар Флёра ханымның «күзләре күрмәс булу» халәтен тизләтмәгәндер дип кем ант итә ала?
Флёра Тарханованың «Язмышлар язылганда» исемле китабы аның башка китапларына караганда да авторның иҗат киңлеген, шул ук вакытта әдибәнең шәхесен, тамырларын тирәнрәк һәм тулырак ачадыр, мөгаен. Шагыйрә соңгы елларда үзе өчен проза жанрының да чит түгеллеген күрсәтте. Һәм нәкъ менә әлеге җыентыкта аның шигырьләре янында ике дистәгә якын эссе, парча һәм хикәяләре дә туплап бирелгән. 2012 елда басылган «Хисләр дәрьясында» исемле зуррак күләмле китабы исә бер тарихи повестьтан, бәяннан, хикәяләрдән һәм бер музыкаль драмадан тора.

«Язмышлар язылганда» китабының иң башына урнаштырылган «Тамырлар» исемле шигырьдә мондый юллар бар:
«Инкарь итеп булмый: ни дисәк тә,
Мең кат үлеп, мең кат терелсәк тә,
Безнең тамырларда әле һаман
Болгарлардан кергән кан ага».

Әдибә, ихтимал, туган халкының ерак үткәне, дәүләт тоткан шанлы чорлары белән кызыксынуны үз нәсел тамырларын өйрәнүдән башлагандыр. Ә анда өйрәнер нәрсәләр булган шул. «Сагыш үрләде йөрәккә» исемле эссе, бер яктан, нәкъ әнә шул тамырларны ачып бирсә, икенче яктан, авторның үз нәселе киләчәгенә генә түгел, тулаем татар халкының киләчәгенә дә олы сагыш белән каравын күрсәтә һәм шуның белән укучыны да тирән уйларга сала. Уйланмаслыкмыни, Тарханов Габдрахманның кайчандыр тугыз балага (Флёра – өченчесе) очар канат, илгә хезмәт итәрлек белем, тормыш күнекмәсе биргән, әле тагын һәрберсен берәр яисә берничәшәр музыка коралында уйнарга, җыр-биюгә өйрәткән, әниләре һәм әниләренең әнисе аша кайберләренә шигырь язу сәләте дә өстәгән, күп еллар гөрләп торган оясы соңгы чорларда таралып барган икән ич. Болар бит нинди күренекле Тархановлар гаиләсе, болардагы тугыз баланың өчесе өч юнәлеш буенча фән кандидаты булу гына да ни тора! Алар бит татар халкын мәшһүр Гаяз Исхакыйлы иткән Яуширмә авылында яшиләр иде. Башка гаиләләрдә, бүтән авылларда тормыш кая бармас?! Әле кайчан гына 600дән артык хуҗалыгы булган Яуширмә инде бушап килә. Шул исәптән Тархановлар оясы да буш. «Бала чакта бербөтен булып яшәгән балалар кайсы кая таралышып бетте, – дип яза Флёра ханым. – Олыгайган саен, аралар ерагайган саен, бала чактагы туганлык хисләре кими бара кебек тоела миңа. Туып-үскән йортта бергә туплап торучы кеше булмадымы, балалар шунда кайтып һәрдаим аралашып тормадымы, акрынлап бетә башлый икән ул якынлык». Бик күпләр кычкырып әйтергә, ачыктан-ачык язарга җөрьәт итмәгәнне Флёра ханым ике җөмлә белән ачкан да биргән. Инде бу җөмләләр мәрхүмәнең васыяте кебек укылалар: «Таратмагыз туган йортыгызны, саклагыз авылларыгызны! Авылдан башка милләтне һәм миллилекне саклау авыр ул».

Боларны язганда, Флёра Тарханова үз нәсел-ыруын гына күз алдында тотмый, әлбәттә. Татар атлы зур гаилә бөтенләе белән дә үз тамырларыннан, туган йортларыннан ерагаеп, бүтәннәр арасында эреп, таралып бармый идемени? «Ник болай соң бу дөнья?» – дип, авыр сорау куя Флёра ханым. Инде күпме гаиләләрдә фамилияләр татарча, бала исемнәре русча. Ана телләре дә – рус теле. Бу галәмәт Тархановларга кагылмагандыр да бәлки. Ләкин ул татар милләтен күзгә күренеп сыегайта бара һәм тискәре хәрәкәтне беркем туктата алмый. Кемдер: «Татар кызлары һәм егетләре үз парларын үз милләтебездән тапсалар иде», – дип кенә чыгыш ясаса да, бу сүзләр иясен әллә ниләрдә гаепләргә мөмкиннәр, моның мисаллары булды инде. Нәкъ шул сүзләрне Флёра ханым ТНВ каналыннан да әйтте-әйтүен, аңа мондый кыюлыкны йә мишәрлеге, йә «Зөләйха»ны язган Гаяз Исхакыйлы туган төбәге, йә горур Тархановлар нәселе биргәндер шул, башкаларга кая ул аңа тиңләшү! Үз дәүләтебез булса һәм ул татарча сөйләшсә, милләтнең «эрүе» һәм тел югалтулар беркадәр акрынаер да иде бәлки, әмма юкны каян аласың? Уфтанырга гына кала шул. Флёра Тарханова «Упкын» исемле хикәясендә чып-чын милләт улы буласы бер яхшы хирургның, чит милләт кызы белән уртак тормышлары барып чыкмау аркасында, тормыш төбенә тәгәрәвен ышандырырлык итеп сурәтләгән. Әдибә бу четерекле темага шигырьләрендә дә кат-кат әйләнеп кайта.

Флёра Тарханова колачларга омтылган әдәби жанрлар арасында шигърият барыбер беренче урында тора. 80нән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылу үзе генә дә аның шагыйрә буларак зурлыгын күрсәтәдер. Кайбер әсәрләре өчәр-дүртәр композитор тарафыннан көйгә салынган, димәк, ошатканнар. Ә бит Флёра ханым язган җырларны (һәм бүтән шигырьләрен) бик гадиләр дип булмый, аларның һәрберсе, мөгаен, үзләреннән-үзләре көйгә салынырга тора, дияр урын да юктыр. Нәкъ әнә шул тышкы яктан үтә гадәти булмаулары, тапталмаган формалары, тирән мәгънәләре, еш кына шәхес язмышларын милләт гамьнәренә бәйләп сурәтләүләре белән, көй язучыларны үзләренә тартадыр аның шигырьләре. Шәрыкның катлаулы үлчәмдәге классик шигърият формалары белән беркадәр мавыгып, Флёра ханым «Язмышлар язылганда» китабына мөсәммән, мөстәзад, мөхәммәс, мөрәббәгъ, мөсәддәс, мөсәббә һ.б. кебекләрнең дә күп кенә үрнәкләрен керткән һәм һәр формага аңлатмалар биргән, димәк, шигырь язу белән бергә гыйльми вазифа да үтәгән (филология фәннәре кандидаты бит). Шунысы аеруча игътибарга лаек, шәрыкча иске-яңа шигырь формасы белән язганда да Флёра ханым милләт темасын, милли гамьне читтә калдырмый. Менә мөхәммәстән бер строфа:

«Милләтеңнең бөеклеген онытма,
Үз җиреңне каплаттырма «болыт»тан,
Сакла аны давыллардан һәм уттан,
Дошманнардан ябырылган мең уктан –

Бары шунда яшәп калыр милләтең».

«Яшьлек эзем калган сукмаклар» китабының «Багышлаулар» бүлегенә 20ләп әсәр кергән. «Багышлау» дигән шигърият төренең гаҗәеп бер үзенчәлеге бар: ул авторның шәхесен, тоткан кыйбласын ачыграк аңларга ярдәм итә. Флёра ханымның «Син яшьлектән әле китмәгән» һәм «Килеп чыгарсың кебек тоела» исемле багышлаулары алдына «Н.С.кә» дип куелган. Шулардан алдагы «Фәтанәт кыйссасы» әсәрендә «Сәйфиханымны үстердем Сыңар канатым белән» дигән юллар бар. Нәкъ шулар әлеге хәрефләрнең серен ача: Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылышын хөкем итеп бастырудан баш тарткан мәшһүр прокурор Сәйфихан Нәфиев ләбаса бу. Шагыйрә менә нинди шәхесләргә йөз тотып иҗат иткән!

«Җиңел тормыш белән
яшәмәдең,
Хәсрәте дә булды, сагыш та.
Тезләндерер кебек тоелса да,
Җиңә алдың син бу алышта», –

диелә шигырьләрнең берсендә. Татарстанда мәрхүм прокурорның исемен мәңгеләштерү өчен ни дә булса эшләнгәне ишетелмәде кебек. Ярый әле аны шагыйрь-шагыйрәләр онытып бетерми (шагыйрь дигәнем Рәфикъ Юныс була). Ярый әле татар әдәбиятында милли гамьле милләттәшләребезне күрә һәм әсәрләрендә халыкка күрсәтә белгән, шул халыкның зурлыгын да һәм, катлаулы, фаҗигале язмышлар, гыйбрәтле хәлләр аша, милләттәшләребез кылган хаталарны да сурәтләп бирә алган шагыйрь-шагыйрәләр бар. Шуларның берсе – Флёра Тарханова. Көенечебезгә, инде «Флёра Тарханова иде» дип язарга туры килә. Ләкин гамьнәрен үзе белән алып китмәде ул, дәвам итү өчен, исәннәргә калдырды.

Флёра Тарханова

Йөрәгем тулы яра

Бар нәрсәнең рәте китте –
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.

Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең кимүе
Йөрәккә сыза яра.

Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.
Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.

Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?

Сораулар җавапсыз кала –
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна –
Йөрәгем тулы яра.

Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading