16+

Үзмәшгульлектә үзгәреш: штраф белән керем бертигез

Үзмәшгульләнгәннәргә көн бетә – теркәлмәгән килеш керем ала һәм салым түләми икән, аны шул кереме күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Үзмәшгульләнгәннәргә көн бетә – теркәлмәгән килеш керем ала һәм салым түләми икән, аны шул кереме күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Димәк, билең тураймас хәлгә килгәнче түтәлдә казынып, уңышыңны базарга чыгарып сатсаң, шул акчаң штрафка китә дә бара. Түтәл казылган, суы сибелгән, уңышын җыеп ашамагансың, сатылган акчаның рәхәтен күрмәгәнсең, бу хакта бары тик билнең сызлавы гына искә төшереп торачак. Дәүләт Думасына әлеге закон проектын тәкъдим итүчеләр, әлбәттә, бик зур суммалар белән чиертмеш уйнаучыларны һәм дәүләт казнасына бер тиен дә кертмәүчеләрне акылга утырту турында уйлаганнардыр, әмма үз кишәрлегендә, хуҗалыгында нәрсәдер үстереп, җитештереп сатучыларга да кагылмый калмый бу закон. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр өчен киләсе ел башыннан салым салу системасы эшли башлаячак. Бу эксперимент рәвешендә Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү белән Калуга өлкәләрендә кертеләчәк. Физик затлар өчен ул – 4 процент, компаниялар белән эшләүчеләргә 6 процентны тәшкил итәчәк. Әмма ул керем күләме аена – 200 мең, елына 2,4 миллионнан артмаган очракта гына. Кишер белән сөт сатып кына бу сумманы җыеп булмый, ә менә 9 литр эмальле чиләгеңне тутырып сөт сатсаң, салымыңны түләмәгән очракта, шул барлы-юклы керемнән дә колак кагып була. Савасың да җиргә агызасың, барыбер файдасы юк. Һәркем бит күчемсез милек йә булмаса Кытайдан вагонлап кайта торган товар, чит ил техникасы белән эш итми, ул очракта бәлки салым түләгәндә дә файдасы юк түгелдер.
 
Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты башлыгы Андрей Макаров шул рәвешле керемчеләрне күләгәдән чыгарып була дип белдергән. Алар бар, акча эшли, әмма андыйлар икътисад өчен юк. Илдә шундый күләгәдә калучылар саны 30 миллион чамасы икән. Бу яңалык бәхәсләр тудырачак әле. Кемнең күпме керем алганын әүвәл ачыкларга, исбатларга кирәк. Ә салым дигәннән, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне салымнан бигрәк Пенсия фондына түләүләр күбрәк борчый. Пенсия яше арту белән бәйле хәлләрдән соң әлеге фондка күчереп барырга атлыгып тормый халык, моның нәтиҗәсе буларак эшмәкәрлек эшен туктаткан яки үзмәшгульлек белән генә шөгыльләнгәннәрне дә аңларга була. Тик менә закон проектын тәкъдим итүчеләр башкачарак уйлый, күрәсең, алар 30 миллион халыкны күләгәдән чыгармакчы.

Салым салу системасын үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең дә мәнфәгатен кайгыртып эшләгәндә, нәтиҗәсе штрафларга караганда күбрәк булыр иде. Андыйлар рәсми теркәлүнең файдасы барлыгын күрсә, әлбәттә, үз теләге белән барып теркәләчәк. Башкача булган очракта, нинди генә штрафлар салма – ул аны әйләнеп узу юлларын эзләячәк. Руль артында йөргән кебек инде – ГИБДД хезмәткәрләре торган җирдә бөтен машина йөртүче тизлеген киметеп, чыраен тыңлаучан малайныкы шикелле ясап узып китә дә, бераз баруга, газ педаленә баса. Эшмәкәр булып теркәлү, аннан да бигрәк бу өлкәдән чыгу – катлаулы эш. Берәү дә эшмәкәр булып тумый, һәркемнең дә юридик белеме юк, бухгалтер да түгел ул, ә законны белмәү җаваплылыктан коткармый, бераз гына ялгышлык җибәрү белән – әлеге дә баягы штрафлар яки башка санкцияләр. Бер кочак кәгазьләр, ишек төбендә чират торулар, санау-исәпләүләр, өстәвенә тәртип-законнар үзгәреп тора.  Аларны әле юридик белеме булганнарның да һәркайсы белеп бетерми, кая инде анда урамда промоутер булып листовка таратучы студентлар йә булмаса декрет ялында утыручы, интернетта бераз акча эшләргә маташучы яшь аналар аңласын?  Әлеге гамәлләрне гадиләштереп, үз эшен ачып, көчен сынап карарга теләүчеләрнең дә мәнфәгате кайгыртылганда нинди шәп булыр иде дә бит. Законнарны аңлы рәвештә үзгәртүдән дәүләт тә, гражданнар да файда гына күрәчәк.

Куркытып кына берни эшләп тә, бернәрсәгә ирешеп тә булмый, бары тик үзара аңлашу, ярату булганда гына нәтиҗәсе булачак, дигән Мәскәү эшмәкәрләре профсоюзы рәисе Ольга Белоненко. Бу сүзләр белән ничек килешмисең инде, ярату берьяклы гына булырга тиеш түгел. Куркынып беткән белән яратышуның ни тәме, ни яме.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кычкыртып талыйлар гади халыкны

    Мөһим

    loading