16+

«Аю кебек тауның сыртына менеп, диңгезгә кул изәсәм иде!”

Ныклап уйласаң, һәр кешенең тормышында бер могҗиза булмыйча калмыйдыр ул!

«Аю кебек тауның сыртына менеп, диңгезгә кул изәсәм иде!”

Ныклап уйласаң, һәр кешенең тормышында бер могҗиза булмыйча калмыйдыр ул!

5нче сыйныфта укый идем. Рус теле китабында шундый рәсем күрдем: диңгез яры, аюга охшаган тау күренеп тора, пионер галстугы таккан, матур киенгән балалар учак тирәсендә утыра... Диңгез күрмәгән авыл баласы күңеленнән дә аның гаҗәеп гүзәллеге үтте. Анда бик рәхәттер, ә бу тау чыннан да аю кебекме икән дигән уй... Аннары көчле бер теләк үтте күңелдән.

Шундый да сәер иде ул, тормышка ашмаслыгын белгәнгә дә, бик матур, көчле теләк булгандыр ул: “Мин дә шунда булсам, диңгезнең ни икәнен белсәм, шул аю кебек тауның сыртына менеп, диңгезгә кул изәсәм иде!” Ниндидер үҗәтлек бар иде бу теләктә! Аннары кычкырып көлеп тә куйдым... Бәрәңге бакчасында эшләп кергән куллар пычрак, күлмәк итәге киртәгә эләгеп ертылган, яланаякта бер дә бетмәс “чеби оялары” чөнки! Мондый кыз андый җиргә баралмый, бу бит сиңа Чистайдагы Сабантуена баргы кели, дип әйтү генә түгел! Булды: бу теләк шунда ук онытылды!

...Ә минем 5нче сыйныфта укыганда "Яшь ленинчы" гәзитендә беренче кечкенә генә хәбәрем чыккан иде. Мәктәптә генә түгел, бөтен авыл шаулады хәтта. Шуннан минем гел язасым килде, гәзит үткәргән һәр конкурста катнаштым, өчесендә җиңдем. Редакция бүләкләрен мәктәптә линейкада мәктәп директоры Хадимә апа яхшы сүзләр белән мактый-мактый тапшыра иде. Тагы да дәртләнеп китеп, тагы да күбрәк яза башладым. Шигырь язып караган идем, ул да басылды хәтта!

...Шулай итеп, 6нчы класста укыганда (февраль ае иде бу!) ашыгыч линейка җыялар нишләптер! Директор искитмәле хәбәр әйтә: мине “Яшь ленинчы” редакциясе “Артек” пионер лагерена ике айлык путевка белән бүләкли! Башта нәрсә турында сүз барганын аңламадым. Пионер лагерена дигән сүздән курка идем чөнки. 5нчедә укыганда рус авылындагы лагерьда ял иткән идем, үлә яздым авылны сагынып. Тагы шундый бер лагерьдыр, дип уйлап, барасы килми, дигән идем, класс җитәкчесе, ә ул урыс теле укытучысы да иде: “Менә шунда барасың килмимени?!” – дип теге рәсемне күрсәтте.

Теләгем мин уйлаганнан да әллә нинди, хикмәтле булып чынга ашты! Ике ай “Артек”та булдым! Әллә нинди танылган кешеләр белән очрашулар булды, диңгез ярында магнолияләр чәчәк атканда, Роман-кош дигән биек тау башында карга чума-чума чана шудык! Иртә белән күзне ачуга, зәп-зәңгәр диңгез күренә: дивар зурлыгындагы тәрәзәләр шул якка карый чөнки! Китәр алдыннан Аю-даг сыртында учак яктык. Нәкъ теге рәсемдәге кебек! Диңгезгә рәхәтләнеп кул болгадым!

Нәсимә Садыйк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading