16+

Үзмәшгульләр: «Безнең бернинди алдауларсыз эшлисебез килә»

Белгәнегезчә, быел Татарстанда профессиональ керем өчен салым проекты эшли башлады. Әлеге яңалык, тәҗрибә рәвешендә, илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсендә кертелде.

Үзмәшгульләр: «Безнең бернинди алдауларсыз эшлисебез килә»

Белгәнегезчә, быел Татарстанда профессиональ керем өчен салым проекты эшли башлады. Әлеге яңалык, тәҗрибә рәвешендә, илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсендә кертелде.

Сүз уңаеннан: бүген республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан легаль рәвештә эшли башлаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульләр белән очрашуда билгеләп үткәнчә, бу сорау бүген бик актуаль.

– Проект тәҗрибә форматында эшли башлады, шуңа да аңа кагылышлы сораулар еш туып тора. Безгә аларны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Проект без теләгәнчә булсын, үзмәшгульләр күләгәдән чыгып тыныч кына эшләп китсен дисәк, ул һәрьяктан уйланылган булырга тиеш, – диде ул Президент каршындагы Эшмәкәрлек советының чираттагы утырышында.


 
Кондитерлар өчен яңа нормалар кирәк

Үзмәшгульләр турындагы закон кабул ителде ителүен, әмма аңа шактый төзәтмәләр кертергә кирәк. Өйдә тортлар һәм башка кондитер ризыклары эшләп сатучыларга кагылышлы мәсьәлә аеруча кискен тора.  Заказга тортлар, зефирлар пешерүче Зөлфия Фәйзрахманова үзмәшгуль буларак теркәлгән, беренче салымын да түләргә өлгергән.

– Бу закон турында берничә ел элек үк уйлап йөри идем. Тынычлап эшләү өчен кирәк иде ул. Теркәлү авыр булмады, барысы да аңлаешлы һәм җайлы. Салым органнары безгә бәйләнә алмый, бу яктан проблема хәл ителде. Ә менә безнең эшчәнлеккә турыдан-туры кагылышлы башка сораулар әле бар. Өйдә ризык әзерләп сату тыела. Хәзер гамәлдә булган санитария нормалары безгә туры килми, алар кондитер цехлары өчен генә яраклы. Безгә сертификат алып тынычлап эшләр өчен яңа санитария кагыйдәләрен булдыру мөһим, – диде ул.  

Аны борчыган икенче мәсьәлә – кондитерлар үз продукцияләренә документ алу өчен, аларга декларация ясарга тиеш. Бер гөбәдияне генә дә Роспотребнадзорның Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барып тикшертү 18 мең сумга төшә икән.

– Мин тортлар да, зефирлар да, башка ризыклар да пешерәм. Бөтен продукция өчен 100-200 мең сум акча түләргә кирәк була. Тикшертү бер нәрсә, әле аларга декларация дә алырга кирәк. Ә мин моны эшли алмыйм, чөнки юридик зат саналмыйм. Димәк, шәхси эшмәкәр булып теркәлергә тиешмен булып чыга. Мин тортларны предприятиеләр кебек зур күләмдә пешермим, шуңа да эшмәкәр булып теркәлүнең зарурлыгын күрмим. Шунысы да бар: кайбер ингредиентларга аллергиясе булганга яки башка сәбәпләр белән клиентлар миннән тортның составын үзгәртүне сорый, мин шулай эшлим дә. Ә рецептны үзгәрткәч, декларациясен дә үзгәртергә кирәк була. Бүгенгесе иртәгә ярамый дигән сүз. Безнең бернинди алдаусыз эшлисебез килә, өй кондитерлары өчен санитар нормалар сыгылмалы булырга тиеш дип саныйм, – ди Зөлфия Фәйзрахманова.

Рөстәм Миңнеханов, аның сүзләрен хуплап, бу төр эшчәнлк өчен гади һәм аңлаешлы формалар уйлап табарга кирәк, диде. Иң мөһиме – өй шартларында җитештерелгән кондитер ризыклары сыйфатлы һәм куркынычсыз булырга тиеш, дип тә өстәде.

Сүзгә Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко да кушылды. Ул Зөлфия Фәйзрахманованың намус белән эшләвенә соклануын һәм аның фикерләрен истә тотып, бергәләшеп эшләргә әзер булуын белдерде. Рөстәм Миңнехановның, сезнең гөбәдия ашап карыйсыгыз килә инде, дигән шаярту сүзләренә, ул чәк-чәк белән бавырсакны яратуын, ә гөбәдияне ирләр ризыгына санамавын әйтте.

Банклар белән эшне җайларга

Декоратор булып эшләүче Алия Хөрмәтова Президенттан дәүләт сатып алуларында үзмәшгульлеләргә катнашу һәм тендор оту мөмкинлеге булдыруны сорады. Бу безгә үсәргә, бизнесны җәелдерергә булышыр иде, диде ул. Рөстәм Миңнеханов аңа республикада кече һәм урта бизнеска мондый ярдәм булуын һәм үзмәшгульлеләргә дә шундый механизм булдыру мөмкинлеге табарга тырышуларын әйтте.

«Цифровая безопасность» компаниясе директоры Айрат Галиев тә законга шактый төзәтмәләр кертергә кирәклеген, аеруча банклар белән эшләү формасының төгәл булмавын җиткерде. Күп кенә үзмәшгуль эшмәкәрләр, әйтик, программист-фрилансерлар, дизайнерлар һәм башкалар төрле компанияләргә хезмәт күрсәтә. Мондый үзмәшгульләргә карата Росфинмониторингның игътибары арта. Үзмәшгульләр хисабына күчкән керемнәрне банклар эшмәкәрлек эшчәнлеге табышы дип кертми. Шуңа күрә клиентлар тарафыннан акча күчерүләр шик тудырырга мөмкин.


– Бу очракта заказ бирүче компаниянең дә зыян күрүе бар, чөнки банк шикле операцияләрне туктатырга яисә юридик затның хисабын ябарга мөмкин. Тикшерүләр дә булачак, без анысыннан курыкмыйбыз, әмма бик күп документлар таләп ителеп, бухгалтерия эшенә авырлык кына тудыра. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең банклардагы хисапларын шәхси эшмәкәрләр хисабына тиңләштерергә кирәк дип саныйм. Шуның белән юридик затларның үзмәшгульләр белән исәп-хисап ясаганда куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.
Утырыштагылар бу тәкъдимне Россия банкына юлларга кирәк дигән фикергә килде.

Мәктәп укучысы аена 45 мең сум акча эшли

Утырышка яңа гына 15 яшен тутырган Николь Гәрәева исемле кызны да чакырганнар иде. Ул стрессларны бетерү өчен кулда уйната торган сагыз, ягъни слайм эшләп сата. 8 нче сыйныф укучысының айлык кереме - 45 мең сум. Кызның инстаграмда 40 мең язылучысы бар. Ул элгән видеоларны да 60ар мең кеше карый.


Рөстәм Миңнеханов кызның 15 яшьлек туган көне белән котлап чәчәк бәйләме тапшырды һәм, шаяртып, минем дә инстаграм бар, берләшеп, уртак предприятие булдырыйк, диде. Шул ук вакытта ул Никольга күләгәдән чыгып эшләргә тәкъдим итте.
– Безгә синең кебек актив яшьләр кирәк. Киләчәк сезнең кулда, – диде ул кызга.  

Фотолар: president.tatarstan.ru  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading