16+

1 июльдән Татарстанда ЖКХ бәяләре күпмегә артты?

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хәсрәттә быел. Июнь аендагы корылык тәэсирендә, печән күкрәп үсмәде, игеннәрнең дә мул уңыш бирәчәге шикле. Аның каравы тарифларны корылык та куркытмый, кырау да сукмый. Быелның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифлар артты.

1 июльдән Татарстанда ЖКХ бәяләре күпмегә артты?

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хәсрәттә быел. Июнь аендагы корылык тәэсирендә, печән күкрәп үсмәде, игеннәрнең дә мул уңыш бирәчәге шикле. Аның каравы тарифларны корылык та куркытмый, кырау да сукмый. Быелның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифлар артты.

Бу турыда Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев белән республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Акча хисаплый башлагыз
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар татарстанлыларның күпчелеге өчен 4,4 процент чикләрендә арта.
- Ләкин коммуналь хезмәтләрнең чыгымлырак булуы сәбәпле, 60 муниципаль берәмлектә тарифлар 7,4 процентка кадәр артырга мөмкин. Аларда 92,6 мең кеше яши, бу – республикадагы барлык халыкның 2,5 проценты, - диде Александр Груничев.

Халык өчен тарифлар (предприятиеләр өчен тариф икенче) быелның 1 гыйнварына булган саннарга карата чагыштырганда, электр энергиясенә - 4,6, эчә торган суга - 2,8, җылы суга - 3,9 һәм су бүлеп бирүгә 5,1 процентка арта.
Халыкка сатыла торган газга быелның 1 гыйнварыннан кубометрына 5,89 сум билгеләнгән иде. Газга да 1 июльдән бәя 3 процентка күтәрелде.

- 23 тариф, бу барлык тарифларның 21 проценты, арттырылмыйча яки киметеп билгеләнде. Энергиягә сакчыл технологияләр куллану нәтиҗәсендә җылылык өчен тарифлар Актаныш, Әлмәт, Биектау, Питрәч һәм Спасс районнарында киметелде, - диде Александр Груничев.
Көнкүрештәге каты калдыклар белән эш башкаручы операторлар хезмәте өчен тарифлар 7 процентка кадәр арта.

Өмет – субсидиягә
- Аерым категория гражданнарга ташламалар каралганмы? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләргә, хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ташламалар каралган. Россия Федерациясе Торак кодексының 159 нчы матдәсе нигезендә, әгәр коммуналь түләүләр гаиләнең тулай кеременең 21 процентыннан артып китсә, аларга субсидия билгеләнә. Моның өчен яшәү урынындагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип җавап кайтарды Александр Груничев.

8 миллиард бурыч

Алексей Фролов сөйләгәнчә, татарстанлылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне 99,4 процентка башкарып бара.
- Түләүләр хисаплагычларның күрсәткечләре, ягъни факттагы хезмәт күләменнән алына. Электр, су өчен хисаплагычлар буенча түлибез, газ кулланышына да хисаплагычлар урнаштырыла. 2006 елда яңа тәртиптә түләүгә күчкәч, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлар хасил була башлады. Хәзер әлеге сан 8 миллиард 291 миллион сумга җитте, - диде министр урынбасары.

- Бурычлыларның бурычы күп фатирлы йортта яшәүчеләргә бүлеп түләттерелмиме? - дип кызыксындым.
- Күп фатирлы йортларда кемнеңдер бурычы башкаларга бүлеп түләттерелми. Бурычлыларга фатирларындагы электр утын өзү чарасы кулланыла, салкын су бирүне туктату закон нигезендә ярамый. Шулай ук, бурычлының фатирындагы канализация торбасын томалау “җәзасы” да кулланыла, хәзер андый технологияләр дә бар, - диде Алексей Фролов.

ТСЖ белән ЖСК качып каламы?
- Торак милекчеләре ширкатъләре (ТСЖ) һәм торак-төзелеш кооперативлары (ЖСК)  сыйфатындагы күп фатирлы йортларга тариф үзгәрешләре кагыламы? - дип чираттагы соравымны бирдем.

- Тарифларның торак өлеше барлык милек төрендәге йортларга да бердәй кагыла. Коммуналь хезмәтләрдә исә, ТСЖ яки ЖСК “тарифларны” үзләре гомум җыелышта билгеләргә дә мөмкиннәр. Әйтик, үзләре акча җыешып, ишегалдына өстәмә видеокамералар урнаштыруны, йортка сакчы яллауны һәм аңа түләп баруны хәл итә алалар. Гомүмән, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр гомүмйорт җыелышында өстәмә коммуналь хезмәтләр кертүне башкара ала,- диде Алексей Фролов.

Капиталь ремонт өчен торакның квадрат метрына 6 сум 38 тиен исәбеннән түләп барабыз хәзер. Алексей Фролов “капиталь ремонт” түләүләренә җаваплылык белән карау зарурлыгын искәртте.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэялэр арта???, пенсияне бердэ артырмыйлар

    Мөһим

    loading