16+

Зәмирә Рәҗәпова: “Табиблар: “Сезнең балагыз тын алмый”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды”

Бар да ничек кирәк, шулай булды: сабый сулады, тугач кычкырды. Әмма соңыннан... Бар да тынды... Бөтенесе дә тынды.

Зәмирә Рәҗәпова: “Табиблар: “Сезнең балагыз тын алмый”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды”

Бар да ничек кирәк, шулай булды: сабый сулады, тугач кычкырды. Әмма соңыннан... Бар да тынды... Бөтенесе дә тынды.

Зәмирәнең Инстаграм бите башка билгеле шәхесләрнекеннән аерылып тора. Ул реклама белән тулмаган, халыкчанрак дип әйтикме?! Алып баручы анда һәрвакыт ниндидер файдалы киңәшләр “элә”, үзе пешергән тәмле ризыкларның рецептын куя, алай гына да түгел, хәтта туры эфирда язылучылары белән бергәләп пешерә дә!


Күптән түгел Зәмирә Инстаграм битендә икенче улы Данилның дөньяга аваз салган көннәрен искә алды. Әлеге посттан аңлашылганча, икенче тапкыр әни булган вакытларда тырыш һәм мөлаем алып баручыга шактый авыр көннәр кичерергә туры килгән.   
“Бөтенесе дә 12 апрельдә башланды, - дип башлана әлеге пост. - Казанның зур сәхнәләренең берсендә ел да уздыра торган “Тамада-шоу” концертыннан... 150дән артык артист, 600 тамашачы, хәл итәсе меңләгән мәсьәлә! Ул вакытта йөклелегемнең 32 нче атнасы гына булса да, күпләр: “Сәхнәдә бала тапмаса гына ярар иде инде”, - дип борчылды. Әмма әлеге концерттан соң өч көн узгач, иртән билем авырта башлады.  Авырлы хатын-кыз өчен бу гаҗәп хәл түгел анысы, ләкин хәлем начарланганнан начарая, бил ныграк авырта башлый... Куркып һәм борчылып, табибыма шалтыратырга булдым. Ул исә: “Тиз генә минем янга!” – диде. 


Һәм берникадәр вакыттан соң мин аның янында идем инде. Табиб миңа бер генә карады да: “Вакыт җиткән!” – диде. Халатым юк иде. Ә бит бала табу йорты өчен махсус матур халат аласы килгән иде! Киттем кибеткә халат эзләп! Көндезге сәгать 12дә кибеттә йөргән булсам, 16.00дә икенчегә әни булган идем инде. Данил бик кечкенә булып туды: авырлыгы өч килограмм да юк, буе - 51 сантиметр. Бар да ничек кирәк, шулай булды: сабый сулады, тугач кычкырды. Әмма соңыннан... Бар да тынды...
Бөтенесе дә тынды. Хәтта операция вакытында шаярышып сөйләшкән Светлана Владимировна да, Роза Насыйховна да. “Ничек анда минем балам?” – дип сорарга да дәшмәдем. Начар җавап ишетергә курыктым. Табиблар үзләре сүз башлады: “Сабый вакытыннан алдарак туганлыктан, кайбер әгъзалары тулысынча җитлекмәгән. Шуңа да аппаратка тоташтырдык. Шулай була ул, борчылмагыз. Менә, күрерсез, 7 айлык булып туганнар бик җитез була!” – дип, үзләренчә мине тынычландырмакчы булдылар. Бу сүзләрне ишеткәннән соң нәрсә булганы бар да төштәге кебек: реанимация, наркоздан айну, эчемнең авыртуы... Мөкәйләп дигәндәй реанимациягә кадәр барып, тәүге тапкыр улымны күрдем. Шундый кечкенә. Пыяла астында, борыныннан шланглар чыгып тора... “Пип, пип”, - дип торган аппарат тавышы. Бездән башка да балалар бар иде, кемдер – 2 килограмм, кемдер – 1,5, ә кемдер бөтенләй 500 грамм, әмма шулай да яшәргә маташып ята, ә табиблар фәрештәдәй алар янында йөгереп йөри. Мондый хәлгә беренче тапкыр очрадым, чөнки зур улым Аяз 4500 грамм авырлык белән, 57 сантиметр булып туган иде.
Баламның кювезы янында торганда бар белгән догаларымны укыдым. “Хастаханә диварлары чиркәү һәм мәчет диварларына караганда да ихласрак догалар ишетә”, - диләрме әле?! 


Яхшы хәбәр ишетергә теләп, дежур табиб янына килдем. Ул өметләндерә торган бернәрсә дә әйтмәде. Ләкин сөйләшүебез шул урында өзелде,  кайсыдыр баланың хәле начарайды да, табибны чакырып алдылар. Аны озак көткәннән соң, палатага төшергә булдым. Чөнки үземнең дә хәлем яхшыдан түгел иде. Әмма төшер алдыннан тагын бер кат баламны күрергә теләдем. Шунда табибларның балам янына җыелуын күреп алдым. Мине шәфкать туташы туктатты да: “Сезгә анда ярамый. Балагыз тын алмый”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, аяк астында җир убылгандай булды. Бөтен авыртуларым онытылды. Ничек инде тын алмый?!..
Ишек каршындагы диванга утырдым. Табиб реанимациядән чыкканчы үзем дә тын алмадым кебек. “Балагызның хәле бик авыр”, - диде. Мин шундук: “Баш астына дога китабын салсак ярыймы?” - дидем. Ул каршы килмәде. “Иртәгә әтисе килә, алып килергә кушармын”, - дидем. “Әйдәгез, әтисе үзе бала янына керсен”, - диде табиб. Мин аптырап: “Алай ярыймыни?”, - дип сорадым. “Мондый вакытта без рөхсәт бирәбез, чөнки әтиләрнең энергетикасы көчле. Әниләр күп елый, арый, алар балаларына хәл бирә алмый. Әтиегез килгәч, миңа шалтыратырсыз”, - диде.
Макс килде, аңа махсус киемнәр бирделәр һәм улыбыз янына бергәләп мендек. Кювез янына килгәч, әтисе озак дәшми торды. Аннары: “Улым, уян. Без сине яратабыз!” – диде. Ышанасызмы-юкмы, бала шундук селкенә башлады. Шул кечкенә кулларның селкенүе мине ничек шатландырганын белсәгез?! Шәфкать туташлары, табиблар йөгереп килде. Мин шунда һәммәсен кочаклап үбәргә әзер идем. Табибларның эшләре бигрәк җаваплы һәм авыр!
Әмма шатланырга әле иртәрәк иде. Соңыннан безне республика балалар клиник хастаханәсендә тернәкләндерү курсы көтте. Баланы анда да реанимациягә алып киттеләр, ә миңа: “Сезгә урын юк, өегезгә кайтыгыз”, - диделәр. Ничек инде?! Бала табу йортыннан өйгә баласыз кайтыйм ди?! Алар тәкъдименнән баш тарттым, минем янга табиб чыкты. “Балагызның хәле авыр. Берәр хәл була калса, чакырырбыз. Кайтыгыз өегезгә”, - ди. “Берәр хәл була калса”?! Нәрсә әйтергә теләде ул?!
Макс: “Әйдә, кайтыйк”, - дигәч, кайтырга булдым. Юл буе кычкырып еладым. Күңелем әрнеде, әйтерсең дә йөрәгемне хастаханәдә калдырдым...
Өйгә кайттык. Әмма елаудан туктамадым. Максның нервылары бирешә башлады. “Җитте! Нигә елыйсың?! Ул бит исән!” – ди. Шулчак мин, аңыма килеп: “Әйе, чынлап та, ул исән бит!” – дидем...
Танышлар аша ДРКБның баш табибына чыктык. 
Ул: “Килегез, берәр нәрсә хәл итәрбез”, - диде. Шундук бала янына киттек. Безне дежур  табиб каршы алды һәм тыныч кына: “Балагызның гомеренә бернинди куркынычлык та янамый”, - диде. Аның сүзләре мине шулкадәр тынычландырды! Һәм без кабат өйгә кайтып киттек. Көн дә, ниндидер сәбәп табып, хастаханәгә барып йөрдек. Аның белән бер бүлмәдә булмасам да, янында булу да күңелне тынычландыра иде.
Икенче атна башында мин әйберләремне җыеп, бала янына ятарга дип килдем. Палатага керсәм, анда пыяла тартмада, зәңгәр лампа астында минем хәзинәм ята. Тормышымның иң бәхетле мизгеле шул булгандыр. Үзем дә сизмәстән: “Кадерле җан”, - дип куйдым. Шул мизгелдән соң мин кабат яши башладым.
Ике атна хастаханәдә ятканнан соң, безне өйгә чыгардылар. Ә өйдә әтисе безгә сюрпризлар әзерләгән иде...

Зоя СОЛОШИНА язып алды.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading