16+

Зәринә Хәсәншина: "Сайларга авыр булачак"

Казанда югары уку йорты студентлары арасында үткәрелә торган “Яз гүзәле-2021” матурлык һәм талант бәйгесе уза. Быел бәйгедә Казанның 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга чыккан.

Зәринә Хәсәншина: "Сайларга авыр булачак"

Казанда югары уку йорты студентлары арасында үткәрелә торган “Яз гүзәле-2021” матурлык һәм талант бәйгесе уза. Быел бәйгедә Казанның 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга чыккан.

Проект моннан 12 ел элек Казан дәүләт энергетика университетында барлыкка килгән. Университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, 10 мартта узган кастингта барлыгы 60 студент катнашкан. “Бу бәйгене ел да үткәрергә кирәк дип саныйм. Алай гына да түгел, киләчәктә “Яз гүзәле”н Идел буе округындагы уку йортылары арасында оештыру теләге бар. Мин бу тәкъдим белән ТР Дәүләт Советына да, ТР Яшьләр министрлыгына да мөрәҗәгать иттем”, - ди Эдвард Абдуллаҗанов.

Конкурсның үзенчәлеге шунда: ул студентлар инициативасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Дөрес, бәйгегә күп кенә иганәчеләр җәлеп ителгән. Шуңа да проектка студентлар үз кесәсеннән акча чыгармый, дип ышандырды ректор.

Конкурс барлыгы биш этаптан тора: үз-үзеңне презентацияләү, кулинария һәм интеллектуаль этаплар, “милли костюм”, “иҗади конкурс”. Кызлар өчен бию, кул эшләнмәләре һәм башкалар буенча мастер класслар үткәрелгән. “Шәһри Казан” редакциясе журналисты Йолдыз Шәрәпова сөйләм культурасы буенча дәрес бирде. Моннан тыш, кызлар Тукай музеенда булган, якын арада Г.Камал театрына да барачак икән.

Жюри составында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимиятендә, КДЭУ администрациясендә эшләүче затлар, партнерлар һәм блогерлар бар. Алар арасында яшь җырчы Зәринә Хәсәншина да бар. “Жюри әгъзасы буларак, дөрес һәм гадел бәя бирергә тырышырбыз. Кызларны акыл ягыннан, эчке һәм тышкы кыяфәт, сөйләм теле буенча, иҗади сәләтләрен бәяләрбез дип уйлыйм. Кызларның һәрберсен күзәтеп барам, барысы да җиңүгә лаек. Иң-иңен сайларга авыр булачак”, - ди Зәринә.

Финалистлар төрле номинацияләрдә бүләкләнәчәк. “Халык мәхәббәте” номинациясе җиңүчесе өчен “Интертат” сайтында тавыш бирү бара. Абсолют җиңүченең һәм башка финалист кызларның нинди бүләккә ия булачагы әлегә билгеле түгел. “Һәрхәлдә чүп-чар бирмибез. Яшь кызларга кызыклы һәм кирәкле булган бүләкләр тапшырылачак”, - диде Эдвард Абдуллаҗанов.

“Яз гүзәле” бәйгесе яшь буында татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бәйге финалы 7 апрельдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узачак.

Эльвира ШАКИРОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading