Шәһри Казан

Зәмирә Рәҗәпова эшкә чыккан. 40 көнлек Камиләне кем карый?

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруын төшерә башлаулары хакында хәбәр итте.

Яңа елның беренче көннәрендә Зәмирә Рәҗәпова өченче тапкыр әни булды. Ире Максим Куприяновка ул Камилә исемле кыз бүләк итте.

Реклама

Узган атнада бәби туйлары үткәргәннән соң Зәмирә “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруын төшерә башлаган.

-Минем директка килгән иң популяр сорау — съемкалар вакытында Камиләне кем карый? Минем эшем, юлга киткән вакытны да исәпләсәк, 4 сәгать чамасы дәвам итә. Камиләне әбиләре чиратлашып карый: әнием һәм кайнанам, - дип тынычландыра язылучыларын Зәмирә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: