Буккроссингны 2001 елда интернет-технологияләр буенча белгеч, америкалы Рон Хорнбекер башлап җибәрә. Ул бер кунакханәнең холлында, эченә аңлатма язуы кыстырып, 20 китап калдырып китә. Бер елдан соң аның сайтында 300дән артык даими кулланучы була. Хәрәкәт Европада киң җәелеш таба. Италиядә бу хәрәкәткә хәтта бик җитди оешмалар да кушыла икән. Мәсәлән, Флоренциядә...
Россиядә буккроссинг хәрәкәте 2004 елда башланып китә. Ләкин бездә әле ул киң таралыш алмаган. Статистика күрсәткәнчә, әлегә «коткарылган китаплар»ның саны 30 мең тирәсе генә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Тверь, Новосибирск һәм Уфа бу хәрәкәттә актив катнаша. Шунысы кызганыч: бары тик һәр алтынчы китап кына, буккроссер ярдәмендә табылып, махсус сайтта теркәлү уза. Башкалары исә, буккроссингка хас булмаганча, эзсез югала.
Казанда исә әлеге хәрәкәт артык популярлык казанып китә алмый. Кафе яки тукталыш эскәмияләрендә калдырып кителгән китапларны әле очратканым юк. Моңа, беренче чиратта, хәзерге җәмгыять кешесенең әлеге дә баягы аз уку проблемасы сәбәпчедер. Аннан, буккроссер киштәләрен күзәткәннән соң, анда ябырылып китеп укырлык китаплар булмавы күңелне әрнетә. Башкалабызда буккроссингка реклама да җитеп бетми. Кайбер кешеләр аның ни икәнен дә белми бит. Үзебез дә начар: кайберәүләр бушка килгән китапны, укып бетергәч кешеләр белән бүлешәсе урында, шәхси китапханәсенә куярга да күп сорамый.
«Куркынычсыз киштә» булса да, ул үзен-үзе карый ала дигән сүз түгел. Аны да чистартып, тузаннан арындырып тору таләп ителә. Ул да кеше ярдәменә мохтаҗ. Теләк булса, эшләнә ул, дип әйтәләр бит. Шул теләк дигән әйбер җитеп бетмидер инде. Ичмасам, анысын да сатып алып булмый, югыйсә акчасын жәлләмичә алып, бөтен дөньяны зур бер китапханәгә әверелдерер идек. Әгәр буккроссинг хәрәкәте, башка илләрдәге сыман, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелсә, бәлки Россия, Совет заманнарындагы кебек, иң күп укый торган ил булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар