16+

Үзмәшгуль Алия – укырга да, эшкә дә өлгерә

Латин хәрефләре белән татарча язылган свитшот, худи, чалбар, күлмәкләр тегеп сатучы Алия Минһаҗева да үзмәшгульләр сафына бас­кан.

Үзмәшгуль Алия – укырга да, эшкә дә өлгерә

Латин хәрефләре белән татарча язылган свитшот, худи, чалбар, күлмәкләр тегеп сатучы Алия Минһаҗева да үзмәшгульләр сафына бас­кан.

Алиягә – 16 яшь, Казандагы 4нче гимназия-интернатының 10нчы сыйныфында укый. Ул тегүчелек белән 13 яшьтән шөгыльләнә.
– Тегү белән кызыксынуым хезмәт дәресеннән башланды. Безгә, свитшот тегәбез, дип әйттеләр. Миңа бу уй бик ошады һәм дәрестә өч төрле эшләнмә ясадым. Шуннан буш вакытымда өйдә дә тегә башладым. Тегә генә башлаганда, кайсы материалны кайдан алып булганын да белми идем. Хәзер инде кибетләрне дә, материалларның исемнәрен дә яхшы беләм: футер, кулирка, интерлок исемнәрен ишеткәч югалып калмыйм. Тәҗрибәм дә артты. Хәзер катлаулырак киемнәргә күчтем: тартым тукымадан (трикотаж) олылар өчен дә, балаларга да свитшотлар гына түгел, худи, чалбарлар, энемә күлмәкләр тегәм. Күптән түгел генә җылытылган жилет тегеп карадым, аны теккәндә, Резидә Аглиуллованың нәкышен кулландым, – дип сөйли ул.

Алия яңа проект та башлаган. Татар телен популярлаштыру максатыннан, киемнәргә яңалиф графикасындагы сүзләр чигә башлаган. 1927-1939 елларда кулланылган яңалиф язу системасына алынуның үз максаты бар икән.  

– Беренчедән, татар теле төрек телләре гаиләсенә керә. Төрки телләрдә, әйтик, төрекләр латин хәрефләрен куллана. Икенчедән, инглиз теле бик популяр. Латинча язуны күргәч, кешеләр аңа башкача карый. Бу – татар телен популярлаштыру мөмкинлеге. Өченчедән, проект халыкара базарга чыгуга юнәлдерелгән. Чит илләрдә бик күп татарлар яши һәм алар яңалифтә аралашалар. Проект уңышлы эшләп китсен өчен, миңа чигү машинасы кирәк, хәзер аңа акча җыям. Заказлардан килгән акчаны шуңа тотармын дип уйлап торам, – дип сөйли Алия.
Товарын популярлаштыру, күбрәк җитештерү ниятеннән, ул үзмәшгуль буларак теркәлгән.

– Моны үзем өчен отышлы дип уйладым, хәзер заказларны юридик затлардан да ала алам. Гимназия өчен бомбер-кофталар тектем, – ди.
Тегүчелектән тыш, рус теленнән һәм лингвистикадан олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнаша. 11нче сыйныфны тәмамлагач, гамәли лингвистика юнәлешендә укырга планлаштыра. Шул ук вакытта үзенең проектын да үстерергә уйлый.

Алия киемнәргә чигүле язуларны абыйсы белән сайлап ала. «Татар телле милләт бәхетле», «Дәртле, моңлы, нурлы Казан», «Без бергә булдырабыз» кебек язулы свитшотлар күрсәгез, алар Алия кулы аша узган булыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading