16+

Зәйнең баллы заводына сәяхәт: чөгендер ничек шикәргә әйләнә?

Сез көн дә чәйгә салып болгата торган шикәргә багышлап Чехиядә һәйкәл салганнарын белә идегезме? Ә шикәрнең микробларны бетерү сәләтен? Озак төзәлми торган яраларны шикәр белән бәйләсәң, ул бик тиз кипшенә, төзәлә, диләр. Яшермим, мин боларның берсен дә моңарчы белми идем.

Зәйнең баллы заводына сәяхәт: чөгендер ничек шикәргә әйләнә?

Сез көн дә чәйгә салып болгата торган шикәргә багышлап Чехиядә һәйкәл салганнарын белә идегезме? Ә шикәрнең микробларны бетерү сәләтен? Озак төзәлми торган яраларны шикәр белән бәйләсәң, ул бик тиз кипшенә, төзәлә, диләр. Яшермим, мин боларның берсен дә моңарчы белми идем.

Әле алай гына да түгел, ничек итеп кап-кара балчыкта үсеп утырган чөгендердән ап-ак шикәр ясап булганын да күз алдына китерә алмый идем. Югыйсә Россиядә ХVIII гасырда ук инде шикәр чөгендереннән шикәр җитештерә башлаганнар, чит илләрдән кертүне бөтенләй туктатканнар. Татарстаныбызның Буа, Нурлат, Зәй районнарында шикәр җитештерәләр. Зәй шикәр заводы 1967 елда ук ачылган. Ниһаять, миңа да әлеге заводны күрергә насыйп булды. Ишегалдында тау-тау булып өелеп яткан кара балчыклы чөгендернең ничек итеп ак шикәргә әверелеп капчыкларга тутырылганын үз күзләрем белән күреп кайттым. Хәер, боларның барысы турында да тәфсилләбрәк языйк.

Эш басудан башлана

Башта Зәй шикәр заводының Россиядә иң эреләрдән икәнлеген әйтеп китү кирәктер. алар беренче бишлеккә керә. Татарстан буенча җитештерелгән шикәрнең 51 проценты зәйлеләргә туры килә. Заводта меңгә якын кеше эшли. Бер тәүлеккә 8000 тоннага хәтле чөгендер эшкәртеп, 1200 тонна шикәр комы җитештерәләр.


– Шикәр җитештерү шикәр чөгендерен үстерү хәстәреннән башлана, – ди Зәй шикәр заводының генераль директоры Антон Трошин. – Үзебезнең «Агросила» холдингында гектарыннан 450 тонна чөгендер алабыз. Аның составында шикәр 18 процентны тәшкил итә, бу бик әйбәт күрсәткеч. Моннан тыш, безгә Башкортстаннан, Лениногорск районыннан да чөгендер ташыйлар. Шикәр чөгендерен ватмыйча, кисмичә җыеп алу да бик мөһим. Эшкәрткәнче, аны әле шактый вакыт сакларга да кирәк, ул бозылмаска, черемәскә тиеш. Шуңа күрә җыю комбайннарын бик дөрес көйләп, чөгендергә тими сабакны гына кисеп алу кирәк.

Чөгендер басуларында үткән җәйге эссе көннәрне кем генә онытты икән әле. Бер чорда кайда терлек өчен, кайда шикәр алу өчен чөгендерне күпләп үстерәләр иде. Икешәр, өчәр кат чүбен утаулар, бозлы-карлы быкырдыкка батып, аны җыю... Хәзер инде бар да башкача. Чөгендер басуында чүп утап йөргән балаларны күрмәссез. Чүпне хәзер гербицидлар «утый». Җыеп алуны комбайннарга тапшырганнар.

Завод директорына да бу эшләрнең берсе дә чит-ят түгел. Хезмәт юлын 19 яшеннән слесарь булып башлаган. Бөтен баскычларны үтеп, эшнең асылын аңлап, әлеге дәрәҗәгә ирешкән. заводны төзегәндә, бабасы инженер була, аннан соң директор булып эшли. Антон Трошинның өстәлендә нәни капчыкта 1967 елда иң беренче җитештерелгән шикәр комы тора.
– Бу минем өчен бик тә кадерле, – ди директор.

Чөгендер заводка агып керә?!

Чөгендер тауларының иге-чиге юктыр кебек. Зур-зур машиналар берөзлексез килеп тора. Алар өчен әле дә нәкъ урак өсте. Эшнең дәвамлылыгы уңышка карап бара икән. Узган ел декабрьдә үк беткән, быел 17 августтан башлаганнар, февральгә хәтле дәвам итәр диләр, уңыш әйбәт. Чөгендерне саклау өчен температураның уйнамавы кадерле. Җылы икән – җылы торсын, суыта икән – инде җылытмасын. Әлбәттә, табигатьтән мәрхәмәт көтеп кенә тормыйлар. Шикәр чөгендере көшелләренә температураны саклый торган агрегатлар сатып алып урнаштырганнар. Температура үзгәрүгә, ул үзе кабына, үзе сүнә. Чөгендер зур өемнәрдә дә парланмый, кызмый. Бу – чөгендерне сыйфатлы килеш дүрт айдан алып, алты айга хәтле сакларга мөмкинлек бирә. Чөгендер заводка арыклардан агып керә. Иң беренче туган сорау: каян су җиткерәләр? Завод биләмәсендә бик зур су чистарткыч бар. Зәй елгасыннан суны бер тапкыр алалар да, шуны чистартып, сезон беткәнче кулланалар. Чөгендергә ияреп, басудан бик күп балчык кайта, аны үзләренең басуларына чыгаралар. Су сеңә, туфрагы, комы өслектә кала. Моннан табигатькә зыян юк.

Чөгендер сулы арыкка төшүгә юыла башлый һәм аның берничә этабын үтә. Ара-тирә калган сабакларыннан, балчыктан, комнан чистартыла. Аннан соң чөгендернең китекләре, «койрыклары» аерым җыйнала. Юылып беткәннән соң, кыргычтан чыгаралар. Өйдә һәркайсыбызның кишер, чөгендер кырганы бар, нәкъ шулай килеп чыга. Аны янә суга салалар. Чөгендернең составындагы шикәр суга чыга. Шуннан соң кайнату процесслары башлана. Су кими, шикәр комы арта. Ахырдан без белгән-күргән шикәргә кала. Без бу процессларның барысын да үз күзләребез белән күрдек. Биек-биек баскычлардан әле мендек, әле төштек. Кыскасы, чөгендер шикәр булганчы, суга да төштек, утка да кердек. Әлеге өлешне, завод директоры Антон Трошинның киңәшен тотып, мөмкин кадәр гади итеп язарга тырыштым.

– Шикәр ясау процессын артык җентекләп язарга тырышмагыз. Ниндидер төгәлсезлекләр килеп чыгар, болар дөрес эшләми икән дигән фикер тудырыр, – диде ул.
Мин аның белән тулысынча килешәм.

Татлы кызлар биредә

Мин чөгендернең әле транспортердан, әле ниндидер цистерналар аша үткәнен карап йөргәндә, машина йөртүчебез Альберт Каюмов биредә эшләүче кызларга да күз салырга да өлгергән.
– Иң татлы кызлар мондадыр инде, – диде ул, елмаеп.
Беренче тапкыр килгән кеше өчен биредәге эш бик катлаулы кебек. Ничек өлгерәләр, ничек аяктан егылмыйлар икән дип уйлыйсың. Кызлар инде күнеккән. Татлыдырмы алар, юкмы – белмим, кәефләре әйбәт. Кайсысына карама, елмаеп кына торалар. Эш тәүлек әйләнәсе тукталмый, шуңа күрә смена белән эшлиләр. Һәрбер участокта чәй эчү, ашау урыннары каралган. Көндез кирәк-яракларны алырга кафе эшли, ишегалдында ашханә дә бар, шулай да күп кеше ризыкны өйдән алып килә. Бүгенге заманда иртәгәге көнгә ышаныч булу бик мөһим. Бу уңайдан алар тыныч. Шикәр чөгендере эшкәртү сезоны беткәннән соң да беркем дә эшсез калмый: хатын-кызлар шикәр комы тутыру өчен капчыклар тегә, ир-егетләр җиһазларны юу, ремонтлау эшенә тотына. Иң мөһиме: хезмәт хакларында өзеклек юк, вакытында алып баралар.

Шикәр һәм жом таулары

Без барыбыз да бераз бала-чага инде. Катлаулы юл үтеп, әзер шикәрне күргәч, барыбыз да якын танышыбызны очраткандай булдык. Аны капчыкларга тутыру үзе бер кызык. Зәй шикәр заводы өчен шикәрне махсус капчыкка тутыру һәм тегү транспортеры эшләгәннәр. Россиядә генә түгел, дөньяда да мондый җайланма юк, диделәр. Завод өчен ул 1 млн 600 мең сумга төшкән. Төп өстенлеге – эшләүче кешеләргә уңайлыгында. Гадәттә, шикәр комын 50, 10, 5 килограммлы капчыкларга тутыралар. Аңлашыла, алар төрле биеклектә була. Бу җайланма исә транспортер, эшче кызларның кулына уңайлы итеп күтәрелә һәм төшә. Капчык тегеп утыручы кызларның креслолары да үзләренә җайлы итеп һава белән көйләнә. Барлыгы өч транспортерда шикәр комы тутырып капчык тегәләр, калган өчесе дә киләчәктә алмаштырылачак.
Заводта шулай ук шакмаклы шикәр дә җитештерәләр. Анысы көн саен түгел. Гомумән алганда, эш бер минутка да туктатылмый. Шикәр комыннан тыш, жом һәм патока да җитештерелә. Болары инде терлекләргә.

Шикәре алынганнан соң, кырылган чөгендердә бик файдалы элементлар кала. Ул, икенче төрле, жом дип атала. Аны гранулаларга катырып саталар. Әлеге төр продукциягә сорау бик зур, вагоннар белән дә алып китәләр, капчыкларга да тутыралар. Терлекләр өчен ул бик файдалы.
Без монда капчыклардан өелгән шикәр һәм жом тауларын күрдек. Нәкъ менә шушында җиткәч, баллы шикәрнең авыр хезмәте бигрәкләр дә ачыктан-ачык күренде. Көне буе 50 кг лы капчыкларны күтәреп ташы әле!

Зәй шикәре – иң баллысы

Зәй заводында җитештерелә торган шикәр комы Татарстаннан тыш Уралга, Кыргызстанга, Үзбәкстанга һәм тагын бик күп төбәкләргә китә. Ул, ГОСТ таләпләренә туры китерелеп, бернинди ГМО кулланылмый әзерләнә. Зәй шикәр заводы, Россиядә азык-төлек тармагында беренчеләрдән булып, Евразия икътисади союзының икенче дәрәҗә дипломына лаек булган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Зәй

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading