16+

«5 елга бер келәм тукыдык»

Хисаметдин абый Исмәгыйлев белән 2-3 еллап таныш без. Күпләр әле аның Казанны шаулатып, яңа китап чыгаруын яхшы хәтерли.

«5  елга бер келәм тукыдык»

Хисаметдин абый Исмәгыйлев белән 2-3 еллап таныш без. Күпләр әле аның Казанны шаулатып, яңа китап чыгаруын яхшы хәтерли.

Башкортстанга баргач, аның менә оста келәм тукучы икәнен күреп сокланып кайттык. Стәрлебаш районы Тормай авылында яшәүче Хисаметдин Исмәгыйлевнең һөнәрләре шактый. Баш ветеринар булып эшләсә дә,  50дән артык хикәя, дистәдән артык повесть авторы ул. “Бабай утары”нда  узган “Җырлыйк әле” төбәкара бәйгесендәге күргәзмәгә тукыган келәмнәрен  алып килгәннәр иде. Аңлагансыздыр инде, гади генә келәм түгел ул! Монда бөтен татар тарихын күзәтергә була.

– Келәмне төп-төгәл 5 ел тукырга туры килде. Бу эштә бөтен гаиләбез белән катнаштык. Кызларым да, иптәшем дә булышты. Барлыгы 50 километрдан артык җеп сарыф ителде. Бу – Россия күләмендә Дагыстанда гына эшләнергә мөмкин эш. Без исә үзебез тукып карадык. Тәүге келәмгә нинди шәхесләрне куярга икән дигән сорау туды. Эзләнә торган үзебезнең Минтимер Шәймиевне, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакыйларны сурәтләргә булдык. Иң тәүдә Стәрлетамакка барып баннер эшләттек. Үземнең эскиз белән. Барыбыз да рәссам: үзем дә, кыз-кияүләрем дә. Шуннан станогын ясадык. Көненә икәүләп эшләгәндә ике буй тукырга мөмкин. Туктаусыз эш барды. Әзрәк чәй эчәргә бүленеп алабыз. Иң кыены – төс табу. Әгәр эшләргә туры килсә, бертөсле төсләрне күбрәк алып куярга кирәк. Бер төсе бетсә, икенчесен ала башласаң, төс үзгәрә. Аны бер-берсенә туры китерүе кыен. Һәрбер төснең дә йөзгә якын төре була, – дип сөйли Хисаметдин абый.

Келәм туку уе аның күңелендә һәрчак була. Әзербайҗан якларында йөргәндә ул келәм тукыганнарын карап торган. Тик гадәти шакмаклы бизәкле келәм генә түгел, ә махсус келәм укыйсы килә аның. “Үзебезнең атаклы шәхесләребезнең рәсемен мәңгеләштерәсебез килде”, – ди Хисаметдин абый. Чынлыкта  келәм тукыдык, дип әйтүе генә рәхәт. Келәмче Исмәгыйлевлар әйтүенчә, бер нәрсәсе дә юк-югын да, тик бик түземлек кирәк. 

Келәмнең туганнары да бар. Исмәгыйлевлар шундый келәмне инде берничәне эшләгән.

– Монысы безнең өченче эшебез. Иң беренчесен – республикабызның суверентетына эшләдек. Анысы моның яртысы кадәр булды. Икенче эшебез шушы ук размерда. Анысында Башкортстан сурәтләнгән. Шушылай ук карта, герб, шәхесләреннән Салават Юлаев, Мортаза Рәхимов, умарта кортлары, кәрәзләр төшерелде. Анда да шулай ук өч шәхесне куйдык. Соңрак заказ белән сәнгать колледжына да эшләп бирдек, – дип сүзгә кушыла Рамилә апа.
Исмәгыйлевлар эшен алга таба дәвам итәргә теләүчеләр дә булыр дигән өмет бар. Хисаметдин абый әйтүенчә, кызлар тукый белә. Оныкларга гына өйрәтәсе бар. 

Келәм туку матавыклы эш. Шул ук вакытта бәһасез. Хисаметдин абый үзе һәрбер нәрсәнең кыйммәте булырга тиеш дип саный.
– Бездә Стәрлебаш районында шәл бәйлиләр.  Бер шәл теге вакытларда 6-7 мең тора иде. Елына яхшы шәл бәйләүче  40лап шәл бәйли ала. Ярдәм итүчеләр булса, атнасына бер шәл өлгертә. Ә без 5  елга бер келәм тукыдык. Аның хакы исәпләү буенча 500 мең, – дип сөйли ул.

Келәмнең хакы гына түгел, авырлыгы да шактый зур. Аны бер кеше генә күтәреп тора алмый. Әле аның махсус ясалган рамы да бар икән. Исмәгыйлевлар һәрчак килгән кунакларга, күргәзмәләрдә үзләренең келәмнәрен күрсәтәләр. Аннан саклау өчен алып төреп  куялар. Келәмгә көя төшү ихтималы да бар икән. 
Исмәгыйлевлар гаиләсе шәл дә бәйли, курай да ясый белә. Бу хакта кабат очрашкач, тагын бер язырбыз әле. Кунакка чакырып калдылар, бармый да булмас.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading