16+

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

1 апрельдән социаль пенсияләр 1,5 процентка артачак. Индексация 3,9 миллион пенсионерга эшләнәчәк. Нәтиҗәдә уртача социаль пенсия күләме 129 сумга артып, 8774 сумга җитәчәк.

Шул күләмдә пенсияләр хәрби хезмәттә булганнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Ленинград блокадасында яшәгән гражданнарга, радиацияле яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына артачак. Шулай ук очыш-сынау составы хезмәткәрләре, космонавтикада хезмәт куючылар һәм аларның гаилә әгъзаларына пенсия түләү күләме арта. Картлык буенча иминият пенсияләренә килгәндә, алар 1 февральдән 5,4 процентка индексацияләнгән.

Сүз уңаеннан: Дәүләт статистика федераль хезмәте пенсионерларның узган елгы яшәү минимумын исәпләп чыгарган. 2015 елда пенсионерның яшәү минимумы ил буенча уртача 7965 сумны, 2016 елда 8081 сумны тәшкил иткән һәм аерма - 1,5 процентка тиң чыккан.



Фото: PolitRussia.com



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading