16+

2014 елның истә калган вакыйгалары

Олимпиада. Февраль аенда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары Россия өчен уңышлы булды. Спортчылар 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, команда зачетында беренче урынга чыкты. Кырым. 18 мартта Кырым белән Севастополь Россия составына кушылды. Референдумда катнаш­кан кырымлыларның - 96, Севастополь халкының 95 проценты Россиягә ку­шылырга теләк белдерде....

2014 елның истә калган вакыйгалары

Олимпиада. Февраль аенда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары Россия өчен уңышлы булды. Спортчылар 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, команда зачетында беренче урынга чыкты. Кырым. 18 мартта Кырым белән Севастополь Россия составына кушылды. Референдумда катнаш­кан кырымлыларның - 96, Севастополь халкының 95 проценты Россиягә ку­шылырга теләк белдерде....

Олимпиада. Февраль аенда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары Россия өчен уңышлы булды. Спортчылар 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, команда зачетында беренче урынга чыкты.

Кырым. 18 мартта Кырым белән Севастополь Россия составына кушылды. Референдумда катнаш­кан кырымлыларның - 96, Севастополь халкының 95 проценты Россиягә ку­шылырга теләк белдерде.

Санкцияләр. Россия Президенты Владимир ­Пу­тин Көнбатыш илләре һәм АКШның икътисади санкцияләренә җавап итеп, аларның авыл хуҗалыгы продукциясеннән баш тарту турындагы карар имзалады. Чикләүләр 7 августтан бер елга кертелде. Шул вакыттан бирле балык, сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимешләр, ә ит ри­зыклары һәм ярмалар өлешчә Европа Берлеге ил­ләре, АКШ, Австралия, Канада, Япония, Украинадан кертелми башлады.

Доллар һәм рубль. Сентябрьдән доллар 36 сумнан 53кә, евро 47дән 66га кадәр үсте, нефтьнең бер барреле 114 доллардан 66га кадәр төште.

Кышкы вакыт. 26 октябрьдә Россия халкы соңгы тапкыр кышкы вакытка күчте.

Казан - туристлар өчен иң кызыклы шәһәр. Татарстан «Моя планета» федераль конкурсында беренче урынны алды. Сәяхәтләр турындагы TripAdvisor сайты Казанны 2014 елда иң нык үсеш алган шәһәрләр исемлегенә кертеп, аңа Европада - өченче, дөньяда сигезенче урынны бирде. Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, Казан туристлар өчен илдә өченче кызыклы шәһәр исеменә лаек.

Болгар - ЮНЕСКО исемлегендә. Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы ЮНЕСКОга 1002 нче объект буларак кертелде. Хәзер исә Свияжск утрау-­шәһәрен бу исемлеккә кер­тү өстендә эш бара.

«Ел укытучысы». Нурлаттан биология укыту­чысы Анна Головень­кина Россия күләмендә «Ел укытучысы - 2014» исеменә лаек булды.

«Татарстан мирасы бренды». Татарстанның үз бренды барлыкка килде - атка атланган җайдак уктан ата. Әлеге образ ярдәмендә Татарстан белән Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныштырачак­лар.

Хай-дайвинг. Казанда хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы ярышлары узды. Ярышларда егермегә якын илдән 25 ир-ат һәм 9 хатын-кыз катнашты. Әлеге Дөнья кубогы ярышлары үзенә күрә 2015 елда Татарстан башкаласында оештырылачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек булып торды.

«Төреквидение». Казан «Евровидение» аналогы булган «Төреквидение»не кабул итте. Конкурсның ярымфиналы һәм финалы 24 илдә трансляцияләнде, ә гомуми аудиториясе 300 миллион кешене тәшкил итте.

Ел рекордлары
Быелның гыйнвар аеннан ноябрьгә кадәр генә дә Татарстанга 2,3 миллион турист килгән. Бу сан узган тулы бер елга караганда 150 мең кешегә артык.

Казан халкының саны 1200000 булды.

Татарстан дәүләт хезмәтләре онлайн рәвештә 30 миллион кешегә хезмәт күрсәткән. Узган елга караганда бу 16 процентка артыграк.

«Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар иң көньяк материкта булып, моңа кадәр кабатланмаган су тирәнлегенә чумып, тикшерүләр алып барды. Мондый куркыныч шартларда 100 метрга якын тирәнлеккә төшүчеләр Россиядә юк иде әле. «Антарктида - 100» проекты җитәкчесе Дмитрий Шиллер әйтүенчә, экспедициядә катнашучыларга Бөтендөнья рекорды куелуны раслаучы сертификат тапшырылган.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading