16+

Аш-су остасы Айгөл Батыршина: «Мастер- классларыма хәтта Алтайдан да киләләр»

Тирә-якта аны, талкыш кәләвә остасы, дип йөртәләр. Ул әзерләгән сыйны рус эстрадасы йолдызлары Катя Лель белән “Иванушки” артистлары да авыз иткән хәтта. 

Аш-су остасы Айгөл Батыршина: «Мастер- классларыма хәтта Алтайдан да киләләр»

Тирә-якта аны, талкыш кәләвә остасы, дип йөртәләр. Ул әзерләгән сыйны рус эстрадасы йолдызлары Катя Лель белән “Иванушки” артистлары да авыз иткән хәтта. 

Айгөл Батыршина тумышы белән Азнакай районыннан. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Һөнәре буенча Айгөл ханым тәрбияче – балалар бакчасында хезмәт куя. 

– Айгөл, ни өчен талкыш кәләвәне сайларга булдыгыз?
– Кечкенә чакта талкыш кәләвәне «Татар халык ашлары» китабыннан гына күреп белә идем. Азнакай якларында әзерләгәннәрен бер дә күргәнем булмады. Үземнең дә авыз итеп караганым юк иде. Бервакыт кайсыдыр басмада талкыш кәләвә пешерүче оста турында язма белән таныштым. Әлеге эшне бизнеска әйләндергән икән бу ханым. Миндә дә шул ризыкны әзерләп карау теләге туды. Гаиләмдәгеләрне кайсын кая озаткач эшкә тотындым. Яңа ризыкны гадәттә беренче тапкыр шулай үзем генә калып әзерләргә яратам мин. Эшемнең нәтиҗәсе генә шатланырлык булмады. Әмма тиз генә бирешә торганнардан түгел мин, үҗәт кеше. Өйрәнүемне дәвам иттем. Интернеттан әлеге сыйны әзерләүчеләрнең сәхифәләрен күзәтәм, видеолар карыйм. Кайбер осталарга язып рецептларын, пешерү осталыкларын да сораштырып карадым. Алар биргән рецептлар белән әзерләп карыйм: йә балы җитеп бетми, йә мае артык салына. Шулай итеп төрлечә тәҗрибәләр ясап, ике ай дәвамында үз рецептымны булдырдым. Бүген дә шушы рецептны кулланам. 

– Беренче заказларыгыз турында да әйтеп үтик әле...
– Минем дә теге укыган язмамдагы оста кебек эшемне бизнеска әйләндерү теләге туды. Җитмәсә, безнең шәһәрдә бу өлкәдә эшләүче дә юк иде. Димәк, эшләү өчен бар мөмкинлекләр бар бит. Матуррак килеп чыккан талкыш кәләвәләремне фотога төшереп, интернетка да куйдым. Шул арада заказлар да агыла башлады. Ә талкыш кәләвәләрем бер ясаганда уңа, икенчесендә нишләптер килеп чыкмый. Үз-үземне ачуланып, ник кеше ышандырып заказ җыйдым икән, дип елап та алдым инде. Елап кына эш чыкмасын аңлыйм, миңа ышаныч белдергән клиентларым заказларын көтә бит. Кабат эшкә тотындым һәм эшем үз җаен ала башлады. 

– Мастер-класслар үткәрергә нәрсә этәрде?
– Талкыш кәләвәләремне сәхифәмә куя башлагач миңа Уфа шәһәреннән мастер-класс үткәрүемне сорап бер абый язды. Мин инде үз чиратымда андый эш белән шөгыльләнмәвемне әйттем. Нәркис абый да үҗәт булып чыкты, һаман яза миңа. Күпмедер вакыт үткәч бер тәҗрибә булыр, дип ризалаштым. Туганы белән икесе татлы талкыш кәләвә ясау серләренә төшенеп кайтып китте алар. Шуннан соң безнең элемтә югалды. Язганнарымны укыса да, җавап булмады, үзе дә язмады. Ак сакаллы, намаздагы бу абыйны үзем өчен электән әкиятләрдән укып беләгән Хозыр Ильяска тиңләдем инде. Аллаһ Тәгалә минем юлыма бу кешене чыгарганнан соң минем тормыш үзгәреп китте. Мастер-класстан соң төшкән фотоны сәхифәмә куйгач катнашырга теләк белдерүчеләр яза башлады. Бер-бер артлы мастер-класс үткәрә башладым. 

– Өйрәнергә теләүчеләрнең географиясе нинди?
– Ике елга якын вакыт эчендә талкыш кәләвә ясау серләренә төшенүчеләр бик күп булды. Тирә-як шәһәр-авыллардан гына түгел, республикабызның барлык районнарыннан да бар катнашучыларым. Башкортстан, хәтта Самара өлкәсе белән Алтай Республкасыннан да килүчеләр булды. Хатын-кызлар гына түгел, егетләр дә кызыксына бу эш белән. Минем өчен бу зур горурлык һәм, әлбәттә, җаваплылык та. Укучыларымны ярты юлда калдырмыйм, барлык сорауларына җавап биреп һәрвакыт элемтәдә торам.

– Катнашучылар арасында әлеге эшне кәсепкә әйләндерүчеләр дә бардыр. Көндәшлек сизмисеңме?
– Килеп өйрәндем дә, оста булдым дигән сүз түгел бит әле. Аның өчен бик күп үҗәтлек, физик көч һәм бу эшкә күңелең яту да кирәк. Мастер-класска килүчеләремне күзәткәннән соң алга таба булдыра аламы-юкмы икәнен чамалыйм инде мин. Кемдер өйрәнгәннән соң үзе өчен генә ясый, кемдер исә алга таба күтәрелә. Барлык кеше дә талкыш кәләвә ясаса аны теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатарлар иде. Әлеге сыйның үзенчәлеге дә шунда бит. Аны бөтен кеше дә ясый белми, бөтен кешегә сату сәләте дә бирелмәгән. Ясау бер осталык булса, башкаларга тәкъдим итү үзе бер сәләт. Талкыш кәләвәне күңел җылымны биреп хәләл ингредиентлардан әзерлим, матур итеп тартмаларга салам, йөрәгемнән чыккан сүзләрне кушып тәмләп сатам. Белгәннәремне башкаларга өйрәтә алуым, кемнеңдер яңа һөнәргә башлавына сәбәпче булуым белән үземне бәхетле саныйм.

Ильмира Муфтахова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading