16+

Зәмирә Рәҗәпова: «Безгә ярамаган тагын!» – дип яшәүче хатын-кызларны үзгәртергә җыена

Зәмирә Рәҗәпова бигрәк уңган: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнми, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнә икән!

Зәмирә Рәҗәпова: «Безгә ярамаган тагын!» – дип яшәүче хатын-кызларны үзгәртергә җыена

Зәмирә Рәҗәпова бигрәк уңган: көненә берничә концерт, банкетта чыгыш ясап кына чикләнми, сәхнәдән тыш хәтта бизнес белән дә шөгыльләнә икән!

– Мин Россиядә танылган компанияләрнең берсендә эшлим. Ул витаминнар, коктейльләр, йорт өчен биологик нигездәге юу-чистарту продуктлары һәм косметика сата. Әлеге бизнесның эчтәлеге – акча белән акча эшләү түгел, ә нәкъ кибеттәге кебек продукт сатудан гыйбарәт. Структура төзеп, челтәрле маркетинг нигезендә, продуктны кулланучыга җиткерү. Безнең халыкта «сетевой бизнес» һәрвакыт шик-шөбһә тудыра. Ләкин статистикага күз салсаң, бөтен Европа шуның белән шөгыльләнә. Дөньякүләм билгеле миллиардерларның да күбесе– челтәрле маркетинг магнатлары. Шуларның берсе – Дональд Трамп.

Әгәр дә эшем ошый икән, хыялларымны тормышка ашырырдай керем бирә икән, мин көн-төн рәхәтләнеп, арымый эшли алам. Иң рәхәте – көн дә иртән торып, эшкә барасы түгел. Офис самолетта да була ала, фатирда да, интернет бер урында гына тоткан авыл бакчасы артында да... Иң мөһиме – кул астында телефон, интернет, ручка һәм дәфтәр булсын.

Шушы бизнеска бәйле тагы бер шөгылем бар – ул «Зәмирә белән минус 10 килограмм» дип атала. Әлеге проект «Без бит авыл хатыннары, ярамаган тагын», «Әй, мин бит инде карт», «Минем егетләр каратасым юк, нигә миңа фигура» диючеләр өчен. Хатын-кыз, кайда яшәсә дә, ничә яшьтә булса да, матур булырга тиеш. Ул – табигать законы, ә аңа каршы барсаң, бәхетсез генә буласың. Матур фигура ул – беренче чиратта сәламәтлек. Шешенгән аяклар, битләр, тән авырлыгыннан чиргә уралган организм, югары кан басымы һ.б. – бу, әлбәттә, сәламәтлек түгел. Минем проект белән күпләр ябыкты һәм алар нәтиҗәсеннән бик канәгать. Кайчак ябыкканга кадәр төшкән фотолары белән бүгенгесен куям да, кеше: «фотошоп», – дип ышанмый тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading